Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Епископ күп нәрсәгә өлгерде

Якшәмбе көнне безнең районда Чистай, Түбән Кама епископы Пармен булып китте. Башта ул Түбән Колчурино чиркәвендә җыелган христианнар белән гыйбадәт кылды. Әйтергә кирәк, гыйбадәткә тирә-күрше авыллардан гына түгел, районның барлык почмакларыннан диярлек христианнар килгән иде. Пармен Владыка кешеләр алдында вәгазь укып, бүгенге дөньяда үзара тату, аңлашып яшәүнең ничек мөһим икәнлегенә...

Якшәмбе көнне безнең районда Чистай, Түбән Кама епископы Пармен булып китте.

Башта ул Түбән Колчурино чиркәвендә җыелган христианнар белән гыйбадәт кылды. Әйтергә кирәк, гыйбадәткә тирә-күрше авыллардан гына түгел, районның барлык почмакларыннан диярлек христианнар килгән иде. Пармен Владыка кешеләр алдында вәгазь укып, бүгенге дөньяда үзара тату, аңлашып яшәүнең ничек мөһим икәнлегенә басым ясады, рухи кыйммәтләрне онытмаска өндәде. Ул шулай ук татарстанлыларны алда көткән зур вакыйга - сентябрьдә булачак президент сайлаулары турында да әйтеп үтте һәм сайлауларда республика лидеры Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын якларга чакырды.

Түбән Колчуринода чиркәү гөмбәзләрен изгеләштергәннән соң, Владыка Чуаш Борнае, Хузангай, Хурада, Юхмачы, Түбән Кәчи чиркәүләрендә, Борискино авылындагы гыйбадәт йортында христианнар белән очрашып сөйләште, Юхмачы өлкәннәр интернат йортында, Яңа Салман балалар приютында булды. Соңыннан Базарлы Матакта чиркәү төзелешен карады, Иске Тахталада төзеләчәк часовня нигезен изгеләштерде һәм аңа беренче ташны салды. Кайда гына булса да, Владыканы христианнар сөенеп каршыладылар, һәр сүзен игътибар белән тыңладылар. Ул үзе дә әлкилеләрнең мөнәсәбәтеннән канәгать калды. Аны бигрәк тә чиркәүләрдә яшьләрнең һәм балаларның күп булуы сөендергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев