Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Яшьләр урамында юл яхшыра

Базарлы Матакның Яшьләр урамына асфальт юл салу эшләре башланды. Район үзәгенең Яшьләр урамы узган гасырның сиксәненче елларында «Сельхозхимия» берләшмәсендә эшләүче яшь тракторчылар, шоферлар гаиләләре өчен төзелгән йортлардан хасил булды. Ул ярты километр озынлыгында. Аның бер башында Геройлар паркы төзелеп бетеп килә. Әмма бу урамда юл бик начар хәлдә иде. Яшьләр...

Базарлы Матакның Яшьләр урамына асфальт юл салу эшләре башланды.

Район үзәгенең Яшьләр урамы узган гасырның сиксәненче елларында «Сельхозхимия» берләшмәсендә эшләүче яшь тракторчылар, шоферлар гаиләләре өчен төзелгән йортлардан хасил булды. Ул ярты километр озынлыгында. Аның бер башында Геройлар паркы төзелеп бетеп килә.

Әмма бу урамда юл бик начар хәлдә иде.

Яшьләр урамы юлының полотносы ясалды инде. Бүген-иртәгә юл эшчеләре биредә вак таш җәеп чыгачак. Аннан инде асфальтлыйсы гына кала. 9 Май бәйрәмендә Геройлар паркына асфальтланган Яшьләр урамыннан үтәрбез дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев