Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәүләт Думасындагы Татарстан депутатлары еллык керемнәре турында хисап тотты

Республиканы Думада тәкъдим итүче депутатлар арасында 2018 елда иң күп керемне Айрат Хәйруллин алган.

Дәүләт Думасындагы Татарстан депутатлары, башка парламентарийлар белән беррәттән, узган елдагы керемнәре турында хисап тотты. Бу турыда мәгълүмат Федераль Җыенның түбәнге палатасы сайтында чыкты.

Республиканы Дәүләт Думасында тәкъдим итүче депутатлар арасында 2018 елда иң күп керемне Айрат Хәйруллин алган - чама белән 158,9 млн сум. Парламентарийның хатынының кереме былтыр 205,9 мең сум булган.

Икенче урында, 2017 елдагы кебек үк, Ирек Богуславский тора. Аның кереме 16,5 млн сум булган. Өченче урында КАМАЗ генераль директорының хатыны Әлфия Когогина урнаша. Аның кереме 11,4 млн сум булган.

Аннан соң Ринат Хайров (9,2 млн сум), Фатыйх Сибагатуллин (5,7 млн сум), Айрат Фәррахов (5,6 млн сум), Мурад Гаделшин (5,1 млн сум), Ирек Зиннуров (5 млн сум), Равил Хөснуллин (4,9 млн сум). 2018 елда Марат Бариев, Илдар Гыйльметдинов һәм Иршат Минкин һәркайсы чама белән 4,8 млн сум керем алган. Узган елда иң аз керемне Борис Менделевич - чама белән 1 млн сум алган.

Татарстанны Федерация Советында тәкъдим итүче Илдус Әхмәтҗанов һәм Олег Морозов кереме турында мәгълүмат Федераль Җыенның югары палатасы сайтында чыкты. 2018 елда Морозовның кереме 25,5 млн сум, Әхмәтҗановныкы 4,9 млн сум булган. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/13/184474/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев