Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Екатерина Гамова спорттан китте

Россия җыелмасы һәм "Динамо-Казан" командасы волейболчысы Екатерина Гамова Рио-де-Жанейрода узачак Олимпиадада чыгыш ясамый.

Волейбол йолдызы бүген "Матч ТВ" телеканалында туры эфир вакытында карьерасын тәмамлавы хакында җиткерде.

- Барлык тамашачыларга, тренерларга, гаиләмә рәхмәт. Мин карьерамны тәмамлавым турында җиткерәм, - диде Екатерина Гамова. - Барысы да соңгы көннәрдә генә хәл ителде. Җыелма команда тренеры белән дә сөйләштем һәм шушы карарны кабул иттем.

35 яшьлек волейболчы үз карьерасында ике тапкыр дөнья, ике тапкыр Европа, 11 мәртәбә ил чемпионы булып танылды. Олимпиадада ике мәртәбә Россия җыелмасы белән көмеш медаль яулады.

Екатерина Гамова артыннан Краснодарның "Динамо" командасы уенчысы, 38 яшьлек Любовь Соколова да спорттан китүен, Уеннарда катнашмаячагын җиткерде. Анысының аягына операция ясатасы бар икән. "Сау-сәламәт булмаган килеш, җыелмада кемнеңдер урынын аласым килми", - диде ул. Любовь Соколова да ил җыелмасы составында Екатерина Гамова кебек үк уңышларга иреште.

http://www.almet-rt.ru/tt/thebest/item/15611-ekaterina-gamova-sporttan-kitte.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев