Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юллардан күңелсез хәбәрләр

16 сентябрьдә төштән соң Түбән Биктимер авылыннан ерак түгел олы юлда зур фаҗига була: зур тизлек белән килүче машина шоферы борылышта идарәне югалта. Нәтиҗәдә "ВАЗ" юл читенә төшеп каплана. Бик нык җәрәхәтләнгән йөртүче шунда ук үлә. Соңрак ачыкланганча, ул руль артына аракы эчеп утырган булган. Машина белән исерек килеш идарә...

16 сентябрьдә төштән соң Түбән Биктимер авылыннан ерак түгел олы юлда зур фаҗига була: зур тизлек белән килүче машина шоферы борылышта идарәне югалта.

Нәтиҗәдә "ВАЗ" юл читенә төшеп каплана. Бик нык җәрәхәтләнгән йөртүче шунда ук үлә. Соңрак ачыкланганча, ул руль артына аракы эчеп утырган булган.

Машина белән исерек килеш идарә итүчеләр кимеми: узган атнада ЮХИДИ инспекторлары руль артында өч исерекне тоткарлаганнар. Төрле кагыйдәләр бозучыларга карата 98 беркетмә төзелгән, 5 машина штраф тукталышка куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев