Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Энҗе Хафизова: «Иң зур шатлык – балалар уңышы»

Күптән түгел мәктәпкәче яшьтәге балалар белән эшләүчеләр үз көннәрен билгеләп үтте. Ул чагыштырмача яшь бәйрәм дип санала.

 Журналистлар халык арасында сораштыру үткәргәннәр һәм анда педагог вазыйфасының бик мөһим булуы, халыкның да моны яхшы аңлавы ачыкланган. Шулай итеп, 2004 елдан 27 сентябрь рәсми рәвештә тәрбиячеләр көне буларак теркәлгән. Балалар бакчасы ул – тәрбия һәм күпмедер дәрәҗәдә белем бирүнең беренче баскычы. Шуңа да безнең балаларыбызның нинди булып үсүе аларның сабырлыгына, акыллы эш итүенә, игътибарлылыгына, таләпчәнлегенә бик тә бәйле. 

Үзгәрешләр – яхшыга ул

Әлеге матур  бәйрәм алдыннан без “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячесе Энҗе Хафизова белән очрашып сөйләштек. Ул бу балалар бакчасында ныклап торып 2016 елдан эшли икән. Үзе Казан дәүләт педагогика университетының тарих һәм җәмгыять белеме белгечлеген тәмамлаган. Эшне башлаган беренче елларында Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә, районның 1 нче мәктәбендә үз белгечлеге буенча дәресләр алып барган. Ә бала ялыннан соң, яшәгән йортым янында дип һәм нәни кызчыгына якынрак булырга теләп, “Ромашка” балалар бакчасына тәрбияче вазыйфасында эшкә урнашкан. Билгеле, моның өчен яңадан әзерлек курсларында укырга туры килгән. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү бөтенләй икенче төрле таләпләрне куя. Үзгәрешләр яхшыга ул, дигән мәкаль бар, Энҗе Хамит кызы белән дә шулайрак килеп чыга. Чөнки ул әлеге адымны ясавына бер дә үкенмәвен, кечкенәләр белән эшләргә бик тә яратуын кат-кат ассызыклап сөйләде. 
–     Мин хәзер уртанчылар төркеме – 4-5 яшьлекләр белән эшлим.  Ә аларны миңа ясле төркемендә үк биргәннәр иде. Араларында 1 яшьлекләр дә бар иде. Алар синең күз алдыңда үзгәрә, үзләрен сөеп үстерәсең, шуңа да үз балаларың кебек якын, үзеңнеке булалар. Сөйләшә дә белмәгән балаларның телләре ачыла башлый. Аннары бергә санарга, төсләр аерырга, җырларга, биергә, шигырьләр сөйләргә өйрәнәбез. Балалар белән чын күңелеңнәң, бар йөрәгеңне биреп эшлисең, аннары әз генә үзгәреш күрсәң дә, үзең дә балаларча сөенәсең, – дип сүзен башлады тәрбияче. 

Бала булып калырга кирәк

Әйе, кечкенәләр белән эшләү өчен бик күп көч, энергия кирәк. Нәниләрне үзеңә карата, мавыктыра белү, алар өчен кызыклы булу мөһим. Шулар өстенә балалар белән эшләү үтә зур җаваплылык та сорый. Гаиләдә бер-ике бала булганда да карап бетерү мөмкин түгел, сабый егылырга, алар бер-берсе белән төрткәләшеп алырга мөмкиннәр. Энҗе Хафизовадан шул турыда да кызыксындым. 
–     Минем әлеге уртанчылар төркемендә 20 бала. Билгеле, сабыйлар белән эшләү зур җаваплылык сорый. Без бит кайчы, кисточкалар кулланып, дәресләр дә үткәрәбез. Шуңа да әлеге әсбапларны кулга алганчы, иң беренче куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатабыз. Андый кагыйдәләр – безнең көндәлек девиз. Бәхеткә, бәхетсезлек очраклары моңарчы булмады, алга таба андый хәлләрне күрергә язмасын инде. Мин һәр көнне бисмилламны әйтеп эшкә киләм, кичен: “Аллага шөкер, барысы да яхшы гына үтте”, – дип сөенәм, – ди  Энҗе Хамит кызы. 
Сабыйларны аңлау, аларны тыңлату, дус булу өчен үзеңә дә бала булырга кирәк, диләр. Энҗе Хафизова сөйләгәннәрне тыңлагач та, әлеге сүзләрнең дөреслегенә инанасың. 
–     Төркемдә бергә утырып уйныйбыз. Чәчтарашханәгә “кереп”, кайчакта “клиент” булып, чәчне таратырга да туры килә. Урамда комлыкта бергә манаралар да өябез. Аннары бәйрәмнәрдә бергә тамашалар әзерлибез, кайчакта тәрбиячеләргә дә әкият геройларына әверелеп, уйнарга туры килә. Шул ук вакытта кырыс, таләпчән булу да мөһим. Дилбегәне кулдан әз генә ычкындырсаң, шундук хаос башлана. Алтын урталыкны тоту зарур: балачакның кире әйләнеп кайтмаячагын аңлап, балаларны уйнатырга, шаярып, шукланып алырга да мөмкинлек бирергә кирәк, – ди ул. 

Зур шатлык – балалар уңышы

 Энҗе Хафизова – үзе Чистай кызы. Әти-әнисе, гаиләсе белән сеңлесе бүгенге көндә дә шул шәһәрдә яши. Шулай да нәсел тамырлары аның бирегә тоташкан: әнисе Әлки районының Татар Борнае авылыннан икән. Насыйп ярын Фәнилне дә Энҗе нәкъ шул авылда очрата. 2008 елда алар өйләнешеп, гаилә кора. Фәнил Фәрит улы рульдә еракларга йөри икән. Гаилә ике кыз үстерә. Олы кызлары Ясминә – 5 нче, кечкенә кызлары Зилә 3 нче сыйныфта укый. 6 ел элек Базарлы Матакта үз нигезләрен булдырганнар: яңа йорт салып чыкканнар.  
–     Ирем еракка йөреп эшләгәч, күпчелек йорт эшләре дә үз өстемдә. Кызларымны да каршы алырга, озатырга кирәк. Бәхеткә, буйга үсеп киләләр, мөстәкыйльләр хәзер, дәресләрен үзләре әзерлиләр, кул арасына да керәләр: кайбер өй эшләрендә булышалар да инде. Шулай да күп көч эшемә бирелә. Өйгә кайткач та, төркемдәге балалар, анда үткәрәчәк дәресләр турында уйлап йөрим. Кызларым безгә игътибар итмисең дип, көнләшеп тә куялар хәтта. 
Энҗе Хамит кызы республика күләмендә, район тарафыннан әледән-әле оештырылган бәйгеләрдә үзе, әти-әниләр, балалар белән дә катнашып, җиңүләр дә яулаган. 2012 елда ул республика күләмендә үткәрелгән “Ел тәрбиячесе” бәйгесенең район этабында икенче урынга лаек булган. Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча үткәрелгән бәйгедә  3 нче урынны алуга ирешкән. 
–    Шулай да иң зур шатлык, иң зур уңышлар ул – тырышлыгың нәтиҗәсен балаларда күрү. Өйрәткәнеңне аңлаганнар, исләрендә калдырганнар икән, шуңа кош тоткандай сөенеп йөрисең, – ди тәрбияче. 
Ә мәктәпкә яңадан барырга теләгегез юкмы соң, дигән сорауга ул: “Кечкенә балалар белән эшләргә яратуымны аңладым. Аннары 1 яшьтән бирле тәрбияләгән балаларны – үземнекеләрне ташлап китә алмыйм”, – дип җавап бирде. 
Кечкенәләр белән эшләүче тәрбиячеләргә зур таләпләр куела шул: алар җаваплы да, таләпчән дә, шул ук вакытта йомшак күңелле, назлы да булырга, нәниләрнең сәләтләрен күреп, аларны үстерә дә белергә, кыскасы, бар яктан үрнәк булырга тиешләр. Без дә аларны үткән бәйрәмнәре белән котлап, сабырлык һәм исәнлек-саулык теләп калабыз.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев