Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай туган көн – шигырь бәйрәме

26 апрельдә татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Тукай туган көн хәзер республикабызда Туган тел көне дип игълан ителде. Инде бик күп еллардан бирле халкыбызда матур традиция яши - шагыйрьнең туган көнендә татарлар яшәгән төбәкләрдә шигырь бәйрәмнәре үткәрелә. Без дә бүген каләм тибрәтүче берничә райондашыбызның...

26 апрельдә татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Тукай туган көн хәзер республикабызда Туган тел көне дип игълан ителде. Инде бик күп еллардан бирле халкыбызда матур традиция яши - шагыйрьнең туган көнендә татарлар яшәгән төбәкләрдә шигырь бәйрәмнәре үткәрелә. Без дә бүген каләм тибрәтүче берничә райондашыбызның иҗат җимешләрен сезнең хөкемгә тәкъдим итәбез.
Гашыйк ярлар
Күзләр күзләр белән очрашты,
Алар шулай сүзсез аңлашты.
Сине күргән шул көннән бирле
Күңелемнән тынычлык качты.
Иртә-кичен сине уйлыйм,
Керәсең төшләремә.
Кыз бала соң ничек түзсен
Йөрәге җилкенгәндә.
Гашыйк булу газаплы да,
Татлы да бер хис икән.
Ярата алган кеше генә
Чынлап бәхетле икән.
Аралар ерак шул, дустым,
Очрашулар күренми.
Әмма хисләр ихлас булса,
Чакрымнар киртә була алмый.
Синең биргән бүләгеңне
Кадерләп, сер итеп саклыйм.
Синнән килгән хат юлларын
Дога шикелле ятлыйм.
Кыр казлары
Сискәнеп уянып киттем
Иртән моңлы тавышка.
Тәрәзәгә күзем салсам -
Кыр казлары кайтышы.
Кайта алар җылы яктан,
Яз килгәнен белгертеп.
Туган якны сагынып очалар,
Озын-озак юллар үтеп.
Күңелләрне алгысытып
Каңгылдый кыр казлары.
Матур тавышлары белән
Җилкендереп кызларны.
Киек казлар оча шулай
Бер җепкә тезгән кебек.
Без дә алты бала үстек
Шул кыр казлары кебек.
Казлар оча бик биектән,
Бер-берсен саклап, яклап.
Яши белсәк иде без дә
Беребезне беребез аңлап.
Алар оча каңгылдашып,
Берсе оча аерылып.
Аермасын шулай язмыш
Канатларны каерып.
Рузинә Габидуллина,
Базарлы Матак авылы.
Алда әле күрешү
Язлар көтеп күңелем ашкына,
Ярсый йөрәк тулпар ат кебек.
Язлар белән син кайтырсың төсле,
Якты кояштай елмаеп-көлеп.
Алда әле безнең алсу көннәр,
Алда әле назлы күрешү.
Бу күрешү үзе бер бәхеттер,
Ымсындыра татлы үбешү.
Алда әле ямьле майлар, җәйләр,
Көзгә кадәр әле бик ерак.
Җәйләүләрдә икәү йөрербез без,
Иңебезне иңнәргә терәп.
Каен сулары да эчәрбез без,
Иснәрбез без шомырт исләрен.
Көндезләрен аерылып торсак та,
Күрешербез тагын кичләрен.
Сине көтәм, кайчан кайтырсың дип,
Күңелләрем сине сагына.
Юкка гына йөрәк ашкынмый ул,
Очып барам синең яныңа.
Фәнил Җиһангиров,
Урта Әлки авылы.
Язмыш турында уйлану
Вакыт үткән саен кызганамын
Бушка узган тормыш елларын.
Янәшәмнән бергә атласаң да,
Сизмәдем шул сөю назларын.
Нигә безнең юллар кавыштылар,
Әллә инде язмыш хатасы?!
Бер-береңә булган назлы хисләр
Нигә шулай бик тиз таралды?
Нинди матур иде хыялларым,
Нинди матур иде уйларым,
Сөю учагының сүнүләрен
Ничек соң мин бер дә тоймадым?
Нигә шулай бик тиз үзгәрдең син?
Ялган булды әллә сүзләрең?
Янәшәмнән атлап барган чакта
Көлә иде синең күзләрең.
Хыялымда төзегән оҗмах йортын
Бергә күрү насыйп булмады.
Синең карашыңнан, бер сүзеңнән
Әллә кая китеп югалды.
Хаталарны эзли-эзли,
Сүтәмен мин тормыш йомгагым.
Күпме тырышсам да онытырга,
Ирек бирми хәтер китабым.
Кылган ялгышларым - үткән язмыш
Күптән янып көлгә әйләнгән.
Яшьлегемнең матур хатирәсе
Ике ялгыз кошка әйләнгән.
Илдар Минһаҗев,
Ташбилге авылы.
Апа төрмәгә киткәндә
1949 елның көзе иде,
Кергән идем беренче класска.
Нәкъ шул көздә чиксез әрнү,
Олы кайгы килде безнең башка.
Шундый матур кояшлы көн иде
Без мәктәптән кайтып килгәндә.
Калтыранып китте йөрәккәем,
"Апаңны тоттылар!" дигәндә.
Өйне актаралар икмәк эзләп,
Каян килсен икмәк ул чакта.
Унтугыз яшь тулган гына иде
Апа төрмәгә киткән чакта.
Ничә ел булыр дип, суд беткәнне
Кайнар яшьләр түгеп көттеләр.
Ике кило бөртек өчен генә
Сигез елга алып киттеләр.
Китеп барды бездән аерылып,
Ияреп бардык әле артыннан.
Безгә борылып карый алмады ул,
Эт сагалый иде артыннан.
Китте апа, китте еракларга,
Карап калдык күзебез талганчы.
Искә алам хәзер шул чакларны
Һәм елыймын үзем туйганчы.
Наилә Алимова,
Югары Әлморза авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев