Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Фәсаховлар гаиләсе “Трихта без эзлебез” шәҗәрәләр фестиваленең муниципаль этабында җиңде

20 февральдә Әлки районында “Тарихта без эзлебез” шәҗәрәләр фестиваленең муниципаль этабы үтте.

Шәҗәрәләр фестивале Татарстан республикасының архив эшләре дәүләт комитеты  тарафыннан 2019 елдан бирле оештырыла. Аның максаты – гаилә, туганлык бәйләнешләрен ныгыту, нәселеңнең, туган ягыңның тарихын өйрәнү, Татарстан Республикасы халыкларының милли гореф-гадәтләрен, йолаларын торгызу. 

20 февральдә Әлки районында “Тарихта без эзлебез” шәҗәрәләр фестиваленең муниципаль этабы үтте. 
Район этабында гаиләдәге берничә буынны берләштергән 3 гаилә династиясе  катнашты. Муниципаль этапның программасы ике блокны үз эченә алып, жюри тарафыннан бәяләнде. Аның беренчесе – әзерләнгән милли гаилә ризыкларыннан күргәзмә иде. Икенчесе исә “Таныш булыгыз, минем гаиләм, минем нәселем” дигән исем астында гаилә командалары бәйгесе булды. Гаилә династияләре үзләре белән таныштырды, ул концерт номеры белән шәҗәрәне тәкъдим итүне үз эченә алды. 

Ул көнне балалар иҗат йорты ишегалдына ук бәйрәм кәефе булдырылган иде. Фестивальдә катнашучылар кунакларны ачык төстәге матур киемнәрдән каршы алды. Ишектән кергәч тә, берәүләрнең җыр сузуы ишетелде, шунда ук талантлы әлкилеләрнең үзләре әзерләгән ризыклар һәм кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылган иде. Гаилә династияләре үзләренең шәҗәрәләрен, буыннан-буынга тапшырылган гаилә ядкарьләрен тәкъдим иттеләр. 

Кунакларны һәм бәйгедә катнашучыларны башкарма комитет җитәкчесе Руслан Морадымов сәламләде һәм гаилә гореф-гадәтләрен сакларга кирәклеген үсеп килүче буынга аңлатуның мөһимлеген ассызыклады. “Баз әби-бабайларыбызны белергә, гореф-гадәтләрне онытмаска тиешбез. Буыннар бәйләнешен саклау, нәселеңнең, халкыңның, туган ягыңның тарихын белү бик кирәк”, – дип билгеләде ул. 

Гыйматдиновлар гаиләсе

Гыйматдиновлар гаиләсе Татар Мулла авылы, Алпар, Базарлы Матак авылларыннан булган вәкилләрне җыйган. Гөлсинә Морадымова-Гыйматдинова – районда билгеле татлы ризыклар пешерүче. Ул камыр ризыкларын бик тәмле итеп пешерә. Аның абыйсы Фәрит Гыйматдинов авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә, аның гаилә фермасы бар. 

Бүгенге көндә үз нәселен белүе турында һәркем мактана алмас. Ә менә Гөлсинә Галләм кызы үз нәселенең 10 буынын санап чыга алды. Ул үз буын җепләрен 1700 елларга тикле белә алуы белән гаҗәпләндерде. Аның борынгы бабалары алтын куллы булган, алар агачны челтәрләп бизәп, көнкүреш кирәк-яраклары, төрле эшләнмәләр әзерләгән. Дәү әтисе районда билгеле мич чыгаручы булган. 
Нәсел агачыбызны – шәҗәрәбезне белү безгә чынбарлыкны саклау һәм аны киләчәк буынга тапшыру мөмкинлеге бирә. Тарихны белмәүчеләрнең киләчәге юк. 2019 елда Алпар авыл җирлеге тораклыклары тарихына багышланган “Алпар” китабын тәкъдим итү булды. Гөлсинә Морадымова сүзләренә караганда, китап битенә кертелгән мәгълүматлар вакыт үткәннән соң да җуелмый, ул үткәннәрне саклый. “Бу китапта безнең җырчылар, баянчылар, агач һәм тимер генә түгел, ә таш осталары да булган нәсел турында да күп нәрсә язылган. Без шул тарихның, шул ыруның дәвамчылары”, – ди ул. 

Үз чыгышы ахырында Гыйматдиновлар нәселен тәкъдим иткән Гөлсинә Морадымова безнең әби-бабайларыбыз кебек моңлы итеп борынгы татар җырын башкарды. 

Нургалиевлар гаиләсе

Нургалиевлар гаиләсе кулыннан бар эш тә килгән Илшат Заһидуллин нәселен тәкъдим итте. “Ул уйлап табучан, эшлекле, инженерларча фикер йөртеп, бар нәрсәне дә үз кулы белән эшли ала торган кеше иде”, – диде тол калган Галия Заһидуллина. 
Илшатның әтисе Насыйбулла тирә-юньдә билгеле балта остасы була. Илшат кечкенә чагыннан ук кулына эләккән бар җайланмалар белән кызыксына, аларны сүтеп, эшләү җаен өйрәнә. Аннары ул теге яисә бу җайланманың ничек эшләвен белеп, машиналар двигателен дә төзәтә ала башлый. 

Илшат Насыйбулла улының кызы Гөлфирә, оныклары Булат һәм Салават фестиваль кунакларына концерт номерлары башкарды,  өздереп баянда уйнап бирде. 

Әтиләре ягыннан Заһидуллиннарга җыр-моңга сәләт бирелгән, әйтерсең лә аларны йомшак күңелләре, әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлылыклары өчен табигать шулай бүләкләгән. Әлеге гаиләдә  барысы да баянда, гармунда уйнаган һәм алар хәзер дә үз нәселләренә хас сәләтне дәвам итәләр. Ә хатын-кызлар – җырчылар. Шуңа да районда үткән күп чараларда аларның катнашуына гаҗәпләнәсе дә түгел. 

–    Мондый бәйгеләрдә катнашу бик  кирәк. Ул үзеңнең бабайларыңны белергә һәм искә алырга ярдәм итә. Билгеле, моның өчен күп вакыт кирәк. Чөнки олырак туганнарың белән сөйләшергә, архивлардагы документларны өйрәнергә кирәк, – ди Гөлфирә Нургалиева. 

Фәсаховлар гаиләсе

Фәсаховлар гаиләсе чыгышларында үзләренең зур гаиләсен берләштерде. Венера Фәсахова гаилә тормышыннан кызыклы фактларны китерде, фотосурәтләрен күрсәтте һәм гаиләдәге гадәтләре турында сөйләде. Шуннан соң сәхнәдә яшь кәләшне элеккече төп йортка төшерү күренеше башланды. 

Мөселман туе ул һәрвакыт зур чыгымнар куеп, күп кунаклар белән узган. Кияү йортына туганнар, күршеләр, авылдашлар җыела. Кәләш аягы астына мамык мендәр салына, каенана яшьләрне кулына бал һәм май тотып каршы ала. 
Мөселманнар буыннар бәйләнешенә, әби-бабайларга зур хөрмәт белән карый. Әлеге элемтә туй йолаларында аеруча нык күренә. Бер-берең белән шундый мөнәсәбәтләр булдырылганда гына, бабайлардан оныкларга күренмәс җеп сузылачак бит. 

–    Безнең балалар, оныклар һәм без үзебез Фәсаховлар нәселе дәвамчылары булабыз. Без әби-бабайларыбыз белән горурланабыз. Без: “Гаиләм – ышанычым, таянычым, тормыш мәгънәсе”, – дип ышанып әйтә алабыз. Үз нәселең турында белергә, өйрәнергә, кызыксынырга кирәк, – дип ассызыклады Венера Фәсахова. 

Жюри фестивальдә катнашучы һәркемне дә шәҗәрә агачын ни дәрәҗәдә үзенчәлекле итеп ясавыннан, аны ничек иҗади якын килеп тәкъдим итүеннән һәм гаилә кыйммәтләре белән таныштыруыннан чыгып бәяләде.  

Жюри рәисе Әлфия Вознесенская бар катнашучыларга һәм кунакларга да иминлек теләде. “Үз гаиләңне, тамырларыңны, авыр вакытта таяна алырлык якыннарыңны белү ул – бик кыйммәт. Бу күп милләтле республиканың гореф-гадәтләренә багышланган гаилә бәйрәме. Фестивальдә катнашучылар арасында рус, татар гаиләләре бар, алар дус яшәп, балаларын тәрбиялиләр”, – диде жюри рәисе. 
Бәйге нәтиҗәләре буенча Фәсаховлар гаиләсе җиңүче дип табылды, 2 нче урынга – Нургалиевлар, 3 нчегә Гыйматдиновлар лаек булды. 
Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата бүләкләр: 50 мең сум – 1 нче урын, 40 мең сум – 2 нче урын, 30 мең сум 3 нче урын бүләкләнделәр. 

1 нче урын алган Фәсаховлар гаилә династиясе фестиваленең зона этабында Әлки районы данын яклаячак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев