1987 елның 26 июнен Берләшкән Милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясы наркотиклардан явызларча куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне дип игълан итте.
Билгеле, календарьга кертелсә дә, бу көнне күренекле дата яисә бәйрәм дип атап булмый. Бу - җир шарында наркотиклар таралу белән көрәшүче кешеләрнең бердәмлеге көне, җәмгыятьтә шушы куркыныч проблемага кабат игътибар юнәлтү көне. Дөньяда наркотиклар әйләнешен менә инде 100 ел чамасы контрольгә алырга тырышалар. Аяныч, әмма наркотиклардан бәйлелеккә эләккән кешеләрнең 98 проценты һәлак була. Нигездә алар - яшь кешеләр.
Беренче тапкыр наркотик кабул итү - моңарчы тыелган, рөхсәт ителмәгән адымга бару ул. Наркотиклар белән "дуслашып" китүнең сәбәпләре төрлечә булырга мөмкин. Кемдер үзенең кызыксынуын шулай баса, кемдер яшьтәшләре сөйләгәннәрне үз өстендә тәҗрибә үткәреп тикшереп карамакчы була. Үсмерләр наркотик матдәләр кулланып үзләрен тизрәк үсеп җиткән итеп күрсәтергә омтыла, башкалар арасында аерылып тормакчы була, күңелсез кичерешләреннән котылырга, рәхәтлек алырга өметләнә.
Наркотикларның законсыз әйләнеше аларны сатучыларга һәм таратучыларга зур табышлар китерә. Аларның максаты - мөмкин кадәр күбрәк яшьләрне наркотик куллануга тарту, ияләштерү, "Тормышта бөтенесен татып карарга кирәк", "Бер тапкырдан наркоманга әйләнмисең", "Наркотиклар дөньяны аңларга, иҗат итәргә булыша," дигән ялган фикерне яшьләр аңына сеңдереп, "кармакка" эләктерү.
Ятлар фикеренә уйлап та тормый буйсыну кешене ихтыярсыз курчакка әйләндерә. Башта аның белән яшьтәшләре идарә итсә, соңрак ул наркотик тәэсиренә коллыкка төшә. Шуны белергә кирәк: наркотикны бер генә тапкыр кулланып карау да кеше сәламәтлегенә зур зыян салырга, әйтик, психикасы бозылуга, бик нык агулануга, бавыр, йөрәк, бөерләр авыруларына китерергә мөмкин. Шуның өстенә гаиләдә, мәктәптә тавыш чыга, хокук саклау органнары белән проблемалар туа.
Тормыш тәҗрибәсе, үзенең ныклы фикере булмаган яшьләргә нишләргә соң? Читләр тәкъдиме уй-хыялларың белән туры килми икән, аннан баш тартырга, үзеңне: "Юк, рәхмәт!" дияргә өйрәтергә кирәк. Әгәр инде алай турыдан-туры әйтергә батырлыгың җитми икән, наркотик кулланырга тәкъдим итүчеләр яныннан китеп бар.
Әле кайчан гына наркомания зур шәһәрләрдән еракта торган районыбыз, авылларыбыз өчен чит проблема иде. Хәзер инде алай түгел, чөнки район хастаханәсенең наркология кабинетында наркотик матдәләр куллану сәбәпле исәптә торучылар саны 14 кә җитте. Быел ике кеше исәпкә алынды. Ә менә шактый вакыт табиблар күзәтүе астында яшәп тә, беркемнең дә наркотик коллыгыннан котыла алганы юк. Наркоманнар район үзәгендә дә, кайбер авылларда да бар.
Равилә Әхмәтшина,
наркология кабинеты шәфкать туташы.
Нет комментариев