Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы диспетчер хезмәте оешуга 5 ел. Ел башыннан алып мөрәҗәгатьләр саны 40 тан арткан

2012 елның 1 гыйнварында безнең районда бердәм кизү-деспетчер хезмәте эшли башлады. Ул район башкарма комитеты җитәкчесе карары белән гражданнарны яклаучы идарәнең эшче органы буларак "01" телефон номеры базасында төзелде.

-Кешеләрнең гомеренә, сәламәтлегенә куркыныч янаган хәлләр була. Андый вакытта кичектергесез чаралар күрүче хезмәтләр бик тиз һәм төгәл карарлар кабул итәргә, гамәл кылырга тиеш. Менә шушы вазыйфа бердәм дежурлык-диспетчер хезмәтенә йөкләнә дә инде. Ул райондагы барлык кизү торучы хезмәтләр өчен югары орган, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда мәгълүмат туплый һәм барысына да гамәлләре белән җитәкчелек итә,-ди район гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гайфуллина.

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда алар турындагы мәгълүмат 112, 101, 2-01-01, 01 телефоннары аша алына һәм бердәм дежурлык -диспетчер хезмәте аша барлык тиешле хезмәтләргә җиткерелә.

Эш төгәл итеп җайга салынган. Ул Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең кризислы хәлләр белән идарә итү үзәге белән бергәләп башкарыла. Алынган мәгълүматны оператив кизү торучы үзәктәге кизү торучыга, район җитәкчелегенә һәм башка җаваплы кешеләргә җиткерә. Эш урыннары персональ компьютерлар, телефон элемтәсе, радиостанцияләр, сирена кабызу җайланмасы белән җиһазландырылган.

Бүген биредә 4 диспетчер эшли - Ләйсән Сафиуллина, Денис Андреев, Гүзәл Шәйхетдинова, Айгөл Мәҗитова. Барысы да үз хезмәтләрен белеп, олы җаваплылык тоеп башкаралар. Чөнки бердәм дежур-диспетчер хезмәтенә гадәттән тыш хәлләрдә генә түгел, төрле очракларда мөрәҗәгать итәләр бит. Әйтик, каядыр су я ут юк, юлларны кар баскан... Мондый мөрәҗәгатьләр тиешле оешмаларга җибәрелә. Биш ел эшләү дәверендә бердәм дежур хезмәтенә 1300 дән артык мөрәҗәгать кергән, узган елда - 586. Әле яңа ел башланды гына, ә мөрәҗәгатьләр саны 40 тан арткан инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев