Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Экстремизмга юл куймыйк

3 сентябрьдән 30 ына кадәр республикада "Экстремизмга-юк!" айлыгы үткәрелә. Ул мәктәпләрдә бердәм толерантлык дәресе уздыру белән башланды. Балалар өчен әлеге темага бүтән чаралар да оештырыла. Айлык барышында мәчетләрдә һәм чиркәүләрдә террорлык актлары корбаннары рухына җомга намазлары укыла, гыйбадәтләр үткәрелә. Район үзәк китапханәсе мәктәп укучылары һәм яшьләр өчен "Экстремизмга юл куймыйк!"...

3 сентябрьдән 30 ына кадәр республикада "Экстремизмга-юк!" айлыгы үткәрелә.

Ул мәктәпләрдә бердәм толерантлык дәресе уздыру белән башланды. Балалар өчен әлеге темага бүтән чаралар да оештырыла. Айлык барышында мәчетләрдә һәм чиркәүләрдә террорлык актлары корбаннары рухына җомга намазлары укыла, гыйбадәтләр үткәрелә. Район үзәк китапханәсе мәктәп укучылары һәм яшьләр өчен "Экстремизмга юл куймыйк!" дигән чара әзерләде. Анда Беслан фаҗигасе, Украинадагы аяныч хәлләр хакында сүз бара, экстремизмның, террорлыкның куркыныч асылы бәян ителә. Оештыручылар төрле милләт халыкларының янәшә тыныч яшәве, бер-береңә карата түзем булу, төрле дин һәм милләтләргә хөрмәт белән карау зарурлыгын алга сөрәләр. Әлеге чара Алексеевск агрокөллиятенең район филиалы һәм мәктәп укучылары катнашында үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев