Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Егетләребезгә бездән ярдәм сорала

Украинада хәрби операция башлануга ук, районыбызда “Ярдәм янәшә” оператив штабы оештырылды.

 Биредә хәрби сугыш хәрәкәтләре барган урыннарда яшәүче  җирле халыкка, районыбыздан мобилизацияләнүчеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү максатыннан, беренчел кирәк-яраклар җыела. 
Берәү дә битараф калмады, меңнәрчә кеше, уннарча оешма, шәхси эшмәкәрләр, җәмәгать оешмалары – барысы да әлеге игелекле һәм кирәкле эшкә үзләреннән өлеш кертте. 2022 елда 20 тоннага якын гуманитар йөк тупланып озатылды. Ул - азык-төлек, дарулар, шәхси чисталык өчен кирәк-яраклар, киемнәр, төзелеш материаллары, буржуйка мичләре, палаткалар һәм башкалар. 
Әлеге яхшылыклар һәм иганәчеләрнең мәрхәмәтлелеге, һичшиксез, бәяләнер һәм йөзе белән кире үзләренә әйләнеп кайтыр. 
Күптән түгел гуманитар йөк төяп киткән соңгы машиналар колоннасы Украинадан әйләнеп кайтты. Аларның сугыш хәрәкәтләре барган урынга Әлки районыннан бишенче тапкыр барулары иде инде. “Сугышчан туганлык” җәмәгатьчелек оешмасы рәисе Рөстәм Шәйхетдинов җитәкчелегендә безнең мобилизацияләнгән якташларыбыз өчен гомуми күләме 7 миллион сум булган йөк илтеп җиткерелде.  
Татарстан Республикасы Лисичанка шәһәрен торгызуга һәм аның кешеләренә ярдәм кулы сузуын дәвам итә. Без, Әлки районы кешеләре дә, бу эштән читтә кала алмыйбыз. 
Районыбызда яхшы күңелле, ярдәмчел кешеләр яши, без нинди милләттән булуларына һәм кайсы динне тотуларына карамастан, авыр хәлдә калучыларга ярдәм итәргә гадәтләнгән халык. 
Бүгенге көндә җылылык саклаучы киемнәр, ир-ат эчке киемнәре, дарулар бик кирәк. Без битараф булмаган районыбыз кешеләреннән янә ярдәм итүләрен үтенәбез. 
Гуманитар ярдәм элеккечә Үзәк китапханәдә җыела. Аның адресы: Базарлы Матак, Ленин урамы, 3 нче йорт. Беренчел кирәк-яракны якшәмбедән тыш, көн саен иртәнге 8.00 дән кичке 17.00 гә, ә шимбә көннәрендә иртәнге 9.00 дән 15.00 гә кадәр алып килергә мөмкин. 
Белешмәләр өчен телефон: 2-06-95.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев