Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район эшмәкәрләренең шушы көннәрдә булып үткән слетында алар эшчәнлегенә кагылышлы күп проблемалар күтәрелде

Эшмәкәрлек бүген районның күп тармакларына үтеп керде. Кайчандыр башлыча сату-алу белән шөгыльләнгән эшкуарлар хәзер халыкка төрле хезмәт күрсәтү, товарлар җитештерү, төзелеш, авыл хуҗалыгы кебек юнәлешләрдә үзләрен таныталар. Билгеле, үз эшеңне оештыру, аны җәелдерү кемгә дә ансат бирелми. Кайчак мәгълүмат җитеп бетмәгәннән дә проблемалар авыр чишелә. Район эшмәкәрләренең шушы көннәрдә булып...

Эшмәкәрлек бүген районның күп тармакларына үтеп керде. Кайчандыр башлыча сату-алу белән шөгыльләнгән эшкуарлар хәзер халыкка төрле хезмәт күрсәтү, товарлар җитештерү, төзелеш, авыл хуҗалыгы кебек юнәлешләрдә үзләрен таныталар. Билгеле, үз эшеңне оештыру, аны җәелдерү кемгә дә ансат бирелми. Кайчак мәгълүмат җитеп бетмәгәннән дә проблемалар авыр чишелә.
Район эшмәкәрләренең шушы көннәрдә булып үткән слетында алар эшчәнлегенә кагылышлы күп проблемалар күтәрелде.
Слетта республиканың Икътисад министрлыгы, Сәүдә-сәнәгать палатасы, төрле банклар, салым хезмәте вәкилләре катнашты.
Әле күптән түгел ил Президенты Владимир Путин катнашында Россия Дәүләт Советының кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә багышланган утырышы булган иде. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Әлеге зур чарада эшмәкәрләр санын арттыру, аларның тормышын җиңеләйтү, бу юнәлешкә яшь, актив кешеләрне күбрәк җәлеп итү турында җитди сөйләшү булды.
Бизнес белән шөгыльләнергә теләге булган сәләтле һәм эшлекле кешеләр аз түгел. Әмма күпләрне бу юнәлештәге киртәләр, билгесезлек куркыта. Ә бит эшкуарлыкны җәелдерү өчен, бигрәк тә Татарстанда, зур мөмкинлекләр тудырыла. Тик бу хактагы кайбер мәгълүматлар тиешле кешеләргә барып та җитми бугай.
Слетта эшмәкәрләрне сәламләп район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин чыгыш ясады.
-Бүген биредә безнең уңышлы эшләүче эшмәкәрләребез утыра. Бу район халкының иң булдыклы, иң тырыш катламы дисәм дә ялгыш булмас. Сез, үзегезгә генә эш урыны булдырып калмыйча, дистәләрчә кешене хезмәт белән тәэмин итәсез. Шулай ук район бюджетын тулыландыруга да зур өлеш кертәсез. Димәк, районыбызның икътисадый үсешендә катнашасыз,-диде Александр Федорович.
Ул эшмәкәрләр белән шундый сөйләшүләрне ешрак үткәрү зарурлыгын да билгеләп узды. Малтабарларның проблемалары туса, аларны түгәрәк өстәл артында сөйләшеп хәл итү ысулын киңрәк файдаланырга кирәк, дигән фикерен җиткерде район җитәкчесе.
Районда кече эшмәкәрлек белән 500 гә якын кеше шөгыльләнә. Аларда 1,5 мең кеше үзенә хезмәт урыны тапкан. Район бюджетын тулыландыручы үз керемнәребезнең 10 проценты кече эшмәкәрләр өлешенә туры килә. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеше буенча урынбасары Ринас Сәлахов докладында әйтелде.
Соңгы елларда җәмәгать туклануы, төзелеш, ремонт, көнкүреш һәм транспорт хезмәте күрсәтү зур үсештә. Ә менә көнкүреш хезмәтенең химик чистарту, кием тегү һәм ремонтлау, көнкүреш техникасын ремонтлау кебек тармакларына тәвәккәлләп алынучылар әлегә юк.
Сөт, ит хәзерләү белән эшмәкәрләр җитди шөгыльләнә. Әйтик, былтыр алар 2 мең тонна ит, 6757 тонна сөт җыеп эшкәртүчеләргә озатканнар. Транспорт хезмәте күрсәтү өлкәсендә бертуган Шәйхетдиновлар уңышлы эшли. Төзелештә дүрт предприятие күп еллардан бирле зур күләмле эшләр башкарып килә. Районда төзелеш материаллары җитештерүдә шактый алга китеш бар. Пластик тәрәзә, керамзит һәм газоблок, ишекләр ясау, пычкы материаллары сату күбәя бара. Халыкта бүген 40 пилорам бар.
Авыл хуҗалыгы тармагында күп кенә әлкилеләр уңышлы эшчәнлеге белән үзен танытты. "Хузангай", "Яшь Көч" кооперативлары бик күп төрле авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүче зур предприятиеләр исемлегендә бүген. Гаилә фермалары төзеп уңышлы эшләүчеләребез дә елдан-ел арта.
Ринас Сәлахов кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрне районның "Золотая долина" сәнәгать паркы аша үз эшләрен бик отышлы шартларда оештыру мөмкинлегеннән файдаланырга кыстады.
Район эшмәкәрләр советы рәисе Гөлсинә Дәүлиева Әлки җирендә эшкуарлыкның торышына үз бәясен бирде.
-Без беренче тапкыр үзебезнең советны оештырып эшли башлаганнан бирле районда зур үзгәрешләр булды. Эшмәкәрләр саны гына артып калмады, алар башкарган эш-хезмәтләрнең сыйфаты да күпкә яхшырды, халыкның ышанычын яулады. Бүген инде урам сәүдәсе бетеп бара, эшмәкәрләр халык өчен барлык шартлар тудырылган кибетләр төзиләр, заманча туклану йортлары булдыралар,-ди Гөлсинә Шәйхетдиновна.
Ул эшмәкәрләрне борчыган сорауларга да тукталды.
-Без еш кына эшмәкәрләр белән очрашып үз проблемаларыбыз турында сөйләшәбез. Әйтик, банклар бирә торган зур процентлы кредитлар, электр энергиясе өчен югары тариф ставкалары һ.б. Безне югарыда закон чыгаручылар, төрле министрлыклар да ишетсеннәр иде. Шуңа да мин бүген эшмәкәрләрнең коммерцияле булмаган җәмәгать оешмасын төзеп, Уставын, фондын булдырып эшләргә дигән тәкъдим кертәм. Ул вакытта без үз фондыбыз аша түләүле юрист, финансист хезмәтләреннән дә файдалана алырбыз, -ди Гөлсинә Дәүлиева. Эшмәкәрләр әлеге тәкъдимне хупладылар, айлык взнос күләмен 100 сум итеп билгеләп тавыш бирделәр.
Фермер Нина Агапова үзенең алга планнары белән уртаклашты. Ул киләчәктә эшен авыл туризмы юнәлешендә җәелдерергә уйлый. Берничә банк хезмәткәре эшмәкәрләрне кызыксындырган мәгълүматлар белән чыгыш ясадылар. Салым органы вәкиле Наталья Голубева үз хезмәтләрендәге яңалыклар белән таныштырды.
Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары Валерий Герасимов район эшмәкәрләре белән шундый эшлекле сөйләшү оештырылудан канәгать калуын белдерде.
-Бүген безнең палатаның эше, без күрсәтә торган ярдәм чаралары турында урыннарда да яхшы беләләр икән. Сез киләчәктә үзегезне борчыган сораулар, проблемалар белән безгә мөрәҗәгать итеп күбрәк ярдәм ала аласыз. Ишетеп торасыз, Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә зур игътибар бирелә, аңа ярдәм итүгә корылган яңадан-яңа программалар кабул ителә. Алар белән вакытында танышып бару өчен безнең сайтлардан да файдалансагыз иде,-ди Валерий Анатольевич.
Залда утыручы эшмәкәрләр өчен республика Икътисад министрлыгының бүлек җитәкчесе Вил Әхмәтҗанов чыгышы бик кызыклы булды. Ул бүген республикада булдырылган грантлар, субсидияләр турында бик үтемле итеп аңлатты. Без ул җиткергән мәгълүматларны газетабызның алдагы саннарында тулырак бирергә тырышырбыз.
Слетта төрле тармакларда хезмәт куючы уңышлы эшмәкәрләрне бүләкләделәр. Бүләкләүләр район мәдәният йорты үзешчәннәренең чыгышлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев