Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Террорчылыкка каршы комиссия утырышыннан

Террорчылыкка каршы район коммиссиясенең чираттагы утырышында укучы яшьләрнең, балаларның иминлегенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Утырышны район башлыгы Александр Никошин алып барды, террорчылыкка каршы комиссия рәисе урынбасары Олег Акимов, район прокуроры Руслан Гыйзәтов, эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы Ришат Насыйбуллин катнашты. Комиссия утырышына авыл  җирлекләре башлыклары, оешма-учреждениеләр җитәкчеләре чакырылган иде.

 

Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матактагы филиалында укучыларның террорчылыктан ничек саклануы хакында филиал җитәкчесе Фаяз Фәттахов сөйләде. Ул бигрәк тә мәсьәләнең техник яктан хәл ителешенә тукталды: училище бинасында 8 камера ярдәмендә видеокүзәтү алып барылуын, училищеда кергән-чыкканны үткәрү режимы эшләвен, килүчеләрне махсус журналга теркәп баруларын әйтеп үтте.

–Училище биләмәләрен һәркөн карап әйләнәбез, шикле әйберләр юкмы дип тикшерәбез. Гадәттән тыш хәл килеп туганда нинди гамәлләр кылырга икәнлеген төшендерү өчен өйрәнүләр үткәрәбез,–диде ул. Ләкин Александр Никошин аның чыгышын бүлдереп, өстәмә сораулар бирә башлагач һәм аларга төпле җаваплар алынмагач, студентлар иминлегенә кагылышлы күп кенә мәсьәләләрне әле хәл итәргә кирәклеге ачыкланды. Ә Олег Акимов яшьләрнең нинди эчтәлекле интернат-сайтларда “утыруына”, аларны террорчылыкка кагылышлы законнар белән таныштырырга киңәш итте.

Киңәшмәгә Әлки һәм Спас районнары благочинные Андрей Зиньков та чакырулы иде. Ул үзенең балалар белән эшләү тәҗрибәсе, “Патриот” хәрби-спорт клубы эшчәнлеге хакында тәфсилләп сөйләде.

–Бер-берең белән дус-тату яшәү, түземлелек күрсәтү, террорчылыкның асылы турында әңгәмәләр үткәрәбез,– диде рухани.

Социаль челтәрләрне карап-өйрәнеп бару өчен оешкан  кибердружинаның эшчәнлегенә кагылышлы тәкъдим-фикерләр дә күп булды. Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат ... чыгышыннан әлегә бу эшнең башлангыч дәрәҗәдә генә булуы ачыкланды. Комиссия әгъзалары аңа гамәли киңәшләрен бирделәр, ярдәм итәргә ышандырдылар.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары ... Захарованың мәгариф өлкәсенең психологик иминлеге хакындагы чыгышы мәктәп яшендәге балаларның эчке дөньясына, яшьтәшләре белән элемтәләренә игътибар кирәк чакта аларга психологик ярдәм кирәклеге хакында булды. Бүгенге балалар бик күп белә, озак вакытларын интернетка “чумып” үткәрә. Аннан нинди мәгълүмат алалар, кайсы сайтларга керәләр?.. Сораулар күп. Монда инде олылардан аеруча зур игътибар таләп ителә.

–Узган елда бишенче-җиденче сыйныфларда укучы 420 бала тестлаштыру үтте һәм аларның йөздән артыгының аеруча игътибарга мохтаҗ икәнлеге ачыкланды. Педагоглар мондый укучылар белән күбрәк эшли, балалар коллективында үз урыннарын табарга булыша,– диде ...Захарова.

Район башлыгы Александр Никошин җирлек башлыкларыннан үз территорияләрендә иминлек мәсьәләләренә аеруча игътибарлы булуларын таләп итте. Киңәшмә эше буенча карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев