12 мең ярым газета-журнал алдырабыз
Икенче яртыеллыкта "Әлки хәбәрләре"н 5626 әбүнәче алдырачак. Район почта элемтәсе участогы газета-журналларга язылу планын республикада беренчеләрдән булып һәм арттырып үтәде. Барысы 12 мең 501 данә матбугат басмасына подписка рәсмиләштерелде. Шуның 5626 данәсе - район газетасы.. Почта элемтәсе участогы җитәкчесе Лидия Чуманова әйтүенчә, барлык элемтә бүлекчәләре дә җиткерелгән планны үтәгән. Ә...
Икенче яртыеллыкта "Әлки хәбәрләре"н 5626 әбүнәче алдырачак.
Район почта элемтәсе участогы газета-журналларга язылу планын республикада беренчеләрдән булып һәм арттырып үтәде. Барысы 12 мең 501 данә матбугат басмасына подписка рәсмиләштерелде. Шуның 5626 данәсе - район газетасы.. Почта элемтәсе участогы җитәкчесе Лидия Чуманова әйтүенчә, барлык элемтә бүлекчәләре дә җиткерелгән планны үтәгән. Ә Иске Камка, Чуаш Шәпкәсе, Апак, Иске Чаллы, Иске Хурада бүлекчәләрендә матбугатка язылу аеруча әйбәт оештырылган.
Р.S. "Татарстан почтасы" 2015 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясен 3 июльгә кадәр озайтты. Димәк, ниндидер сәбәпләр белән үзләре теләгән газета-журналларга языла алмый калучылар моны әле киләсе атнаның җомгасына кадәр эшли ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев