Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшь егет суга баткан

21 июньдә Түбән Колчурино буасында 1987 елгы егет суга батып үлгән. Түбән Колчурино авылы янында яңа төзелгән буада үткән якшәмбе кичендә зур бәхетсезлек була. Су коенырга төшкән егетнең югалуын белеп, буа янындагы кешеләр аны судан эзләргә керешәләр, әмма таба алмыйлар. Дүшәмбе көнне район янгын сүндерү часте хезмәткәрләре (алар гадәттән тыш...

21 июньдә Түбән Колчурино буасында 1987 елгы егет суга батып үлгән.

Түбән Колчурино авылы янында яңа төзелгән буада үткән якшәмбе кичендә зур бәхетсезлек була. Су коенырга төшкән егетнең югалуын белеп, буа янындагы кешеләр аны судан эзләргә керешәләр, әмма таба алмыйлар. Дүшәмбе көнне район янгын сүндерү часте хезмәткәрләре (алар гадәттән тыш хәлләрдә коткаручылар да) егетнең үле гәүдәсен буадан табып алалар.

Суга баткан егет "Хузангай" ҖЧҖ дә эшләгән, әнисенең бердәнбер баласы булган.

Бер ай элек бу буада тугыз яшьлек малай ярдан егылып төшеп бата башлаган иде. Аны шул тирәдәге көтүче коткарып калды. Малай хәзер савыккан инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев