Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Манараны бергәләп торгыздык

Кышның җил-давыллары Яңа Салман мәчетенең манарасын аударган иде. Бу хәлне авылдашларыбыз күңелләренә якын алып, манараны торгызырга булдылар һәм һәрберсе үзеннән өлеш кертергә ашыкты. Яңа Салманда туып-үскән, хәзер читтә яшәүче Әмир Сәлахов бигрәк тырышты: ул манараны күтәрүдә булышты, мәчеткә пластик тәрәзәләр, алтын йөгертелгән ай куйдырды, мәчет идәненә палас алып кайтып җәйде....

Кышның җил-давыллары Яңа Салман мәчетенең манарасын аударган иде. Бу хәлне авылдашларыбыз күңелләренә якын алып, манараны торгызырга булдылар һәм һәрберсе үзеннән өлеш кертергә ашыкты.
Яңа Салманда туып-үскән, хәзер читтә яшәүче Әмир Сәлахов бигрәк тырышты: ул манараны күтәрүдә булышты, мәчеткә пластик тәрәзәләр, алтын йөгертелгән ай куйдырды, мәчет идәненә палас алып кайтып җәйде. Манараны күтәрүгә бездә күп еллар җитәкче булып эшләгән Фиргать Гайсин, авылдашларыбыз Илшат Зарипов, Хәлим Мингалиев, Хәмит Мингалиев, үз транспорты белән Фәргать Гафиятуллин зур ярдәм күрсәттеләр. Гомумән, авылдашлар барысы да кушылып, мәчетебез кабат манаралы булды. Һәркемгә рәхмәт әйтеп, саулык-сәламәтлек, иминлек, ил-көнгә тынычлык телим. Һәрчак шулай бердәм булсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев