Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәридә Яруллина - кеше хокуклары буенча уполномоченныйның Әлки районында ярдәмчесе

Моннан берничә ел элек гимназия директоры Фәридә Госман кызы Яруллинага көтелмәгән, әмма гаять кызыклы тәкъдим ясыйлар - Татарстанда кеше хокуклары буенча уполномоченныйның җәмәгать ярдәмчесе булып эшләргә. Үзе өчен бик үк таныш булмаган эшкә зур җаваплылык хисе белән алына ул. Шулай булмыйча, хәзер бит аңа үзләрен гаделсезгә рәнҗетелгән, хокуклары кысылган дип...

Моннан берничә ел элек гимназия директоры Фәридә Госман кызы Яруллинага көтелмәгән, әмма гаять кызыклы тәкъдим ясыйлар - Татарстанда кеше хокуклары буенча уполномоченныйның җәмәгать ярдәмчесе булып эшләргә. Үзе өчен бик үк таныш булмаган эшкә зур җаваплылык хисе белән алына ул. Шулай булмыйча, хәзер бит аңа үзләрен гаделсезгә рәнҗетелгән, хокуклары кысылган дип санаган гаиләләрне дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, вазыйфалы затлар каршында якларга туры киләчәк.

-Беренче эш итеп законнарны өйрәнүгә керештем. Кеше хокуклары буенча уполномоченный Сәрия Сабурская безгә - үзенең ярдәмчеләренә карата гаять игътибарлы, бер генә соравыбызны да җавапсыз калдырмый, төрлечә булышып тора. Еш кына семинарларга барабыз, укуларда булабыз. Әле менә ике атна элек кенә шундый укуларда булып кайттым,-дип сөйли Фәридә Госман кызы.

Кеше хокуклары буенча уполномоченный дигән төшенчә, безнең өчен яңа булса да, Европа илләрендә урта гасырдан ук билгеле. Әмма Россиядә омбудсменнар 1993 елда яңа конституция кабул ителгәч кенә барлыкка килә. Татарстанда бу вазыйфа 2000 елда раслана. Кеше хокуклары буенча уполномоченныйның төп эше - кеше һәм гражданинның хокук һәм ирекләрен һәм дәүләт яклавын гарантияләү, дәүләт һәм җирле үзидарә органнарының аларны бозмавына, ихтирам итүенә ирешү.

-Нинди хокуклар турында сүз бара соң? Безгә бигрәк тә хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге хокукларны якларга туры килә. Чөнки әлегә кадәр хезмәт хакларын вакытында һәм тулысынча түләмәү очраклары бар бит. Әйтик, узган 2015 елда хезмәт закончалыгын бозуга кагылышлы 8 мөрәҗәгать алынды. Хезмәт шартларының куркынычсызлыгы белән бәйле мәсьәләләр дә очрый. Эш урыннарында бәхетсезлек очракларын кисәтү буенча безнең районда күп чаралар күрелә, дип үз эше турында сөйли Фәридә Яруллина.

Аның әйтүе буенча, кешенең торакка, сәламәтлеген саклауга, медицина ярдәме алуга, яшәү урынын сайлауга һәм башка хокуклары үтәлешен дә игътибарсыз калдырмый омбудсмен. Узган елда медицина хезмәте күрсәтү буенча 9, мәгарифкә кагылышлы 12, торак-коммуналь хезмәтләр буенча 10, социаль тәэминат һәм халыкны социаль яклау хакында 10 мөрәҗәгать кергән.

-2015 елда миңа тормышыбызның төрле өлкәләренә кагылышлы 74 шәхси шикаять һәм мөрәҗәгать кабул итәргә туры килде. Аларның барысына да гамәлдәге закончалыктан чыгып җавап һәм аңлатма бирелде,-дип билгеләп үтә җәмәгать ярдәмчесе.

Тормышта төрлесе була, катлаулы хәлләр дә килеп чыга. Кайчак алардан чыгу юлын табу ансат түгел, төрле законнарны белергә кирәк. Шуны истә тотып, уполномоченный ярдәмчесе Россия пенсионерлар Союзының район оешмасы рәисе Рәйсә Хәбибуллина белән берлектә Хокук ярдәме көннәре уздыра.

Аларның соңгысы әле күптән түгел, 16 мартта үткән. Район прокуроры Руслан Гыйзәтов, адвокат Шамил Хәйруллин, нотариус Лилия Казанбаева, Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Рәис Галләмов һәм башка белгечләр, җитәкчеләр халыкка закон таләпләрен, хокук һәм вазыйфаларны бик теләп аңлаталар, киңәшләр бирәләр. Алар шулай ук авылларга да баралар, авыл халкына хокук ярдәме күрсәтәләр.

-"Гаилә тормышы нигезләре" дигән курслар оештырдык, әле генә өйләнгән парлар, өлкән сыйныф укучылары өчен лекцияләр, очрашулар үткәрәбез. Әле менә 1 апрельдә район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина катнашында чираттагы дәресләрне уздырдык кына,-ди Фәридә Госман кызы.

Кеше хокуклары буенча уполномоченный ярдәмчесе буларак, ул чакырылыш комиссиясе эшчәнлегендә катнаша, армиягә җыенучылар өчен хокук белемнәре мәктәбе оештырган. Ә 2013 елдан башлап "Халык контроле" мәгълүмат системасына җибәрелгән хәбәрләрне күзәтеп бара.

-Әлкилеләрнең активлыгы үсә: система эшли генә башлаган елда 2 мөрәҗәгать теркәлгән булса, узган елда аларның саны 9 га җиткән. Кешеләрне авылларыбызның төзеклеге, юл хәрәкәтен җайга салу, юлларны ремонтлау, чиста су белән тәэмин итү кебек проблемалар борчый,-ди ул.

Менә шундый мөһим эшчәнлек алып бара кеше хокуклары буенча уполномоченныйның җәмәгать ярдәмчесе Фәридә Яруллина. Ул һәр атнаның сишәмбесендә 14.00 сәгатьтән соң үзенең эш урынында - гимназиядә кабул итә. Хокукларымны бозалар, ирегемне кысалар, дип борчылучыларны игътибар белән тыңлап, закон кысаларында ярдәм итәргә тырыша. Үз эшен олы җаваплылык белән башкара Фәридә Госман кызы. Аны әле генә шушы вазыйфага кабат сайлап-билгеләп куйганнар. Димәк, ышаналар…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев