Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фирдүсә Сабирова: “Наным, килдеңме, диеп каршы алалар”

Яңа Чаллы авылы социаль хезмәткәре менә ике дистә елдан артык инде ялгыз өлкәннәргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтә. 

 
Күпләр шәһәргә ашкынган, авыл хезмәтеннән һәм көнкүрешеннән “качкан” бер вакытта Фирдүсә инде ияләшеп өлгергән Түбән Кама шәһәреннән авылга кайтырга  карар кыла. Шәһәргә кыз 9 сыйныфтан соң киткән була, анда ул бала караучы булып эшкә урнаша, бухгалтерлар курсларын тәмамларга өлгерә. 
–Минем гел туган ягыма кайтасым килде, шәһәр тормышы, андагы ыгы-зыгы күңелемә ятмады. Мин гади, ачык авыл кешесе,–дип кыска гына аңлатты үзенең авылга әйләнеп кайтуын әңгәмәдәшем. 
Әмма тагын бер саллы сәбәбе була – Яңа Чаллы егете Илшат – механизатор, бернинди эштән дә курыкмый торган тырыш авыл хезмәтчәне. 
–19 яшемдә кияүгә чыктым. Биш ел каенана белән тордык. Кызганыч, ул озак яши алмады, яшьли вафат булды. Әтием Нәфигулла да иртә үлде. Әле яңа гына 60 тулган иде. Каенанам да, әтием дә каты чирләделәр. Миңа икесен дә карарга туры килде. Социаль хезмәткәр эше миңа шул вакыттан ук таныш,–дип уртаклаша Фирдүсә.
Дөрес, башта ул “Ярыш” совхозы ашханәсендә эшли,  кырда механизаторларны ашата. Аннан соң 6 ел көндәлек кирәк-ярак товарлар кибетендә сатучы була. 
–Кибеттә бик салкын иде. Берсендә Яңа Чаллыга Гөлсирә Хәсәншина (“Кайгырту” социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең бүлек мөдире. Ред.) килде. Авылда кибет – саланың үзенә күрә мәгълүмат үзәге бит ул, шуңа Гөлсирә апа картларны тәрбияли алырлык кеше табуны сорады. Озак уйлап тормастан, мин үзем бу эшкә алынырга булдым. Ни дисәң дә  салкын кибеттә басып тору түгел инде,–дип елмаеп сөйли күркәм ханым. 
Хәер, социаль хезмәткәр эше җиңелләрдән түгел. Хезмәт хакының югары булмавы да сер түгел. 
–20 ел эчендә мин егермедән артык әбине һәм бабайны соңгы юлга озаттым. Аларны хөрмәтләп карыйсың, тәрбиялисең... Яшьләре олы булуын һәм әҗәлдән дару юклыгын акылым белән яхшы аңлыйм, әмма моңа ияләнү мөмкин түгел. Өлкәннәр белән иң якын  туганнарымдай аерылам. Шулай булмыйни, еллар буе аралашкач, алар гаилә әгъзасы, туганың кебек якын кешегә әйләнә. 
Минем тәрбиядә Шәйхетдиновлар гаиләсе бар иде. Хатыйп аганың  аягында гангрена, хатыны Фәһимә апа да чирле. Аларны мунчада да юындырдым, башта оялалар иде, аннары Ходайдан миңа озак елларга саулык сорадылар,–дип истәлекләре белән уртаклаша Фирдүсә Сабирова. 
Үзләрен тәрбияләү буенча берникадәр уңайсызлык кичергән өлкәннәрне тынычландыру өчен социаль хезмәткәргә алар белән озаклап сөйләшергә, дәүләтнең картлык көнендә ялгыз калганнар турында  кайгыртуын аңлатырга туры килә. Оялырга кирәкми, беркем дә бит гомер буе яшь һәм сәламәт булмый.
–Менә, мәсәлән, Рушания апа Кәлимуллина. Мин аны инде эшкә урнашканнан бирле карыйм. Бик дини апа ул. Дога кылганда һәрчак картлар турында кайгырткан дәүләтебезгә, район җитәкчелегенә һәм безнең “Кайгырту” үзәгенә рәхмәтләр укый,–ди Фирдүсә. 
Социаль хезмәткәр тәрбиясендә хәзер алты кеше. Язмабыз герое аларга көнкүрештә ярдәм итә: ашамлыклар һәм дарулар сатып ала, өйләрен җыештыра, ашарга пешерергә булыша, кирәк икән, кан басымнарын һәм температураларын үлчи, горчичниклар куя. 
Габделхәй һәм Рәисә Бәдретдиновларның балалары шәһәрдә яши. Инде 80 яшьтән узган әти-әниләре янына гел кайтып йөри алмый алар. 
–Рәхмәттән башка бер сүзем юк. Кирәк икән, көндез дә, төнлә дә ярдәмгә ашыга безнең тынгысыз Фирдүсә. Хатыным белән икебезнең дә кан басымыбыз югары. Фирдүсә булмаса, белмим, без шундый олы яшькә җитә алыр идекме икән,–диде безгә телефоннан Габделхәй ага. Ул үзләренең ярдәмчеләрен газета аша һөнәри бәйрәме белән котларга дип шылтыраткан иде. 
Дөресен әйткәндә, социаль хезмәткәрләр үзләренең төп хезмәтләреннән тыш та бик күп эшлиләр. Бәрәңге һәм бүтән яшелчәләр утырту дисеңме, урамдагы чүп үләннәрне чабумы, өйләрен юу, йорт-җирләрен җыештырумы. Социаль хезмәткәрләр әле торак пунктларны төзекләндерү эшендә җирлек башлыкларының алыштыргысыз ярдәмчеләре дә. Бу – баганаларны агарту, язын урамнарны җыештыру, җәен чүп үләннәрне чабу, ә ялларда һәм бәйрәмнәрдә авылларда кизү тору. 
–Социаль хезмәткәрләр җирле власть ярдәменә таянып эшлиләр. Хуҗалык-көнкүреш  мәсьәләләрен хәл итү өчен беренче чиратта җирлек башлыгына, кайчак район җитәкчесенә дә барабыз. Кемнеңдер суы юк, кемнеңдер бусагасы черегән я булмаса түбәсеннән су ага – мондый очракларда без җитәкчеләргә мөрәҗәгать итәбез. Без өлкәннәр, ялгызлар, ярдәмгә мохтаҗ картлар белән власть арасында элемтә булдыручылар да,–дип хәбәр итә Фирдүсә ханым.
Тырыш хезмәте өчен ул район һәм республика җитәкчелегенең төрле бүләкләренә ия булган. Һөнәри бәйрәмнәре көнендә дә аны район башлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләделәр. Әниләре өчен кызы Алинә (ул полиция хезмәткәре, дознаватель булып эшли), улы – 9 сыйныфта укучы Илфат һәм 28 ел кулга-кул тотынып атлаучы ире дә бик шат. 
Илшат Сабиров хәзер кырда эшли, “КШ-Агро” җәмгыятендә ул иң яхшылар исәбендә. Алар хуҗалыкта биш сыер асрыйлар, көн саен дәүләткә сөт тапшыралар. Өйдә үзара аңлашу, эшне ир-атныкына һәм хатын-кызныкына бүлмичә, бер-береңә ярдәм итәргә омтылу булганда теләсә нинди хезмәт җайлы бара. 
–Китим инде, терапевтка барып өлкәннәремә дарулар яздырыйм, алайса иртәгә бәйрәм бит,–дип ашыгып “Нива” руленә утырды әңгәмәдәшем. 
Хәерле юл, Фирдүсә! Бәйрәм белән! Син тәрбияләгән өлкәннәр озак яшәсен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев