Федор Казачкин: “Гомеремне шул ук юл-сукмаклардан үтәргә теләр идем"
Кичә Федор Степанович Казачкинга 80 яшь тулды. Ул үзенең хезмәт юлын яшь буынны укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаган.
Хикәябез баланың кеше булып җитешүендә төп рольне патриотик тәрбия уйный, ә һәр укучы яхшы үзләштерергә тиешле фән – Россия тарихы ул, дип санаучы кабатланмас шәхес турында.
Федя Иске Матакта яшәүче Степан Федорович һәм Анастасия Порфирьевна Казачкиннар гаиләсендә үскән бердәнбер бала ул. Аңа кадәр туган алты энесе һәм сеңелесе сабый чакларында ук төрле авырулардан вафат булганнар.
–Әнием мине 42 яшендә тапкан. Мин аның өчен юаныч та, олы шатлык та булганмын. Әниемне 75 яшенә җитеп үлеп киткәнче беркайчан да, бер генә көнгә дә ялгыз калдырмадым. Әтиемне күрергә язмаган миңа. Тууым турында әниемнең фронтка язган хатыннан укып кына белгән ул. Әти 1944 елның октябрендә хәбәрсез югалган. Кайда күмелгәнлеген дә белмибез. Улым Игорь белән күп еллар әти турында мәгълүматларны архивлардан да эзләп карадык, әмма таба алмадык. Мөгаен, фамилиясен үзгәртеп язганнардыр. Ул вакытта, беләсез бит инде, барлык документлар кулдан язылган. Ә фамилиябез сирәк очрый торганнардан бит,–дип күптән булганнарны исенә төшерүдән башлады хикәясен Федор Степанович.
Ятим бала буларак аңа пособие түләгәннәр икән, шуңа күрә кечкенә чагында ачлыктан тилмермәгән ул. Федор Степанович болай дип сөйли:
–Әни совхозда хезмәт көннәре хисабына төрле эшләрдә эшләде. Ә миңа тиешле пособиегә икмәк, кайчак хәтта күмәч тә сатып ала идек, өйдә шикәр дә еш булды. Чагыштыру өчен шуны әйтим: сугыштан соңгы елларда да яшьтәшләремнең күбесе алабута ашый иде. Илебез хөкүмәте һәлак булган солдат һәм офицерларның балалары турында һәрчак кайгыртты. Моны онытырга ярамый.
Ятим калган гаиләне малайның әби-бабасы да ташламый, чөнки аларның сыеры була. Бусы инде ул елларда бик зур әһәмияткә ия булган.
–Сигезенче сыйныфны тәмамлагач җәй айларында терлек куучы булып эшли идем. Моның өчен 800 сум акча түли иделәр! Мондый акчаны авылда күрү мөмкин түгел иде,–дип дәвам итә хикәясен Федор Казачкин.
Аның тормыш иптәше Зинаида Владимировна, сораулы карашын миңа юнәлтеп, болай ди: “Беләсезме, ул заманнарда биредә Кара елга ярында бөтен районнан терлекләр сатып алучы “Заготскот” дигән предприятие бар иде?”. Минем тискәре җавабымны ишеткәч, Казачкиннар икәүләп Актай елгасы башланган җирдә махсус аран тотып алынуын, колхозчылар өчен шунда берничә йорт булуын, әлеге аранга җыелган терлекләр көтүләрен Куйбышев (Самара), Казан һәм Чистай шәһәрләренә куып илтүләре турында сөйләп бирделәр.
Җиде сыйныф укыгач, Федор урта белемне Базарлы Матак мәктәбендә ала.
–Район үзәгендәге мәктәпкә никадәр укучының җәяү йөрүен күз алдына китерү өчен шуны әйтим: авылдан Матакка кадәрге юл балалар белән тулы була иде.
–Мәктәпне тәмамлагач Федор берничә авылдашы, шул исәптән Зина Нагорнова белән Йошкар-Олага юл тота.
–Без Мари педагогик институтында читтән торып укыдык. Аңлыйсыздыр, сугыштан соңгы елларда сессиягә барып кайту өчен акча эшләргә туры килә иде. Минем белән бергә авылыбыздан тагын сигез кыз йөрде укырга. Шул берничә елда туганлашып бетә яздык. Күрше әби еш кына шаяртып: “Сигез кызга берүзең”,–дип әйтә иде,–дип яшь чакларын елмаеп искә төшерә Федор Степанович.
–Федор миңа фәнни коммунизм, политэкономия кебек фәннәрдән имтихан тапшырырга булыша иде. Ул гади генә сүзләр белән катлаулы терминнарны аңлата белде. Шулай тора-бара дуслыгыбыз мәхәббәткә әйләнде дә куйды,–дип аңлата Зинаида Владимировна.
1969 елда гаилә корып, Казачкиннар бер-берсенә һәрвакыт ярдәм итеп, кулга-кул тотышып тормыш юлыннан атлыйлар. Икесе дә укытучылар, гомерләрен яшь буынны тәрбияләүгә багышлап, балалар күңеленә акыллылык, мәрхәмәтлелек, мәңгелек кыйммәтләр орлыклары чәчәләр.
Дөрес, берара Федор һәм Зинаида Казачкиннар коммунистлар партиясе район комитетында эшләп алалар. Федор Степанович пропаганда бүлеге мөдире урынбасары сыйфатында, тормыш иптәше – белем җәмгыяте инструкторы була. Әмма, мәктәптән аерылсалар да, булачак “коммунизм төзүчеләрен” тәрбияләү белән бәйле эш башкарганга, партия райкомында хезмәт куйган еллары педагогик стажга кертелә.
–Шунда биш ел эшләгән чорда без атаклы кешеләр белән күпсанлы очрашулар оештырдык. Базарлы Матак һәм Иске Матак мәктәпләренә хәтта Советлар Союзы герое Михаил Девятаев та килде. Аның белән очрашу күңелләрдә һич онытылмаслык хисләр калдырды,–дип искә төшерәләр ирле-хатынлы Казачкиннар. Ә Федор Степанович болай дип өсти:
–Партияне таркату дөрес эш булмагандыр, чөнки аның урынында ул вакытта шундый ук көчле, абруйлы, үз тирәсенә яшьләрне дә, олыларны да туплый алырлык сәяси оешма барлыкка килмәде бит.
Зинаида Владимировна өч дистә елдан артык Ташбилге мәктәбенең башлангыч сыйныфлары укытучысы булып эшли. Һава торышы нинди булуга карамастан, ул район үзәгеннән күрше авылга җәяү йөри. Ул чорда безгә гадәти булган мәктәп автобуслары турында ишетеп тә белмәгәннәр.
Ә Федор Степанович 42 ел гомерен мәктәпкә багышлый, аларның 25 елын Базарлы Матак мәктәбендә эшли. Ул минем дә тарих укытучым һәм өлкән сыйныфларда класс җитәкчем булды. Без аның дәресләренә әзерләнмичә килергә курка идек. Федор Степанович бик кырыс һәм таләпчән укытучы булды. Хәзергә кадәр әле аның “һәр мөһим бәрелешнең үз сәбәбе һәм сылтавы була” дигән раславын сүзен сүзгә хәтерлим.
Укытучыбызның таләпчәнлеге һәрберебезгә тигез кагыла иде. Безнең сыйныфта аның улы Игорь дә укыды. Әгәр ул берәр сорауга җавап бирмәсә, башы бетте дигән сүз. Игорь өчен барыбыз да борчылабыз, чөнки ул арабызда чын иптәш иде, әтисенә сыенмады. Шуны әйтим, мәктәпне тәмамлагач Игорь шулай ук тарих укытучысы булып китте, балалар белән эшләде, соңрак Казан мэриясендә, хәзер төзелеш тармагында хезмәт куя. Казачкиннарның олы кызы Ирина әнисе эзеннән атлап, башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәрен үзләштерде. Башта район үзәгендә эшләде, хәзер башкала мәктәпләренең берсендә укыта.
Тагын бер нәрсә турында әйтмичә булмый. Безнең кабинетта лаборант бүлмәсе дә бар иде, анда бик мөһим очракларда гына керергә рөхсәт ителде. Андый очрак – дәрес яисә класстан тыш чара. Шушы бүлмәдә мәктәпнең туган якны өйрәнү музее булу белән бәйле иде сәбәбе. Анда төрле экспонатлар – мамонтның сынган теше, ниндидер савыт ватыклары, борынгылар тормышыннан көнкүреш әйберләре, фронттан язылган хатлар. Ул хатларның кайберләрен стендка куя иделәр. Матур итеп язылган, һәр хәрефе, һәр сүзе төймә кебек тезелеп торган бер хат аеруча истә калган. Ул – якташыбыз, фронтка киткән язучы Нәби Дәүли хаты иде.
Хәзер Казачкиннар лаеклы ялда инде. Федор Степанович – район ветераннар советы әгъзасы, аны еш кына мәктәпкә класс сәгатьләренә чакыралар. Аның өстенә алар оныкларының сөекле бабасы һәм әбисе. Гаиләдә Казачкиннар балалары белән бары туган чуаш телендә генә сөйләшәләр.
–Башкача ярамый да. Бала кечкенәдән үз телен белеп үсәргә тиеш. Безнең чуаш теле болгар телләр төркемендә сакланган бердәнбер “тере” тел. Шуңа күрә без аны бик нык сакларга тиешбез,–дип әңгәмәбезгә нәтиҗә ясап куйдылар Федор Степанович белән Зинаида Владимировна. Алар белән шушы кыска гына очрашуыбыз барышында үзем өчен кызыклы ачыш ясадым: чуаш телендә әти яисә әни ягыннан булган әби белән бабайга төрлечә эндәшәләр икән бит.
Пенсионер укытучыларыбыз күп буын яшьләргә белем бирделәр, ә бүген балаларга һәм үсмерләргә акыллы киңәшләрен җиткереп, авылча мәшәкатьләр белән яшәп яталар. Инде тугызынчы дистәне башлаган Федор Степанович болай диде “Әгәр гомеремне өр-яңадан башлау мөмкинлеге бирелсә, мин аны шул ук юл-сукмаклардан үтәргә теләр идем. Һичшиксез тарих укытучысы булыр идем. Чөнки бу фәнне һәр кеше бик яхшы белергә тиеш”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев