Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дилә Нигъмәтулина ире белән бергә торамы?

Эстраданың танылган җырчысы Дилә Нигъмәтулина тормыш иптәше, композитор, аранжировщик Марат Мухин белән бергә тормыйлар икән, дигән сүзләр халык арасында еш ишетелә башлады. Бу сүзләр Диләнең үзенә дә барып ирешкән, шуңа да җырчы бу мәсьәләгә ачыклык кертте.

- Күптән түгел бер газетага: "Без Марат белән яхшы дуслар" дип интервью бирдем. Бәлки моны халык дөрес аңламагандыр. Имеш-мимешләр шуннан чыккандыр дип уйлыйм. Ышанмаган кешегә паспортымны күрсәтә алам. Минемчә, ир белән хатын гаиләдә үзара дус та булырга тиеш. Дус булу, бер-береңә киңәш бирү, ярдәм итү - гаиләдә мөһим нәрсә, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Дилә Нигъмәтуллина. Быел Дилә белән Маратның гаилә коруларына 9 ел тулган. Бүгенге көндә алар Сәфинә исемле мәхәббәт җимешләрен үстерә.
Бу көннәрдә Дилә Себер якларыннан кайтып төште. Анда җырчы татар-башкорт кичәсендә чыгыш ясаган. Вакытны тизрәк үткәрү өчен үзе белән юлга Зифа Кадыйрованың китабын да алган. "Зифа апа профессионал язучы булмаса да, тирән эчтәлекле китап язган. Теле гади, аңлаешлы, күбрәк хатын-кызлар өчен яза, дигән нәтиҗәгә килдем. Аның иҗаты белән беренче тапкыр таныштым һәм дәвам итәчәкмен, алда озын юллар, күңелле гастрольләр көтелә", - ди Дилә. Җырчы тиздән "Шул да җитә" дип исемләнгән яңа җыентыгын тәкъдир итәргә җыенуын да белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев