Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәракшиннар истәлегенә бәйге

"Алинә" универсаль спорт залында бертуган Фәракшиннар истәлегенә милли көрәш бәйгесе булды. Үргәгар авылында туып-үскән Илмир һәм Илсур Фәракшиннар - күп тапкырлар район Сабантуйлары батырлары булган оста көрәшчеләребез иде. Бәйгене ачу тантанасында аларның энеләре Илнур катнашты, оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде. Ярышларда Алексеевск, Чистай, Нурлат һәм үзебезнең район көрәшчеләре - йөздән артык ир-егет...

"Алинә" универсаль спорт залында бертуган Фәракшиннар истәлегенә милли көрәш бәйгесе булды.

Үргәгар авылында туып-үскән Илмир һәм Илсур Фәракшиннар - күп тапкырлар район Сабантуйлары батырлары булган оста көрәшчеләребез иде. Бәйгене ачу тантанасында аларның энеләре Илнур катнашты, оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде. Ярышларда Алексеевск, Чистай, Нурлат һәм үзебезнең район көрәшчеләре - йөздән артык ир-егет көч сынашты. Киеренке көрәштә районыбыз командасы беренче урынны яулады. 9-11 яшьлекләр арасында төрле авырлык категорияләрендә Иске Тахталыдан Давид Хәйруллин, Базарлы Матактан Альберт Рәхмәтуллин, Илзат Әхмәров беренчелекне яулады. Ә 12-14 яшьлекләр арасында Салманнан Алмаз Хәйруллин, Базарлы Матактан Илназ Хәмидуллин, Алпардан Илнар Демидов һәм Анар Масимов, Иске Тахталыдан Максим Иванов, Түбән Әлкидән Фәнзил Мисалов җиңүче булдылар. 16 яшьлекләр арасында Базарлы Матактан Руслан Нуретдинов (95 кг) батыр калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев