Элеккеге хәрби офицер Әсхәт Гәрәев бер вакыйганы хәтерендә яңартты
Карга авылында яшәүче, отставкады офицер Әсхәт Гәрәев турында без газетада язганыбыз бар.
Ул күптән түгел редакциягә сугылып, үзе белән булган бер вакыйганы искә алды. Аның безгә шул уңайдан үтенече дә бар икән. Ул үтенече турында соңрак, әлегә аның сөйләгәннәренә тукталыйк.
Бу хәл 1985 елның җәендә була. Капитан Әсхәт Гәрәевның Көньяк Сахалин ягында хәрби хезмәт үткән еллары. Ул җитди эшләр белән хәрби часте урнашкан Сокол җирлегеннән Көньяк Сахалинга йөк автомобилендә барырга чыга. Руль артында яшь солдат була. Ярты юлны үткәч, алар яңа гына зур һәләкәт булуын күрәләр – УАЗ буханка автомобиле МТЗ тракторы базасындагы экскаватор артына килеп кергән. Бәрелешү бик җитди булган: УАЗ гармун сыман сытылган.
Әсхәт Гәрәев солдатка туктарга куша. Үзе тизрәк машина руле артында кысылган шоферны коткарырга керешә. Шофер исән, әмма аны руле бик нык кыскан. Машинаның ишеген дә ачарлык түгел: янчелгән. Янындагы солдат белән каерып ишеген ачып, шоферны юл кырыена салалар. Юлдан машиналар аз йөри. Беренче килгән җиңел машинаны туктатып, шоферны хастаханәгә озаталар.
“Мин УАЗның салонын ачтым. Ә анда башын тимер кыскан 7 яшьләрдәге малай. Тизрәк аны тимер-томырдан азат итеп, юл буена күтәреп алып чыктым. Малай бик каты бәрелгән, авызыннан күбекләр чыккан иде. Ул авырлык белән генә сулый. Аның авыз кырыйларын сөрткәләп, икенче бер машинаны туктатып, хастаханәгә илтүләрен сорап озаттым.
Мин тагын кеше калмадымы икән дип, юл астындагы үләннәр арасын карадым. Күзем юл астында яткан хатын-кызга төште. Ул машинадан очып чыккан. Ул да исән булып чыкты. Аны солдат белән күтәреп юлга алып чыктык та машинабызга салдык. Ә тракторчы кабинадан үзе төшеп, әлән-сәлән йөри. Ярдәм кирәкме, нәрсә булды монда, дигән сорауларыма җавап бирә алмады – шок хәлендә иде бугай.
Без хастаханәгә килеп җитүгә, медицина хезмәткәрләре носилка күтәреп йөгереп чыктылар. Юлда имгәнү алган барлык кешене дә биредә калдырганнар, шуңа алар безне көтеп торганнар икән.
Бу һәлакәткә очраучылар белән миңа башка күрешергә насыйп булмады – хезмәт урыны алышыну сәбәпле, бу шәһәрдән китәргә туры килде”, – дип сөйләде элеккеге офицер.
Әсхәт абый бик тә әлеге малайның язмышы белән кызыксына икән. “Миңа бит инде 81 яшь. Исән-сау калдымы ул бала?” – ди. Без Әсхәт абый сөйләгәннәрне Көньяк Сахалинда чыга торган берәр газетага юлларга булдык. Бәлки, ул авариягә эләгүчеләр, башка шаһитләр табылыр.
Ә инде әлеге вакыйгада чын уяулык күрсәтеп, берничә кешенең гомерен коткарып калган отставкадагы офицер Әсхәт Гәрәев тагын бер кат бездә үзенә карата зур хөрмәт уятты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев