Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшмәкәрләр Пенсия фондына акча күчерергә тиешме?–Пенсия фонды идарәсе рәисе Рәис Галләмов җавап бирә

.

Мин озак еллар инде шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнәм. Лаеклы ялга чыкканчы да, чыккач та һәр елны Пенсия фондына акча күчереп барам. Лаеклы ялда булгач Пенсия фондына акча күчерергә тиешменме икән соң? Шуны аңлатыгыз әле.

Владимир Иванов,

Базарлы Матак авылы.

 

Әлеге сорауны без Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Рәис Галләмовка юлладык. Ул болай җавап бирде:

–Владимир Иванов 60 яше тулып пенсиягә чыкты. Ул лаеклы ялда да эшмәкәрлек эшчәнлеген дәвам итә. Һәм һәр елны Пенсия фондына 23400 сум үз өлешен кертә. Аның 9 меңе пенсиянең база өлешенә, 14400 сумы иминият өлешенә китә. Фондка акча күчереп бару бәрабәренә 2017 елда Ивановның пенсиясе 69 сум 44 тиенгә арткан. Ә 2018 елның 1 августыннан аңа янә 76 сум 28 тиен өстәлгән.

Шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр, нинди яшьтә булуларына карамастан, Пенсия фондына тиешле кертемне түләп барырга тиешләр. Бу аларның алачак пенсиясе үсешенә дә йогынты ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев