Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Наркотикларга каршы бергәләп көрәшергә

"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында үткәрелгән һәр чара яхшы әзерлекле, үтемле, нәтиҗәле булсын. Наркотикларга каршы район комиссиясе рәисе урынбасары Мария Платонова комиссиянең чираттагы утырышында катнашучылар алдына шундый бурыч куйды. Утырышта комиссия әгъзалары һәм район оешмалары вәкилләре наркоманлыкны профилактикалау буенча башкарыла торган эшләр хакында хисап тоттылар. Айлык барышында район мәдәният бүлеге бу...

"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында үткәрелгән һәр чара яхшы әзерлекле, үтемле, нәтиҗәле булсын.

Наркотикларга каршы район комиссиясе рәисе урынбасары Мария Платонова комиссиянең чираттагы утырышында катнашучылар алдына шундый бурыч куйды. Утырышта комиссия әгъзалары һәм район оешмалары вәкилләре наркоманлыкны профилактикалау буенча башкарыла торган эшләр хакында хисап тоттылар. Айлык барышында район мәдәният бүлеге бу юнәлештә яшьләр арасында байтак чаралар үткәрде. Полиция хезмәткәрләре бүген составында наркотиклар булган үсемлекләрне законсыз итүчеләрне ачыклау буенча даими рейдлар үткәрәләр. Авыл җирлекләре җитәкчеләре үз территорияләрендә кыргый киндер үсентеләрен юк итүне оештырырга бурычлылар. Район үзәк хастаханәсе медиклары яшьләр арасында наркотикларга каршы профилактика-аңлату эшләре алып баруны шактый җанландырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев