Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әфган сугышын узган bгезәкләр Фиргать һәм Рәфкать Хәйретдиновлар

Быел без Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты чыгарылуның 35 еллыгын билгеләп үттек. Нәкъ менә шул еллар элек, ягъни 1989 елның 15 февралендә Советлар Союзы тугандаш республикадан гаскәрләрен алып чыга.

9 елдан артык барган суышта СССР 15 мең кешесен югалта, тагын 53 меңе аларның яраланып кайта. 2010 елдан әлеге дата Хәрби-интернационалистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 

Әлеге елларда ата-ананың күпме күз яше түгелә, уллары исән-сау кайтканнарының шатлык -куанычы исә чиксез була. Безнең дәүләт кызыксынуын исә япь-яшь егетләр яклый. 

Әлеге сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ярты миллион Совет солдатлары арасында безнең район кешеләре дә була. Аларның батырлыгы һәм кыюлыгы – бүгенге көн яшьләре өчен үрнәк.  

Антка тугры калып

Игезәкләр Фиргать һәм Рәфкать Хәйретдиновлар 1962 елның 13 гыйнварында Үргәгар авылында туа. Аларның әтиләре Зөфәр Хәйретдинов Бөек Ватан сугышында катнаша, тынычлык урнашкач та, армиядә әле 6 ел хезмәт итә. Хатыны Миңнегөл белән алар озак еллар бергә яшәп, бәхетле гомер кичерә. Икесе дә тырыш, уңган була, шуңа гаилә җитеш тормышта яши. 6 баланы лаеклы рәвештә үстерәләр. 1980 елда игезәкләр Совет армиясенә чакырыла. Алар Кытай белән чиктәш булган Амур өлкәсенең Райчихинск шәһәрендә чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Ә 1981 елда хезмәтне Әфганстанда – Кандагарда “Каскад” төркеме сугышчылары буларак дәвам итәргә туры килә.  

Сугышка барачакларын аларга берәү дә аңлатып тормый. 

– Без бергә хезмәт иттек, безне аермадылар, – дип сөйли сугышчыларның берсе. – Билгеле, Әфганстанга да һәр солдатны да җибәрмәделәр.Һәр заставадан 3-4 солдатны гына алдылар, хезмәт итәргә җылы якларга барасыз, дип аңлаттылар. Ә нинди җиргә – анысын әйтмәделәр. Үземнең 19 яшь тулган көнемне мин өйрәтүләргә алып барганда, поездда билгеләдем. Фирганәдә ике атна безне өйрәттеләр, аннары 120 кешедән торган Совет солдатларын  ул вакытта күпләргә яхшы билгеле АН-22 очкычында Кандагарга китерделәр. Күңелдә курку юк иде, безгә әмер бирделәр, без аны үтәргә тиеш булдык.

Ул вакытта бар Әфган дәүләтендә актив сугыш хәрәкәтләре алып барыла. Чик буе гаскәрләренә сугышчан бурычларны үтәргә туры килә. “Каскад”  дәрәҗәле берләшмә булып санала. 

– Безгә махсус хезмәт офицерларының, командирларның куркынычсызлыгын саклау йөкләнде. Без алар белән  зиннәтле виллаларда яшәдек. Гади кешеләрнең күпчелеге “урта гасыр” тормышында яшәүләренә карамастан, аларның ул елларда ук автомат кер юу машиналары, магнитофоннары, башка җайланмалары бар иде. Әфганлылар алар башка: иртән алар –  дус, кич  дошман. Әфганстанда һәрнәрсә капма-каршы: төнлә бик салкын, көндез артык эссе, бер яктан таулар күккә ашкан, икенче якта чүл җәйрәп ята, шул ук вакытта үтә хәерчелек һәм зиннәтлелек белән очрашасың, – ди бертуганнар.

Игезәк Хәйретдиновлар өчен иң авыры – “200 йөген” – һәлак булган сугышчылар җәсаден озату була. Ә алар аз булмый. 
Өйдә якыннары көтү сугышчыларга көч бирә. “Хатлар язарга ярый иде, әмма без кайда булуыбызны әти-әнигә шундук әйтмәдек тә. Аннары алар Әфганстан турында бар яңалыкларны тыңлап бардылар”, – дип искә ала әфганчылар. 

Очрашу шатлыгы

Запас буларак азат ителү турындагы әмер – һәр хезмәт итүче өчен зур вакыйга. 1 ел да 4 айдан алар өчен сугыш тәмамлана. Чик сакчысы көне (28 май) алдыннан бәхетле егетләр хәрби киемнәрен киеп, өйгә кайтыр юлга чыга. 

– Без Кабулда самолетка утырып очтык. Икебезгә бер чемодан, анда исә ул вакытта юнәтүе авыр булган әйберләр: джинсалар, куртка, көй уйный торган зажигалка салынган, –  дип искә ала игезәкләр. – 9 июньдә төнлә машиналар туктату юлы белән өйгә кайтып җиттек. Ишекне ачарга апалары Тәскирә чыкты. Ул үз күзләренә ышанмыйча торды: ишекне япты да әти-әнине уятырга китте. Өйдәгеләр барысы да йөгереп чыкты, әти-әни бик бәхетле иде. Шундук табын әзерләделәр, күршеләрне чакырдылар.

Сугыштан соң

Ул вакытта хәрби хезмәтне бик сирәкләр – сәламәтлегендә җитди тайпылышлар булучылар гына үтми. Ә Әфганстанда хезмәт иткән егетләр, гомумән, геройлар дип санала һәм аларны кызлар да бик ошата. 
Әфганстан күпләр өчен зур сынау була. Бераздан игезәк Хәйретдиновлар да тыныч тормышта башкалар кебек яши башлый: эшкә урнаша, өйләнәләр. 

Игезәкләрнең икесе арасында бәйләнеш бар дип саныйлар. Алар еш кына бер үк юлны сайлыйлар. Беренче булып гаиләгә кәләшне Рәфкать алып кайта. 1985 елда ул күрше Алексеевск районыннан өйләнә. Мәйсәрә безнең районга юллама белән килә – ул укытучы. Рәфкать Мәйсәрә белән кызларын һәм улларын тәрбияләп үстерә. Бүген аларның 4 оныклары үсеп килә. 
Фиргать совхозда эшли башлый. 1987 елда ул күрше авыл чибәре Гөлшатка өйләнә. Ул да укытучы. Алар да бик тә яратып һәм сөеп, ул һәм кызны буй җиткерә. Оныклар туа, алар да 4 әү. 

Каһарманлык сыйфатлары буыннан буынга бирелә. Хәзер менә 30 елдан артык вакыт үткәч, аларның бертуганнарының улы Раил махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Дәү әтисе Зөфәр, абыйлары Фиргать һәм Рәфкать – аның өчен үрнәк. 

Истәлекләрдән тарих языла

Әфганстан сугышын узган солдатлар дусларга әйләнә. “Армия дуслыгын бернәрсә белән дә чагыштырып булмый”, – ди игезәкләр. Бу кешеләрнең язмышлары һәм сугышчан үткәне уртак. Алар элеккеге хезмәттәшләре белән элемтәне өзми. 

Без Әфган сугышын үтүчеләр белән хәзер дә очрашабыз. Бергә кичергәннәрне искә алабыз. Моның өчен күп нәрсә эшләүче Рөстәм Шәйхетдиновка да без бик рәхмәтле. Ул шул чор вакыйгаларын хәтерләрдә сакларга ярдәм итә, әфганчылар гына түгел, ә Чечен республикасында сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, бүген махсус хәрби операциядә булучылар белән дә элемтәдә тора, – ди Хәйретдиновлар.

Фиргать һәм Рәфкать сүзләренә караганда, Әфганстан алар өчен зур сабак булган. 

– Сугыш безгә исән-сау каршылаган һәр көн өчен шатланырга өйрәтте. Без бит бәһасез тормыш турында сирәк уйланабыз. Әйләнә-тирәдәге мөһим әйберләрне күрмибез, булганына шатланмыйбыз. Югыйсә без бүген бик бәхетле тормышта яшибез бит, – ди әфганчылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев