Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында сукбай этләр авыл халкына тынгылык бирми

Редакциягә Татар Борнае авылында яшәүче Әлфия апа Сафина үзәкләренә үткән зар белән мөрәҗәгать итте. Сукбай этләр авыл халкына тынгылык бирми, хуҗалыкларга зыян да сала икән.

-Әле кичә генә шундый өч эт күршем  Нәзимәнең шактый зур үскән биш каз бәбкәсен ботарлаганнар.  Аңа кадәр Исламиянең ике бәбкәсе югалды. Хәзер инде мин казларымны урамга чирәмгә бөтенләй чыгармыйм. Ә бит бу сукбай этләр безнең авылныкы түгел. Алардан ничек котылыйк? Ярдәм итегез!-ди Әлфия апа.

Әлеге хәлгә ачыклык кертү өчен без Чуаш Борнае авыл җирлеге башлыгы Илсур Зариповка мөрәҗәгать иттек. Ул болай дип җавап бирде:

--Сукбай этләр елга ярлары тирәсендә җыелышып яталар. Без инде берничә мәртәбә  мондый хуҗасыз көчекләрне тоту чараларын күрдек. Закон нигезендә сукбай этләрне ату тыела. Якын арада без мондый көчекләрне тоту өчен Димитровград шәһәреннән махсус бригада чакыртачакбыз. Мәсьәлә ахыргача хәл ителгәнче авыл җирлеге башкарма комитеты контролендә булачак. Форсаттан файдаланып, эт асраучы һәркемнең дүрт аяклы дустын бәйдә тотуын сорар идем. Этләрнең саны чамасыз артуга да юл куярга ярамый. Ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итеп,йорт хайваннарын стерильләштерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев