Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дүрт исерек шофер тоткарланган

Узган атнада районда 6 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Аларда 3 кеше җитди зыян күргән. Аварияләргә китергән төп сәбәп - автомобильләрнең тизлеген арттыру. Атна дәвамында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 108 очрагы теркәлгән. Шул исәптән спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган 4 йөртүче тоткарланган. Аларның берсенә карата транспорт чарасы белән кабат исерек...

Узган атнада районда 6 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән.

Аларда 3 кеше җитди зыян күргән. Аварияләргә китергән төп сәбәп - автомобильләрнең тизлеген арттыру.

Атна дәвамында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 108 очрагы теркәлгән. Шул исәптән спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган 4 йөртүче тоткарланган. Аларның берсенә карата транспорт чарасы белән кабат исерек хәлдә идарә иткәне өчен җинаять эше кузгатылган. Руль артында салмыш килеш тоткарланган машина йөртүчеләрнең калганнарын исә 30 мең сум штраф һәм ел ярым-ике елга кадәр "права"ларыннан колак кагу көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев