Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ел хуҗасы намус белән яшәүчеләргә мөкиббән

2020 ел– көнчыгыш календаре буенча Ак Тычкан елы. Тычканны зирәк, хезмәт сөючән, максатчан һәм хәйләкәр җәнлек, диләр. Бу елда туган кешеләр дә акыллы, эчке дөньялары бай була, имеш. Алар саулыкларының әйбәт булуы, активлыклары белән дә аерылып торалар ди.

Тычкан тәртип, уңайлыкны ярата. Шуңа 2020 ел да кискен үзгәрешләрсез, бәла-казаларсыз булыр, дип фаразлыйлар. Ел хуҗасы намуслы, тәртипле, эш сөючәннәргә ярдәм итәчәк ди. Тычкан елы гаилә кору, гаиләне ишәйтү өчен дә уңышлы ел дип санала. 2020 – кәбисә елы да бит әле. Әмма моны начарга юрарга кирәкми.

 

Яңа елны ничек каршыларга?

Ел хуҗасы өчен гаилә, якыннар бик мөһим. Шуңа күрә Яңа ел төнен туганнарыгыз, яраткан кешеләрегез һәм якын дусларыгыз белән бергә үткәрү кулай булыр. Барлык туганнар белән бер табын янында җыелышу мөмкин дә булмас. Алай да кардәшләрегезгә шылтыратып хәлләрен белешергә, бәйрәм белән котларга онытмагыз. Тычкан йорт җанлы, Яңа елны өйдә каршылау аның күңеленә хуш килер. Хәер, киләсе ел хуҗасы шау-шулы, күп кешеле мәҗлесләрне дә сөя.

Тычканның тәртип, чисталык яратуын әйттек инде. Шуңа Яңа ел алдыннан һичшиксез өегезне әйбәтләп җыештырып чыгыгыз. Ел буе урыннан урынга күчереп йөрткән кирәксез әйберләрдән арыныгыз. Өйдә бәйрәм рухы тудырыгыз. Табынга иң яхшы, затлы савыт-сабаларыгызны куегыз. Чатнаган, китек савытлар була күрмәсен. Күркәм эскәтер, матур тастымаллар, шәмнәр дә Тычканга бик ошар. Йортыгызны ялтыравык бизәкләр, кар бөртекләре, чыршы уенчыклары белән ямьләү дә мәслихәт булыр. Ә чыршыны инде күптән бизәп куйгансыздыр. Болар барысы да бәйрәм мохите тудырыр, үзегезнең һәм якыннарыгызның кәефен күтәрер.

 

Табынга нәрсә куярга?

Тычкан шактый нәзберек җан иясе. Шуңа Яңа ел табынын әзерләүгә бик җаваплы карарга кирәк. Өстәлдә һичшиксез берничә төрле сыр, ит, яшелчә һәм җиләк-җимеш булырга, диләр. Итле һәм балыклы салатлар әзерләргә киңәш ителә. Чикләвекле һәм яшел тәмләткечле салатлар да күз уңында булыр. Менюда төрле ярмалардан әзерләнгән ризыклар да булсын. Әгәр алар юк икән, махсус ел хуҗасы өчен тәлинкәгә бераз карабодай, дөге, бодай салып куярга кирәк, дип тә әйтәләр.

 

Нәрсә кияргә?

Яңа ел каршылаганда кием төсенә дә игътибарлы булырга кирәк икән. Быел аксыл, соры, көмешсу төсләргә өстенлек бирелә. Тычкан кызылның барлык төсмерләрен, фуксия төсен яратмый. Елны ничек тә Яңа киемнән каршы алырга диләр. Яңа күлмәк алмасагыз, яңа аксессуарлар булса да алып куегыз.

 

Нәрсә бүләк итәргә?

Ел хуҗасы саран түгел. Шулай да ул сакчыл, әрәм-шәрәм итүне яратмый. Яңа елга бүләк сайлаганда затлы сувенирларга түгел, ә өйдә кулланып була торган кирәкле әйберләргә өстенлек бирегез. Бүләкне матур тартмага салып, изге теләкләр белән тапшырсагыз бигрәк тә әйбәт булыр.

 

Яңа ел каршылаганда әрләшергә, бәхәсләшергә, сүгенергә ярамый! Шулай ук күңелсезләнеп төшенкелеккә бирелергә, зарланырга киңәш ителми.

Гомумән, бу бәйрәмдә иң әһәмиятлесе – гаилә һәм якыннар. Ә калганын һәркем үзе хәл итә.

Яңа елны иминлектә, шатлыкта, кадерле якын кешеләребез белән каршы алыйк. Бәйрәмнең матур хатирәләре күңелләрдә озак сакланырлык булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев