Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы авыл клубларында бу арада “Яшьләр тормышны сайлый” исеме астында тематик дискотекалар үткәрелде

Авыл клубларында бу арада "Яшьләр тормышны сайлый" исеме астында тематик дискотекалар үткәрелде. "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы барышында оештырылган мондый кичәләр Түбән Әлки, Чуаш Кичүе, Ташбилге, Иске Тахтала клубларында узды. Яшьләр алдында район үзәк хастаханәсе табиб-наркологы Марат Назаров чыгыш ясап, наркотикларның кеше организмына үтергеч тәэсире хакында бәян итте. Яшьләргә шулай ук наркотикларның...

Авыл клубларында бу арада "Яшьләр тормышны сайлый" исеме астында тематик дискотекалар үткәрелде.

"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы барышында оештырылган мондый кичәләр Түбән Әлки, Чуаш Кичүе, Ташбилге, Иске Тахтала клубларында узды. Яшьләр алдында район үзәк хастаханәсе табиб-наркологы Марат Назаров чыгыш ясап, наркотикларның кеше организмына үтергеч тәэсире хакында бәян итте. Яшьләргә шулай ук наркотикларның зарары турында видеофильм күрсәтелде, үзәк китапханә хезмәткәрләре презедентация ясады. Район мәдәният йорты үзешчәннәре сәламәт яшәү рәвеше, спорт турында җырлар башкардылар. Күп кенә авылларда клуб хезмәткәрләре үз көчләре белән шундый дискотекалар үткәрделәр. Бу чаралар яшьләргә тәэсир итми калмас, аларның үзаңын, дөньяга карашын формалаштыруда роль уйнар дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев