Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Габдрәүф Шәфигуллинны "Әлки хәбәрләре"ндә эшләгән һәркем җылы сүзләр белән искә төшерә

Габдрәүф Шәфигулла улы Шәфигуллинны район газетасында эшләгән һәркем җылы сүзләр белән генә искә төшерә.

 

Рәшит Хәбибуллин, 1976-2017  елларда район газетасының тәрҗемәчесе, дубляж буенча баш редактор урынбасары:

–Рәүф Шәфигуллович тирән белемле, беренче чиратта үзенә карата таләпчән, акыллы кеше иде. Ул бит сугыш чоры баласы. Әтисе фронтка киткәч,  әнисе ике улын үзе генә үстергән. Бик авыр булган аларга. Бәхетләренә, әтиләре сугыштан әйләнеп кайткан. Әмма Рәүфкә барысына да үз көче белән ирешергә туры килгән, хәтта югары белем алу өчен университетка укырга да кергән ул. Әмма яшьлек максимализмы комачаулагандырмы – соңгы курста декан белән телгә килеп, укуын ташлап киткән. 
Миңа болай дия иде: «Рәшит, онытма, сүз дәвалый да, яралый да. Ялгыш әйткән сүз җәрәхәтләргә мөмкин, ә җылы сүз җанны җылыта, көч бирә».
Рәүф Шәфигуллович хезмәтне бик ярата, актив, кызыксынучан кеше иде. Апабыз Рушания белән ике малай үстерделәр. Пенсиягә чыккач, бераз миңа ияреп балыкка да баргалады... Әмма чын балыкчы булырга өлгермәде шул, дөнья белән бик иртә хушлашты...

 

Мәдинә Гыйльметдинова, 1971-2009 елларда секретарь-машинистка, текст басучы булып эшләде:

Рәүф абыйны бары җылы хисләр белән генә искә алам. Барыбыз да шулайдыр, мөгаен, мин генә түгелдер. Бик тә әйбәт кеше иде бит ул! Тәртипле – үзеннән беркайчан начар сүз ишетмәдем. Уйламый гына берни әйтмәс, хәтта шелтәләгәндә дә каты бәрелмәс. Аралашучан иде, берәр кызыклы нәрсә укыса, кабинетыннан чыгып башта миңа, аннары бүтәннәргә укый иде. Ул бит күбесенчә сәяси темаларга язды. Баш мәкаләләрне үзе иҗат итә иде. Хәрефләре матур, ачык, җөмләләре дөрес, бер хатасыз... Район партия оешмалары эшчәнлеген яктырту да аңа йөкләнгән иде. Ә бусы ул чорда аеруча җаваплы эш иде бит! Аны иң оста журналистларга гына куша иделәр.
Бик ачык иде редакторыбыз, бәйрәмнәрдә җырлап та җибәрә, озын-озын шигырь-хикәяләрне яттан сөйли иде ул. Аның: “Однажды отец Онуфрий...” дип башланган хикәясен көлә-көлә тыңлый идек... Истәлекләребез аңа дога булып ирешсен, рухы шат булсын...

 

Лаеклы ялга таралышып беткән хезмәттәшләребез белән очрашканда аны телгә алмый калган очраклар сирәктер. Чөнки Рәүф абыебыз бик тә кешелекле, ачык күңелле һәм ярдәмчел иде бит.
Ул үзе безнең якныкы түгел, ә күршебез, Куйбышев районының Яңа Рәҗәп авылы егете иде. Туган авылын, күрше-күләннәрен еш кына сагынып искә  төшерә, менә пенсиягә генә китим, авылга кайтам әле, барысын да йөреп чыгам әле, дип киләчәккә планнар кора торган иде. Зиратларына барып, сабакташларының каберләренә баш ияргә хыялланды. Әмма, кызганыч, өлгермәде шул...
Март ае  төрле елларда район газетасын чыгаруда катнашкан журналистлар, корректор, басучы вазыйфаларын башкарган хезмәттәшләребез, көннәр буе вак хәрефләрдән башта колонкалар, ахырдан тулы газета битләре җыйган типография эшчеләре, аннары төне буе газетаны станокта кәгазьгә төшереп иртәнге сәгатьләрдә почтага илтергә әзерләгән бастыручыларыбыз өчен истәлекле, кадерле ай. Чөнки район газетасының беренче саны нәкъ менә мартта басылып чыккан санала. Һәрхәлдә сакланып калган мәгълүматлар шуны раслый. Мөгаен, 1932 елга чаклы да ниндидер газета булгандыр, әмма ул турыда берни дә мәгълүм түгел шул...
Совет чорында, халык коммунистлар партиясе җитәкчелегендә яшәгәндә һәм эшләгәндә, редакциягә хезмәткәрләрне дә вак тишекле иләк аша үткәреп алганнар. Габдрәүф Шәфигуллин 1973 елда редактор урынбасары булып килә “Коммунизм юлы”на. Армиядә хезмәт иткән офицер, лейтенант дәрәҗәсендә, югары белемле... Үзенең КПСС Үзәк Комитеты каршындагы югары партия мәктәбендә укуы турында безгә дә еш сөйли иде ул. Әлеге мәктәптә матбугат хезмәткәрләре әзерләүче  бүлекне тәмамлый ул. Билгеле инде, редакциядә аңа сәяси бүлекне җитәкләүне ышанып тапшыралар. Дөрес, төрле елларда радио корреспонденты, авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире булып та эшли Габдрәүф Шәфигуллин. Ә 1991 елның ахырында аңарчы баш редактор булып эшләгән Рафик Галләм улы Шәйхетдинов авырып киткәч, җитәкче вазыйфаларын башта вакытлыча, аннары даими башкаруга керешә. Барыбыз өчен дә катлаулы чор иде ул. Коммунистлар партиясе таркатылды, СССР дигән бөек илебез – тугандаш республикалар бер-бер артлы аерылып чыгып, Россия Федерациясе генә торып калды. Моңарчы барысы да аңлаешлы, гади иде, хәзер инде берни дә аңлашылмый... Акрынлап идеология дә үзгәрә – элек ак дип саналганны кара дип раслый башладылар, барыбыз да дөрес дип уйлаганнар ялган, ялгыш икән бит. Боларны ничек кабул итәргә, аңларга һәм, районның бердәнбер мәгълүмат чарасы булган “Коммунизм юлы” битләрендә нинди сүзләр белән халыкка аңлатырга соң? Хәзер бит газетаның атамасы да урынсыз тоела – коммунизмга ышанычлы юл тотуыбыз дөрес булмаган икән бит. Баш редакторыбыз журналистларны үз бүлмәсенә җыйды да:
–Коллегалар, өстән күрсәтмә бар, газетаның исемен алыштырырга кушалар. Фикерләрегезне әйтегез,–диде.
Ул вакытта редакциядә унлап журналист эшли иде. Уйга калдык. Төрле атамаларны әйтеп-әйтеп карадык – килешми кебек. Аннары кемдер “Район хәбәрләре”, “Әлки районы яңалыклары” дигән сүзтезмәләрне тәкъдим итте. Шуларны “сүтә-ялгый” “Әлки хәбәрләре” дигәнгә тукталдык.
Ә замана катлаулануын дәвам итте. Бигрәк тә финанс мәсьәләләре “бугаздан алды”. Газетаны үз типографиябездә бастырабыз, ә моның өчен кәгазь кирәк. Аны зур рулоннар белән кайтаралар, ир-атлар тәгәрәтеп кәгазь кисү машинасы янына китерәләр, җайланмага урнаштыралар. Рулонны сүтеп А-2 форматында кисәләр (газета бите кадәр)... Менә шушы кәгазьнең дә бәясе кыйммәтләнә тора. Газета район бюджетыннан финансланганлыктан, акча бүлеп бирү торган саен кыенлашты. Рәүф абыебыз авыр хәлдән чыгуның юлын тәки тапты бит! Безне гадәттәгечә үз янына җыйды да:
–Алга таба газетаны атнага ике сан гына чыгарачакбыз. Депутатларның район советы утырышында карадылар, килештеләр һәм шундый карар  чыгардылар,–диде. Без җиңел сулап куйдык...
Хезмәт хакларын да 2-3 айга бер генә бирә башладылар, кибеттәге азык-төлекне талонга гына саталар. Редакторыбыз, авыр сулап һәм бөтен сабырлыгын җыеп, район финанс бүлегенә, Вячеслав Алексеевич Шувалов каршына китә. Тыйнак һәм зыялы Рәүф абыйның ишекләрне киереп ачып керү гадәте бөтенләй юк иде. Китә дә югала, күз күгәртеп көтәбез үзен. Керүен күрүгә аңлыйбыз инде – кире борганнар. Әмма: “Акча булдымы, Рәүф Шәфигуллович?”–дип өметләнеп сорап куябыз. Ә ул ике кулын ике якка җәеп: “Нет ничего!” ди һәм кабинетына кереп китә.
Коридорда шаулашабыз – акчасыз ничек яшәргә, балаларыбыз бар, аларны ничек асрарга? Редакциядә ирле-хатынлы эшләүчеләр дә бар иде, аларга бигрәк кыен... Редакторыбыз бүлмәсендә утырса да, безнең аһ-зарны ишетә иде, билгеле. Без таралышкач, әле беребез утырган бүлмәгә, әле икенчебезнекенә керә дә:
–Әйдә әле минем кабинетка!-дип  чакырып йөри. Янына кергәч, почмактагы сейфның ишеген ача да:
–Менә әлегә шуңа риза булып тор инде, күбрәк бирә алмыйм,– дип берничә кәгазь акча алып бирә. Рәүф абыйның аеруча гаугалы бер хезмәткәребезгә үз акчасыннан хезмәт хакын айныкын айга биреп барганын күптән түгел генә ишетеп белдем әле.
Менә шулай социализмнан коммунизмга күчеш чоры авырлыкларын җитәкчебез безнең белән бергә кичерде. Шундый кешене ничек хөрмәт итмисең ди?! Алай гына түгел, барыбыз да ярата идек без аны. Беркайчан авыр сүз әйтмәс, ачуланмас, рәнҗетмәс иде. Эш көне ахырына якынлаша башласа, ишекне ачыр да:
–Әллә бүген өйләрегезгә кайтырга уйламыйсызмы? Җитәр, калганын иртәгә эшләрсез. Ирләрегезгә аш пешерегез, балаларыгыз да сагынгандыр,–дип ашыктырыр иде безне.
Әйбәт эшләгәнне, язганны күрә һәм мактый белде; бәйрәмнәрдә һәрчак арабызда булды Габдрәүф Шәфигуллович. Бөтен барлыгы белән журналист, газетачы иде ул. Мөгаен, шуңадыр, редакциядән аерылуны авыр кичерде: лаеклы ялга киткәч озак яшәмәде ул... 2002 елның салкын декабрендә җитәкчебез, хезмәттәшебез, өлкән иптәшебез Габдрәүф Шәфигуллинны соңгы юлга озаттык... Әмма аннан соң 20 ел вакыт узса да, барыбызның да хәтерендә бик тә зыялы, акыллы, якты кеше булып саклана ул. Менә кабинет ишеге ачылып китәр дә, Рәүф абый килеп керер, “хәлләр ничек?” дип сорар һәм: “Киңәшләшеп аласы иде, минем бүлмәгә җыелыгыз әле,–дип әйтер сыман...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев