Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Директорлар яңалык үзләштерә

Узган җомгада Базарлы Матак урта мәктәбендә үткән семинарда мәктәп директорлары белем бирүнең федераль дәүләт стандартларын тормышка ашыруда Сингапур технологиясен куллану хакында фикер алыштылар. Районыбыз мәктәпләрендә укытуның федераль дәүләт стандартлары дүрт ел элек кертелә башлады. Яңа стандартлар буенча белем алучы балалар быел бишенче сыйныфта укыйлар. "Әлеге укыту системасының төп үзенчәлеге шунда,...

Узган җомгада Базарлы Матак урта мәктәбендә үткән семинарда мәктәп директорлары белем бирүнең федераль дәүләт стандартларын тормышка ашыруда Сингапур технологиясен куллану хакында фикер алыштылар.

Районыбыз мәктәпләрендә укытуның федераль дәүләт стандартлары дүрт ел элек кертелә башлады. Яңа стандартлар буенча белем алучы балалар быел бишенче сыйныфта укыйлар. "Әлеге укыту системасының төп үзенчәлеге шунда, -ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сүрия Вәлиева. -Бала укытучы аңлаткан, биргән белемне генә "йотып" утырмаска, кирәкле мәгълүматны үзе эзләп ала белергә һәм мәктәптә үзләштергән белемне тормышта куллана алырга тиеш". Ә Сингапур методикасы укучыларны актив белем үзләштерүгә, мөстәкыйль фикерләүгә өйрәтүне алга сөрә. Әлеге методика элементлары районыбыз мәктәпләрендә инде өченче ел кулланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев