Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Флера Вафина Иске Чаллы авыл Советы рәисе булып эшләгәндә зур эшләр башкарыла

Районыбызда бар яктан булдыклы, төрле эшләрне берьюлы алып барырга сәләтле көчле, кыю, тәвәккәл хатын-кызлар бар.

  Алар гаиләдә ана, хуҗабикә булулары өстенә үз белгечлекләренең остасы да, башкаларны да борчыган мәсьәләләрне хәл итә алучы җәмәгать эшлеклеләре дә.
Әлеге сүзләр хезмәт юлын укытучы булудан башлап, аннары авыл Советы рәисе итеп сайланган Флера Вафинага аеруча туры килә. Ул туган ягыбызда алып барылган бар үзгәрешләрдә бик актив катнашып, халыкны борчыган күп мәсьәләләрне хәл итүдә үзеннән зур өлеш кертүче кеше. 
Флера апаның туган җире – Иске Чаллы авылы. Ул Габделбарый абый белән Фатима апа тәрбияләп үстергән биш баланың беренчесе, үзеннән соң туган дүрт малайның апасы була. Әлеге ханымның тормыш юлын, хезмәт иткән еллардагы эшчәнлеген тыңлаганнан соң, бәлки, гаиләдә иң олысы, аеруча малайларга апа булуы аның холкында үткенлек һәм ныклы карарлар кабул итәрлек тәвәккәллек кебек сыйфатларны булдыргандыр, дигән фикер туа. Хәер, барысын да башыннан башлыйк.

Тормышның кайнап торган чагы

Флера апа урта мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетына документларын тапшыра. Аның бик тә укытучы буласы килә. Гаҗәп тә түгел: ул елларда мөгаллимнәрнең абруе аеруча зур. Халык арасында алар иң дәрәҗәде, иң белемле кешеләр. “Укытучыларны, сыйныф  җитәкчесен дә бик ярата идем. Алар ул авыр елларда һәрвакыт таянычым, юл күрсәтүчем булдылар”, – дип искә ала Флера апа мөгаллимнәре турында. Әмма хыял шундук тормышка ашмый. Имтиханнарны уңышлы гына тапшырса да, кыз үзенең бәйгедән үтмәвен белә. Мәктәп җитәкчелегенең исә бары тик яхшы билгеләргә генә укыган кызны үзләреннән җибәрәселәре килми: кичәге укучыны балаларга белем бирергә эшкә чакыралар. Һәм, чыннан да, ул икенче уку елында кабат имтиханнарын тапшырып карый, үтә һәм читтән торып белем алуга ирешә. 
80-90 нчы еллар – авылның, мәктәпнең төрле җәмәгатьчелек эшләреннән кайнап торган чагы. Пионер, комсомоллар эшчәнлеге көчле алып барыла.  Укытучыларга фермалардагы эшчеләр арасында агарту эше алып бару, стена газеталары чыгару йөкләнгән. “Комсомол прожекторы” дигән аерым бер стена газетасы чыга. Анда тәнкыйть мәкаләләре урын ала. Социалистик ярышлар үткәрелә, сәяси укулар алып барыла. Монда да дәресләр үткәрәсе, Ленин хезмәтләре турында сөйләргә, съезд материалларын җиткерергә кирәк. Ә төп эш – сыйныфларда ул чактагы укыган, кимендә, 28 әр балага белем бирү, ата-аналар җыелышлары уздыру. Кич белән берничә сәгатькә сузылган педсоветларда катнашу...  “Укытучылар шул вакыттагы бихисап күп эшләрнең барысына да өлгерә иде. Безнең бер генә минут та вакытыбыз булмады.  Эшкә алынгансың икән, көймәдән төшеп калырга ярамый. Барысын да җиренә җиткереп башкарып, алга барырга кирәк. Ул елларда районның мәгариф идарәсе белән Илалия Әсәдуллина, Рәүф Вафин, Суайдә Шакирова җитәкчелек итте. Алар бик таләпчән иделәр, дөрес юнәлеш биреп тордылар, эшләгән эшебезне күрә дә белделәр”, - диде Флера апа, яшьлегендәге әлеге эш елларын искә алып. 
Әйе, шундый тырыш, һәр эштә дә өлгер яшь мөгаллим мәктәп, район, Коммунистлар пратиясененең төбәк комитеты җитәкчелеге тарафыннан күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Комсомол эшчәнлегендә актив катнашканы өчен, 1976 елда ук аңа “Бишьеллыкның яшь гвардеецы” значогы бирелә. 1984 елда партиянең төбәк комитеты тарафыннан аның фотосурәте Казанның марксизм-ленизм институтындагы Мактау тактасына куела. 1985 елда ул СССР Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасына лаек була. Флера апа бик тә пөхтә итеп сакланган һәм зур тырышлык дәлиле булган әлеге кәгазьләрне күрсәткәндә, бик тә хаклы рәвештә: “Болар бүләк кенә түгел, алар безнең тормыш”,  – диде... 

Халкым дип янып-көеп йөргәндә

21 яшеннән авыл Советы депутаты булган яшь ханымны әледән-әле җирлек рәисе булырга чакыралар. Зур эшләр йөкләнәчәген яхшы аңлап, каршы килүенә карамастан, 1985 елда Флера Барыевнаны әлеге җаваплы вазыйфага сайлыйлар. “Җирлек депутатлары минем өчен тавыш биргәндә елап утырдым. Аннары елый-елый эшләдем”, - ди Флера апа. Чөнки ул үзенең агым белән генә бара алмаячагын,  җаны-тәне белән бар мәсьәләне хәл итәргә тырышачагын яхшы белә.
Шушы 90 нчы – 2000 нче елларда  өч авылны – Иске һәм Яңа Чаллы, Бибай Чаллысын үз эченә  алган җирлектә илнең бар төбәкләрендә кебек үк зур эшләр башкарыла. Шәхси йортларга зәңгәр ягулык, “Чиста су” программасы буенча сулар кертелә, телефон элемтәсе булдырыла.
–     Ул вакытта авыл Советының транспорты юк. Һәр эш өчен йорт саен акча җыярга кирәк. Бу эштә мәктәп укытучылары да, мәдәният йорты эшчеләре дә бик булышты. Авыл Советындагы сәркатип, хисапчыга да алны-ялны белми эшләргә туры килде. Безнең халык әйткәнне шундук күтәреп ала, ярдәм итә иде. Шуңа да ул зур эшләрне без районда беренчеләрдән булып эшләп чыктык, – ди әңгәмәдәшем.
Иске Чаллы авылына – мәктәп, юллар салыну вакыйгасы – китап язарлык үзе бер тарих. 
–     1995 елда район җитәкчесен алмаштырганда республикабыз Президенты Минтимер Шәймиев үзе үк килде. Президиум утырышы булды, мин аның әгъзасы идем. Беренче рәттә Президент аппараты җитәкчесе белән янәшә утырдык, аңа зур зарымны – Иске Чаллы авылына мәктәп кирәклеген әйтә алдым. Утырыш төгәлләнгәннән соң, ишектән Президент янәшәсеннән үк чыгарга туры килде. Күрәсең, республика башлыгына сораулы карашымны төбәгәнмендер: “Бу ханымга ни кирәк? “ – дип сорады ул. “Мәктәп кирәк аңа, мәктәп”, – дигән җавап яңгырады. “Ярар, приёмга килсен”, – диде М.Шәймиев. Менә шуннан аның кабул итүенә бардым. Нәтиҗәдә, 5 ел йөргәннән соң, авыл мәктәпле һәм юллы булды.

Бибай Чаллысы да юллы була

Әмма авыл Советы рәисен тагын бер мәсьәлә тынгылык бирми. Бибай Чаллысы авылы халкы юлсызлыктан газаплана. Республика Президенты катнашында җирлек Советы депутатлары белән съезд үтә, анда Флера апа Барыевнаның үзенә дә чыгыш ясау билгеләнә. Шундый утырышта катнашканда, мөмкинлектән файдаланырга кирәк, дип фикер йөртә эшлекле ханым. Нәтиҗәдә,ул вакыттагы район башлыгы Фердинат Дәүләтшин булышлыгы белән үтенеч хаты языла. 
–     Тәнәфес вакытында Президентыбыз Минтимер Шәймиевка таба киттем. Әмма аның яшәнәсендәге кешеләр мине үткәрмәскә тырышып, каршы төштеләр. “Миндә корал юк, кулымда кәгазь, хат”, – дип аңлатырга тырыштым. Минтимер Шәймиев сүзләремне ишетеп алып: “Хатын алыгыз”, – диде. Шуннан соң әле берничә тапкыр тагын Президентның кабул итүенә барырга туры килде. Берсендә “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты да бар иде. “Ничек шулай кечкенә авылга юл сорап йөри аласыз?” – диде ул шунда һәм хәтта ул турыда язып та чыкты. “Ничек инде, анда бит кешеләр яши, тормыш бара”, – дип аптырадым мин. Нәтиҗәдә, берничә ел йөри торгач, Бибай Чаллысы авылы үзәгенә кадәр юл салынды, –  дип сөйләде, башлаган эшен ахырына җиткерә алучы Флера ханым. 

Бүген дә үз авылы кешеләре белән...

Үткен, халык алдында үз сүзен әйтә белгән Флера Вафина РСФСР халык депутанына кандидат булган Мөхәммәт Сабиров, 1996 елда кабат ТР Президентына кандидат М. Шәймиевнең агитаторы да була. 1989 елда Югары Советка үзе дә депутатлыкка кандидат итеп тәкъдим ителә... 
Билгеле, ул вакыттагы эшләрне, тормышны шул чор кешеләре күбрәк аңлый,  алар яхшырак күз алдына китерәдер. “Ул заманда хезмәттәшләремнең һәркайсына күп вазыйфа йөкләнгән, һәркем тырышып эшли иде. Сез, яшьләр, аларны белмисез шул”, - дип кабатлады Флера апа да, сүзләремне раслап.
Җәмәгатьчелек эшләре белән беррәттән, син өйдә хуҗабикә, ана да бит. “Шәхси тормышымда зур авырлыклар булды. Өстәвенә, бердәнбер улым Марсель дә бала вакытында бик нык авырды. Аның белән айлар дәвамында хастаханәдә дә ятарга туры килде. Мин үзем кыю түгел идем, әмма тормышымдагы шушы авырлыклар мине әрсезләндерде, юл ярып барырга мәҗбүр итте”, – ди ул. 
Бүгенге көндә дә Флера апа туып үскән һәм күп хезмәт куйган авылында яши. Улы Марсель гаиләсе белән Казан шәһәрендә төпләнгән. Зур байлыгы – өч оныгы бар. Үзе исә дин юлында.
– Гарәп алфавитын өйрәндем. Коръәнне укый алам. Шуңа да мәҗлесләргә Коръән сүрәләре укырга чакыралар. Мәет юуда да катнашам, – дип сөйләп үтте Флера апа, хәзер ничек яшәве турында кызыксынгач.
Бу сүзләрне ишеткәч, үзеннән-үзе әлеге ханым бүген дә халык белән, бүген дә ул хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышып яши, дигән фикер туа.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Флера Барыевна безне укыткан иде. Дәресләрдән соң да бик күңелле була иде, мәктәп гөр килеп тора иде. Рустеле укытучысы Рушания апа белән бергәләп бию, хор, драма түгәрәкләре оештыра иделәр, ел саен Матакта үткәрелә торган смотр-конкурсларда әдәби-музыкаль композицияләр белән катнашып, призлы урыннар ала идек.