Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гамәлдәге Президент Рөстәм Миңнеханов өчен татарстанлыларның 83,4 проценты тавыш биргән

РФ Үзәк сайлау комиссиясенең беренчел мәгълүматлары буенча, Татарстан халкының 83,4 проценты Президент вазыйфасына Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш биргән.

Тавышлар саны буенча икенче урында – Альмир Михеев (4,87 процент). Альфред Вәлиевкә сайлаучыларның 4,62 проценты, Олег Коробченкога  – 3,59 проценты, Владимир Сурчиловка 2,81 проценты өстенлек биргән.

28 нче Түбән Кама бер мандатлы  сайлау округы буенча Россия Дәүләт Думасы депутатын өстәмә сайлауда исә лидер – Олег Морозов. Ул сайлаучыларның 73,42 процент тавышын җыйган.

Кандидатлар арасында икенче урында – Альберт Яһудин (9,34 процент). Илнар Сираевның нәтиҗәсе – 6,83 процент, Николай Барсуковның – 3,77 процент, Андрей Колосовның – 3,72 процент, Леонид Стражниковның – 2,3 процент.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев