Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эдуард Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде 

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде 

 
Түләүләр җан башына уртача керем Татарстан Республикасы буенча бер кешегә яшәү минимумы күләменнән - 10 756 сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнә. 
Россия Федерациясе Президентының “Балалы гаиләләргә айлык акчалата түләү турында” 2022 елның 31 мартында кабул ителгән 175 номерлы Указы нигезендә 1 майдан Россия Пенсия Фонды 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга яңа төр пособие түләүгә кереште. 
Түләүләр җан башына уртача керем Татарстан Республикасы буенча бер кешегә яшәү минимумы күләменнән - 10 756 сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнә.
8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга 81 номерлы Федераль закон нигезендә ай саен бирелә торган пособие яки яңа төр түләү билгеләнә.Пособие билгеләгәндә, күләме буенча артыграк, ягъни алучыга отышлырак вариант сайлана. 
Барлык сораулар бердәм һәм төгәл ведомствоара хезмәттәшлек барышында эшкәртелә. 

Яңа төр түләүне кемнәр ала? 
Россия Федерациясе гражданы булып торган һәм Россия Федерациясе территориясендә яшәгән  балага айлык түләү алу хокукы шулай ук Россия Федерациясе гражданы булган һәм Россия Федерациясе территориясендә яшәүче ата-аналарының берсенә яисә баланың законлы вәкиленә бирелә.
8 яшьтән 17 яшькә кадәрге берничә баласы булган мохтаҗ гаиләләргә түләү һәр бала өчен аерым бер елга билгелә һәм гариза буенча озайтыла.

Яңа түләү күләме ничек билгеләнә?

 Айлык түләү күләме түбәндәге тәртиптә билгеләнә:
 Айлык түләүнең база күләме Татарстан Республикасында балалар өчен яшәү минимумы күләменең 50%ын - 5 216 сум 50 тиен тәшкил итә. 
Балалар өчен яшәү минимумының 50% күләмендә айлык түләү билгеләгән очракта гаиләнең җан башына туры килә торган кереме яшәү минимумыннан кимрәк булса, айлык түләү баланың яшәү минимумы күләменең 75% - 7 824 сум 75 тиен күләмендә билгеләнә. Әгәр балалар өчен яшәү минимумының 75 % күләмендә айлык түләү билгеләгәч тә гаиләнең җан башына туры килә торган кереме Татарстан Республикасында яшәү минимумыннан кимрәк булса, айлык түләү балалар өчен яшәү минимумы күләменең 100 % күләмендә - 10 433 сум итеп билгеләнә.
Гаиләнең айлык керемен ничек исәпләргә? 

Айлык керемне исәпләп чыгару өчен, гариза биргән айдан алда килгән 4 айга кире кайтып еллык керем алына, ә аннары гаиләнең  еллык керемен 12 айга һәм гаилә әгъзалары санына бүлергә кирәк. 

Исэпкэ гаилә кереме генә  алынамы?

 Яңа айлык түләүләрне билгеләү турындагы карар, элеккеге кебек үк, мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү нәтиҗәләре буенча , ягъни гаиләнең керемнәрен, мөлкәтен, ата-аналарның хезмәт хакы булуын яисә аның объектив сәбәпләр буенча булмавын исәпкә алып, "нуль кереме" кагыйдәсе буенча кабул ителәчәк.

Әгәр ир яки хатын вакытлыча эшләмәсә, бу очракта пособие түләнмәячәкме?

Юк, бу очракта түләү билгеләнми дигән кара чыгарылмаячак. Мондый очракларда нуль керем кагыйдәсе кулланыла, ул пособие гаиләнең өлкән әгъзаларының хезмәт хакы (стипендияләр, хезмәт яки эшкуарлык эшчәнлегеннән керемнәр яки пенсияләр) булуын яисә керемнәрнең нигезле объектив тормыш шартлары сәбәпле булмавын  күздә тота. 

Әгәр мөрәҗәгать итүче ата-ананың берсе эшләмәсә, түләү махсус шартлар буенча билгеләнәчәк. 
Моңа кадәр кулланылышта булмаган бер яңалык та бар:  ата-ана 1 марттан соң эшсез калып, эш белән тәэмин итү үзәгенә эшсез буларак исәпкә баскан очракта, аның узган хезмәт керемнәре гаиләнең уртача керемен исәпләгәндә исәпкә алынмый.
Мондый кагыйдәне кулланганда, түләү 6 айга билгелә. Шушы вакыт узганнан соң пособиене кабат алырга мөмкин булачак. Мондый алым 2022 елның ахырына кадәр гамәлдә булачак. 

Мохтаҗ ата-аналарның мөлкәте нинди критерийлар буенча билгеләнә? 

Мохтаҗлыкны бәяләгәндә, күчемле һәм күчемсез милекнең берничә объекты - фатирлар, йортлар, машиналар һәм башкалар исәпкә алына. Мәсәлән, 2 һәм аннан да күбрәк  торак биналар, гадиерәк итеп әйткәндә - фатирлар, шул исәптән мөрәҗәгать итүченең һәм аның гаилә әгъзаларының гомуми өлеш милкендәге фатирларда гаиләнең һәр әгъзасына суммар мәйдан 24 кв. метрдан артса, пособие билгеләнми. Гаиләнең һәр әгъзасына суммар мәйданы 40 кв. метрдан арткан 2 һәм аннан да күбрәк шәхси торак йорт, шул исәптән мөрәҗәгать итүченең һәм аның гаилә әгъзаларының гомуми өлеш милкендәге йорт булса да, түләү билгеләнми.
2 һәм аннан да күбрәк бакча йортлары булган гаиләгә дә пособие түләнми. Транспорт чаралары туктап тору (саклау), ремонтлау һәм аларга техник хезмәт күрсәтү өчен билгеләнгән күчемсез мөлкәт объектлары (гараж, машина урыны) 2 һәм аннан да күбрәк булган очракта алар исәпкә алына. 
 Гаилә милкендә суммар мәйданы шәһәрдәге теркәлү  урыны буенча 0,25 гектардан, авыл җирлекләрендә  яисә авылара территорияләрдә 1 гектардан артык җир кишәрлекләре булу да  пособие билгеләүдән баш тарту өчен нигез булырга мөмкин. 2 һәм аннан да күбрәк машинасы яки мотоциклы яисә чыгарылу елы 5 елдан артмаган 250 ат көче булган бер машинасы булган гаиләләргә дә пособие бирелмәячәк.
 Милкендә 2 һәм аннан күбрәк  аз үлчәмле суднолар һәм үзйөрешле машиналар булу да исәпкә алына (чыгару елы 5 елдан артмаса).

8-16  кадәрге һәм 8-17 яшькә кадәрге ике пособие дә билгеләнә аламы?

 Юк. Әгәр ата-анага элегрәк 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге бала өчен пособие 12 айга билгеләнеп,  8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык түләү өчен яңа мөрәҗәгать булмаган яисә яңа мөрәҗәгать буенча гариза кире кагылган булса, элеккеге пособие түләү дәвам иттереләчәк. Яңа төр түләүгә гариза бирелсә, алга таба ул апрель өчен түләнгән элеккеге пособие суммасын исәпкә алып башкарылачак.

 Әгәр дә мин 8 дән 17 яшькә кадәрге балаларга ялгыз ата-ана буларак пособие алып та, минем керемнәрем яшәү минимумыннан кимрәк булса, миңа яңа түләүгә гариза бирергә кирәкме? 

Әйе. Әгәр ялгыз ата-ана буларак 8 дән 17 яшькә кадәрге балаларга пособие алучы гаилә керемнәре яшәү минимумыннан азрак булса, аларга яңа гариза бирергә һәм түләүне югары күләмдә алырга кирәк, ул төбәк яшәү минимумының 75 яки 100% ын тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта алдагы пособиене түләү автомат рәвештә туктатылачак.

Түләү нинди срокка билгеләнә? 

Түләү 12 айга, әмма бала 17 яшькә җиткәнчегә кадәр билгеләнә. 1 октябрьгә кадәр бирелгән гаризалар буенча түләү 2022 елның 1 апреленнән билгеләнә, ләкин балага 8 яшь тулырга  бер ай калганнан иртәрәк түләнми. Гариза бирергә ашыкмаска киңәш итәбез, чөнки пособие яңадан исәпләп чыгарылачак  һәм алучылар түләүне югалтмаячак. 
1 октябрьдән соң бирелгән гаризалар буенча түләү түбәндәгечә башкарылачак:
 - балага 8 яшь тулгач, түләүне сорап мөрәҗәгать 6 айдан да соңга калмыйча кергән булса, бала 8 яшькә җиткәннән соң;
 - түләү сорап мөрәҗәгать бала 8 яшькә җиткәннән соң 6 айдан соңрак кергән булса, мөрәҗәгать иткән айдан башлап.

Гаризаны карау сроклары нинди?

 Айлык түләү гариза кабул ителгән көннән соң 10 эш көненнән дә соңга калмыйча билгеләнә. Ведомствоара электрон хезмәттәшлек кысаларында соратып алына торган документлар (белешмәләр) килеп җитмәгән очракта, Россия Пенсия фондының территориаль органы тарафыннан айлык түләүне билгеләү срогы 20 эш көненә кадәр озайтыла, ягъни,  гариза 30 эш көне узганчы каралырга тиеш. Айлык түләүләр билгеләнгән көннән соң 5 эш көнендә акча күчерелә. Аннан соңгы түләүләр ай саен айның 1 нче числосыннан 25 нче числосына кадәр башкарыла. 1 апрельдән билгеләнгән пособиеләрне без майдан ук түли башлыйбыз. 

Гаризаны кайда тапшырырга? 

Түләүләр социаль казначылык принцибы буенча билгеләнәчәк, ягъни гариза "Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында" электрон рәвештә бирелә, алга таба Пенсия фонды хезмәткәрләре барлык кирәкле мәгълүматны ведомствоара хезмәттәшлек тәртибендә алачак. Элеккечә үк, гаризаларны Пенсия фондының клиент хезмәтләренә һәм күпфункцияле үзәк  аша шәхси визит белән бирү мөмкинлеге дә бар. 

Пособие кая күчереләчәк?

 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр МИР картасы буенча да күчерелә, Россия почтасы аша өйгә китерү мөмкинлеге дә бар. Шуны истә тотарга кирәк, кредит учреждениеләре аша түләүләргә гаризалар тутырганда, мөрәҗәгать итүченең карта номеры түгел, исәп-хисап реквизитлары күрсәтелә 

 Пособие нинди очракта билгеләнми? 

Алдагы түләүләр тәҗрибәсеннән чыгып, шуны әйтә алам: мөрәҗәгать итүче гаиләсенең җан башына туры килә торган кереме Татарстанда билгеләнгән яшәү минимумыннан артып китүенә бәйле рәвештә, без еш кына мөрәҗәгатьне кире кагу турында, карар чыгарырга мәҗбүр. Исегезгә төшерәм, "гаилә әгъзалары" дигәндә, мөрәҗәгать итүченең ире яки хатыны, балигъ булмаган балалар һәм урта яки югары уку йортларының көндезге бүлекләрендә укучы  23 яшькә кадәрге балалар күздә тотыла. Шул ук вакытта без инде өйләнгән яисә кияүгә чыккан балаларны, шул исәптән опекада һәм попечительлектә булганнарны да төшереп калдырабыз. Бары тик тулысынча дәүләт тәэминатында булган гаилә әгъзалары, чакыру яки контракт буенча хәрби хезмәт узучылар, хәрби һөнәри оешмаларда һәм югары белемнең хәрби белем бирү оешмаларында укучылар, суд карары буенча мәҗбүри дәвалануда һәм сак астына алынучылар гына искәрмә булып тора. Җан башына уртача керемне исәпләгәндә, гаиләнең һәр әгъзасының кереме – алимент, стипендия, хезмәт хакы, дотация, пенсия һәм башкалар исәпкә алына.
Икенче сәбәп - мөрәҗәгать итүче тарафыннан "нуль керем" кагыйдәләренә объектив булмаган бәя. Һәм өченче сәбәп - гариза биргәндә, гражданнар гаилә милкен комплекслы бәяләү, ягъни күчемле яисә күчемсез милек объектларының рөхсәт ителә торган саныннан артуын һәрвакытта да исәпкә алмыйлар.
 Мөрәҗәгать итүчеләрнең иң киң таралган хатасы, ул пособие алу датасының белешмәләрне ачыклауга бәйле рәвештә кичектерелүенә китерергә мөмкин. Бу – акча күчереләчәк банк счеты  реквизитларының дөрес күрсәтелмәве:    йә исәп счеты ябылган була, яисә ул мөрәҗәгать итүченеке булмый.

 Әгәр дә гаризада хата җибәрелсә, нишләргә? Яңадан гариза бирергәме? 

Кабат гариза бирергә кирәкми, фонд мөрәҗәгать итүчегә гаризаны төзәтергә кайтара, моңа 5 эш көне бирелә.

Түләү билгеләнгәнен ничек белергә?

 Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза биргән очракта гариза статусы турында хәбәр шунда ук урнаштырыла. Әгәр гариза шәхсән бирелгән булса, уңай хәл ителгән очракта, акчалар мөрәҗәгать итүчегә өстәмә хәбәрнамәдән башка күчереләчәк. Тискәре карар чыгарылган очракта мөрәҗәгать итүчегә хәбәрнамә җибәреләчәк, анда кире кагуның сәбәбе күрсәтеләчәк.
 
Президент Указында пособиенең 1 апрельдән түләнелүе турында әйтелә,  гаризалар 1 майдан гына бирелгән булса, апрель ае өчен ничек акча алырга?

 2022 елның 1 октябренә кадәр бирелгән гаризалар буенча, пособие 2022 елның 1 апреленнән башлап түләнәчәк (бала 8 яшькә җиткәннән соң).
Димәк, әгәр гаилә майның беренче көннәрендә яңа түләү сорап мөрәҗәгать итсә, майда беренче түләү берьюлы ике ай -  апрель һәм май айлары өчен башкарыла. Гаилә май ахырында мөрәҗәгать итсә, пособие июньдә берьюлы 3 ай - апрель, май һәм июнь айлары өчен түләнә. 

Тулы ятим калган балаларга түләү каралганмы?

 Әйе. Түләү ятим балаларга кагыла. Айлык пособие аларның опекунына (попечителенә), әмма бала тулысынча дәүләт тәэминатында булмаган очракта  гына бирелә. Опекуннарга пособиене билгеләү өчен гаризаны яшәү урыны буенча Россия Пенсия фондының яки күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп бирергә кирәк. 

Түләү индексацияләнәчәкме?

Әйе. Айлык түләү 1 гыйнвардан ел саен арта барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X