ФРОНТТАН АЯКСЫЗ КАЙТКАН ВЕТЕРАН – УН БАЛА АТАСЫ
Бөек Ватан сугышы инвалиды Хазим Фәхретдинов бүген Түбән Әлки авылында кызы Карибә тәрбиясендә яши.
Сугыш кырында бер аягын югалтып кайтса да, гомере буе хезмәттә, хәрәкәттә булган көр күңелле, нык рухлы ветераныбыз ул.
Татарстан Дәүләт архивы идарәсе рес п у б л и к а б ы з д а г ы Бөек Ватан сугышы ветераннарының тавышларын яздырып, фондларда саклау эшен башлаган. Фашистларны җиңгән сугыш к а һ а р м а н н а р ы н ы ң үзләре сөйләгән тормыш хатирәләре язмаларда киләсе буыннарга кадәр җитәчәк.
Район башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Елена Васяйчева белән без– редакция корреспонденты да Хазим ага Фәхретдиновның и с т ә л е к л ә р е н тыңларга дип юлга кузгалдык.
Хазим ага без килгәндә йокы бүлмәсендә намаз укый иде. Кызы Карибә белән күрше бүлмәдә сөйләшәбез.
–Әти әле соңгы айларда чирләбрәк тора. “Өйдә сулыш җитми”, дип, көне буе йортта йөри, һавада утыра. Ул бит гомергә тик торуны белмәде, гел хәрәкәттә иде. Бер аягы булмаса да, җәяү йөргәндә аның артыннан җитешми идек,– дип сөйли кызы.
Хазим Мәрдегалләм улы Югары Әлкидә туып үскән, гомер буе шунда яшәгән. Беренче хатыны 1961 елда вафат булгач, Мөслимә апа белән тормыш корганнар. Аның белән 55 ел гомер иткәннәр, ун бала үстергәннәр. Берничә ай элек кенә Мөслимә апа мәңгелеккә күчкән. Бу югалтуны Хазим абый бик авыр кичергән. “Дөньям бушап калгандай булды. Соңгы вакытта чирләп торуым да шуннан ахры”,–ди ул.
Өлкәнәйгән әти- әнисен Түбән Әлкидә яшәүче кызлары Карибә аларга барып та, кыш чыгарга үзләренә алып килеп тә караган. Соңгы бер-ике елда инде үз янына алып тәрбияләгән. Аларның өйләре иркен, бөтен уңайлыклары булдырылган. Һәр җирдә пөхтәлек, җитешлек хөкем сөрә.
…Менә Хазим абый да безнең янга чыгып, әңгәмәгә кушылды.
–Инвалид исемен йөртсәм дә, мин гомер буе хезмәттән аерылмадым. Нинди эшкә тотынсам да, һәрчак җиренә җиткереп башкарырга тырыштым. Терлекчелектә бригадир булып эшләгәндә азыкны бик сыйфатлы эшләтә идем. Бер сәнәк терлек азыгын да боздырмадым. Минем бригада сарык үрчетү буенча күп еллар районда беренче булды. Әле тирә-күрше авыл фермаларына кышын терлек азыгы белән булыша идек,– дип искә ала 94 яшьлек ветеран.
–Хазим абый, сезгә бер аяксыз килеш колхоз эше белән шулай чиләнмәсәгез дә ярагандыр бит?
–Улым, без бит ун бала үстердек. Аларны аякка бастырырга, башлы-күзле итәргә инвалид акчасы гына җитәме инде…
–Гаиләгез ишле булган шул. Димәк, балаларны бик яраткансыз?
–Бик яраттым. Һәр бала үз бәхете белән туа бит. Өебез бала-чага тавышыннан гөрләп торды безнең. Мин күп балалы йортның һәр көне бәйрәм кебек үтә дип саныйм. Хәзер менә оныкларымны, оныкчыкларымны сөям. Алар да мине ярата, еш кайталар, хәлемне белешеп торалар.
Б о л а р н ы сөйләгәндә Хазим абыйның йөзләре балкып, күңеле тагын да үсеп киткән сыман тоелды миңа. Өлкән ветеран белән күбрәк аралашкан саен аның энергиясе ташып торуга, зиһененең ачык, хәтеренең искиткеч әйбәт булуына инанасың.
…Сугышка аны 1943 елны алалар. Аннан җиде ай буе аларны Суслонгер лагеренда интектергәннәр. Мари урманнары уртасында урнашкан бу лагерьне “үлем лагере” дип тә йөрткәннәр. Биредә солдатлардан пулеметчылар әзерләргә тиеш булалар. Әмма өйрәнүләр агач мылтыктан ары узмый. Биредә солдатларны кыйнау, ачка тилмертү гадәти хәлгә әйләнә. Кешеләр дистәләп кырыла. Бу мәхшәр турында хатка язарга, туганнарга хәбәр итәргә дә ярамаган. Алай да бу корткычлык турында ниндидер юллар белән Мәскәүгә җиткерә алалар. Шуннан монда тикшерү, гаеплеләрне кулга алу башлана.
Бу мәхшәрдән, бәхеткә, Хазим абый исән-сау чыга. 1943 ел азагында ул фронтның алгы сызыгына эләгә. Украина фронтында пулеметчы булып фашистларга каршы сугыша. Шунда минага эләгеп каты яралана. 60 килограммлы тимер көпчәкле пулеметы бер кырыйга тәгәри, Хазим абый көчле җәрәхәтләр белән икенче якка. Үзе исә бүген: “Ярый әле сукалаган кырда минага эләктем, югыйсә исән дә калмый идем, йомшак җир коткарды”,–ди.
Хазим абыйның сул аягы бик нык теткәләнгән була. Аны хәрби госпитальдә ампутациялиләр. Ә тәненә эләккән мина ярчыкларын ул дистә еллар буе йөрткән. Әлеге ярчыклар хәзер Түбән Әлки мәктәбе музеенда саклана икән.
Бик озак г о с п и т а л ь л ә р д ә дәваланганнан соң, 21 яшьлек фронтовик Хазим туган якларга әйләнеп кайта.
С а у - с ә л а м ә т кешеләрдән ким яшәми ул – урман чыгарып йорт сала, сарай, мунчаларын да яңаны җиткереп тора. Авырып хастаханәдә ятуны белми, гел хезмәттә була. Әле соңгы елларда чирләп хастаханәгә эләккәч, тәрбия әйбәт булса да, дәвалау курсын да үтмичә, өйгә кайтаруларын сораган.
Хазим абый тормышыннан бик канәгать. “Хөкүмәт бик кайгырта безне, нинди генә ярдәм күрсәтми”,– дип кат- кат әйтте.
– Р а й о н ы б ы з җитәкчесе Александр Никошин да бездә еш була. Гел хәлемне сорашып, нинди ярдәм кирәк, дип кенә тора. Бу кече күңелле җитәкчегә бик рәхмәтле мин,– ди ветеран. Аннан өстәп куя:
–Әле бик тә яшисе килә. Дөньялар матур бит!
Хазим абый Югары Әлкидән Бөек Ватан сугышына киткән авылдашларын исемнәре белән хәтерли. Күпмесенең фронтта башларын салуын да санап бирде.
–Хәзер берсе дә исән түгел инде. Күп гомерләр узды бит. Ф р о н т о в и к л а р н ы ң күбесе, сугыштан исән кайтса да, яшьли вафат булды, шунысы кызганыч, – ди ул сагыш белән.
Хазим абый безне орден-медальләр белән тулы костюмын киеп аягөсли озатып калды. “Оланнар, сезнең белән тагын күрешергә язсын иде әле”,–дип саубуллашты.
Безнең бу аралашу, ветеранның диктофонга яздырылган хатирәләре мәңгелек саклауга дәүләт архивына юлланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев