Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан Никита Зиньков Куркачида хәрби әзерлек үткән

Базарлы Матактан Никита Зиньков бер атналык хәрби курслар үтеп, югары нәтиҗәгә ирешкән. Никита кечкенәдән кекусинкай-каратэ белән шөгыльләнә. Ул республика һәм ил күләмендә үткән ярышларда югары нәтиҗәләргә иреште. Егет спорт мастерлыгына кандидат. Яше тулып, киләсе елда Никита хәрби хезмәткә чакырылырга тиеш. Ул дестантчы булып хезмәт итәргә хыяллана, үзен шуңа әзерли. Әле...

Базарлы Матактан Никита Зиньков бер атналык хәрби курслар үтеп, югары нәтиҗәгә ирешкән.

Никита кечкенәдән кекусинкай-каратэ белән шөгыльләнә. Ул республика һәм ил күләмендә үткән ярышларда югары нәтиҗәләргә иреште. Егет спорт мастерлыгына кандидат. Яше тулып, киләсе елда Никита хәрби хезмәткә чакырылырга тиеш. Ул дестантчы булып хезмәт итәргә хыяллана, үзен шуңа әзерли. Әле генә Казан янындагы Куркачи бистәсендә хәрби әзерлек үтеп кайткан. Шунда өч тапкыр парашют белән самолеттан сикергән. Никита марш-бросок, мылтыктан ату кебек дисциплина төрләрендә дә нормативлар үтәгән. Хәзер инде парашют спорты буенча да өченче разрядка ия ул һәм аңа яшел берет, тельняшка киеп йөрергә рөхсәт ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев