Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Электр линияләре яңартыла

Базарлы Матакта югары вольтлы электрүткәргечләрне реконструкцияләү башланды. Бу гаять зур эш берничә этапта башкарылачак. "Быел сентябрь-октябрь айларында 13 миллион сумлык хезмәт башкару күздә тотыла",-ди район электр челтәрләре начальнигы Тәлгать Сафин. Югары вольтлы линияләр изоляцияле үткәргечләргә (СИП) алыштырыла. Аларның җир астыннан салынучылары да бар. Һава линияләре терәк баганаларының да яңалары утыртыла....

Базарлы Матакта югары вольтлы электрүткәргечләрне реконструкцияләү башланды.

Бу гаять зур эш берничә этапта башкарылачак. "Быел сентябрь-октябрь айларында 13 миллион сумлык хезмәт башкару күздә тотыла",-ди район электр челтәрләре начальнигы Тәлгать Сафин. Югары вольтлы линияләр изоляцияле үткәргечләргә (СИП) алыштырыла. Аларның җир астыннан салынучылары да бар. Һава линияләре терәк баганаларының да яңалары утыртыла. Электрүткәргечләрне яңаларына алыштыруның әһәмияте бик зур. Бу аларның ышанычлылыгын да, хәвефсезлеген дә нык арттыра.

"Бу зур күләмле эш халыкка берникадәр уңайсызлыклар да тудыра шул,-ди Тәлгать Сафин. -Үткәргечләрне алыштырганда утны сүндереп торырга туры килә. Район үзәгендә яшәүчеләрдән бу вакытлыча кыенлыклар өчен гафу үтенәбез. Әлеге эшләрнең зарурлыгын аңлап, уңайсызлыкларны түзем генә үткәреп җибәрүләрен сорыйбыз".

оры электролиний. Замена старых электролиний имеет очень большое значение. Новые будут более надежными, безопасными.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев