Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Кеше үлеменә китергән авариянең шаһитләрен эзлиләр

14 августта 14.30 сәгать тирәсендә Алексеевск-Югары Колок автоюлының 51 нче чакрымында (Урта Биктимер авылы янында) юл-транспорт һәлакәте була.

 

LADA 211230 автомобиле юл билгесенә бәрелә һәм юл читенә төшеп каплана. Авария нәтиҗәсендә машина йөртүче каты җәрәхәтләр ала һәм Базарлы Матак район үзәк хастаханәсендә үлә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлегенең тикшерү төркеме әлеге юл-транспорт һәлакәтенең шаһитләрен эзли. Авариянең ничек килеп чыгуын күрүчеләр булса, 9-21-6-81 яисә 89997583653 номеры буенча я булмаса эчке эшләр бүлекчәсенә 2-01-02 номеры белән хәбәр итүләре сорала. 

Реклама.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев