Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эштән киткәннәргә пенсия ничек түләнә?

Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге белгечләре аңлатуынча, пенсионер эштән киткән очракта, ул пенсиясенең индексацияләнеп килгән иминият өлешен бары өч айдан соң гына алырга хокуклы.

Әйтик, сез май аенда эштән китү турында гариза язгансыз икән, акчаны өч ай узгач, 1 сентябрьдән соң гына алачаксыз.
Сүз уңаеннан, Россия Финанс министрлыгы еллык керемнәре 500 мең сумнан артып киткән эшләүче пенсионерларга пенсия түләмәү тәкъдиме белән чыккан. Шулай ук пенсионер яшәү минимумыннан ике ярым тапкырга артып киткән хезмәт хакы ала икән (исәпләп чыгарсаң, ул якынча 22 мең сум була), аларның да пенсиясеннән һәркемгә тиешле база өлешен, ягъни 4559 сумны тотып калу фикерен әйткән. Әлеге үзгәрешләр 3 ел эчендә 450 миллиард сум акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк, дип саный министрлык. Россиядә соңгы 10 елда эшләүче пенсионерлар саны 35,7 процентка арткан, дип яза
shahrikazan.com

http://www.aznakaevo-rt.ru/tt/the-news-tat/item/23037-esht

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев