Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көрәшче сөлгесе – кызның нечкә билендә

Көрәшче дигәч тә, нык беләкле, киң җилкәле баһадир ир-егетләрне күз алдына китерәбез, шулай бит? Һәрхәлдә нечкә билле җыйнак кыз бала образы тумый шул инде күңелдә. Күптән түгел билбаулы көрәш буенча Россия беренчелегендә җиңү яулаган Регина Нуртдинова белән сөйләшкәндә әнә шундый каршылыклы уйлар аптыратты мине. -Абыем Илгизәр көрәш белән шөгыльләнә иде,...

Көрәшче дигәч тә, нык беләкле, киң җилкәле баһадир ир-егетләрне күз алдына китерәбез, шулай бит? Һәрхәлдә нечкә билле җыйнак кыз бала образы тумый шул инде күңелдә. Күптән түгел билбаулы көрәш буенча Россия беренчелегендә җиңү яулаган Регина Нуртдинова белән сөйләшкәндә әнә шундый каршылыклы уйлар аптыратты мине.
-Абыем Илгизәр көрәш белән шөгыльләнә иде, ул кызыктырды, курыкма, син булдырачаксың, дип күңелемне үсендерде. Әмма кинәт кенә җыенмадым әле, икеләндем. Нәрсә дисәң дә, сүз бит гимнастика я спортның шундый кызлар өчен дә "ярашлы" төре турында бармый бит.
Ул арада абыем китеп тә барды. Ә сүзләре һич онытылмый гына бит! Шуннан түзмәдем, әтиемә әйттем, әйдә, барып карыйк әле, дим. Ул каршы килмәде,-дип ояла-ояла гына сөйләп бирде Регина үзенең ничек көрәшче булып китүе турында.
Шулай әтисе җилкәсенә "ышыкланып", Регина, ул чакта әле алтынчы сыйныф укучысы, көрәш секциясенә юл тота. Аны бик әйбәт каршылыйлар, булачак тренеры Илдар Әхмиров кызда үз көченә ышаныч уята ала. Тырышып-тырышып көрәш алымнарын өйрәнә Регина, тренировкаларны калдырмый. Өйрәнүләр вакытында аңа нигездә малайлар белән көч сынашырга туры килә.
-Спортның зур физик хезмәт, хәтта рухи көч таләп итә торганын сайлагансың. Мөгаен, үз алдыңа бер максат куйсаң гына көрәштә уңышка өметләнеп буладыр. Бармы шундый максатың?-дип сорадым Регинадан.
-Әйе, дөрес әйтәсез,-дип ризалашты ул. -Мин ел ярым шөгыльләнәм инде. Ансат түгел. Шул арада кулымны да сындырып алдым. Дүрт ай көрәшне онытып торырга туры килде. Әнием кызганды инде, әллә соң ташлыйсыңмы, ди. Юк, мәйтәм, чемпион булмыйча туктамыйм. Россия беренчелегендә көрәшче кыз бар иде, көндәшем, шуны бик тә җиңәсем килгән иде.
-Җиңдеңме соң?
-Регинага аның белән бил алышырга туры килмәде, ул кыз башка үлчәү категориясенә күчте,-дип сүзгә кушыла тренер Илдар Әхмиров. -Ил беренчелегендә җиңү яулады.
-Беренче зур җиңүне хәтерлисеңме? Нинди хисләр кичергән идең ул вакытта?
-Иң беренче, үзем өчен бик мөһим җиңүгә Нурлатта үткән районара ярышларда ирештем. Пьедесталның беренче баскычында басып тору гаять күңелле булды, билгеле. Аннары Аксубайда Татарстан беренчелегенә ярышларда, икенче урын, Түбән Камада беренче урын алдым.
-Соңгы зур җиңүе аеруча мөһим безнең өчен. Казанда Россия беренчелегенә ярышларда үз үлчәү категориясендә Регина беренче булды. Шулай итеп, билбаулы көрәш буенча дөнья беренчелегенә ярышларга юллама алды. Менә хәзер тагын зур максат алдыбызда - җәйгә булачак шушы ярышларга тиешенчә әзерләнеп, лаеклы көрәш күрсәтергә,-дип өстәде тренер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев