Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саву аппаратлары – бүләккә

Яңа гына районның күп сыер асраучы тагын ун гаиләсе бушлай саву аппаратларына ия булды. Районыбызда соңгы ике елда йортында өч һәм аннан да күбрәк сыер асраган 130 гаиләгә шундый бушлай савым аппаратлары тапшырылды инде. Әлеге исемлектә чиратта тагын 40 лап кеше бар. Аларга да аппаратлар бүләк ителәчәк. Август аенда район...

Яңа гына районның күп сыер асраучы тагын ун гаиләсе бушлай саву аппаратларына ия булды.

Районыбызда соңгы ике елда йортында өч һәм аннан да күбрәк сыер асраган 130 гаиләгә шундый бушлай савым аппаратлары тапшырылды инде. Әлеге исемлектә чиратта тагын 40 лап кеше бар. Аларга да аппаратлар бүләк ителәчәк.

Август аенда район авылларында халык җыеннары узды. Аларның кайберләрендә күп сыер асраучы гаиләләргә сертификатлар бирелгән иде. Шушы көннәрдә Базарлы Матактагы "Молпром" җәмгыятендә әлеге сертификатлар буенча саву аппаратлары тапшыру оештырылды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитов саву аппаратларын тапшырганда:

-Бу җайланма сезгә хуҗалыгыгыздагы эшләрне алып баруда җиңеллек тудырсын иде. Хәзер сөт кабул итү бәяләре тотрыкланды. Алга таба бу продукциягә бәяләр артыр дигән ышаныч та бар. Хөкүмәтебез дә савым сыерлары асраучыларга төрлечә ярдәм итеп тора. Алга таба сез әле сыерларыгызның баш санын тагын да арттырырсыз дигән ышанычта калабыз,-диде.

Ташбилгедән Илгизәр Заһидуллин да бу көнне савым аппратына ия булды. Аның гаиләсе дүрт сыер асрый, көн саен 40 литр сөт тапшыра икән.

-Без хатыным Дания белән иртәнге дүрттә йортта эшли башлыйбыз. Әле бит дүрт сыерның дүрт яшь бозавы, зуррак үгез-танасы да бар. Кул белән саву күп вакытны ала иде. Инде ул мәшәкатьтән котылырбыз,-ди Илгизәр абый, янындагы савым аппаратына сөенеп күз ташлап.

Иске Салман авыл җирлегеннән Фәнис Насыйбуллин һәм Валерий Терентьев, Алпардан Рәсимә Мәхмүтова һәм Габбас Нуруллин гаиләләре дә үзләренә бүләк ителгән саву аппаратлары өчен бик куандылар. Әлеге авыл җирлекләрендә халыкта савым сыерлары бер дә кимемәгән. Киресенчә, сөтбикәләрнең санын арттыру турында кайгыртучылар бар икән.

Савым аппаратларын "Молпром" җәмгыяте һәм эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов сатып алганнар. Йортында өч сыеры булган бүтән гаиләләр дә озак көттерми шундый уңайлы җайланмалы булсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев