Гөлсинә Камалова: кызларымның рухлары шат булсын дип, дога кылам
Өч баламны очар кош итеп мин очырдым чиксез далага, дип бөтен җиһанга сөрән сала хәсрәт тулы Ана җаны.
Муса Җәлил шигыреннән бу юлларда балаларын югалткан барлык аналарның җан авазы яңгырый кебек. Шул исәптән хәерле юл теләп, кочып-үбеп өч кызын Казан якларына озатып калган Гөлсинәнең дә мәңге төзәлмәс йөрәк әрнүе бар бу авазда...
Туган җир җанга якын
Гөлсинә Имам кызы Яңа Чаллы авылында туып, аның тирән күлләрендә коенып, бөгелеп карасаң төбе күренми торган коелары суын эчеп үсә. Гаиләләре зур – Имам абый белән Бибинур апаның аңардан кала тагын өч уллары, кызлары бар. Күршедә дуслары Җәүһәрия белән Нурия үсеп килә, уеннарда иптәш, ышанычлы сердәш алар.
Мәктәптә әйбәт укый Гөлсинә, аңа бигрәк тә математика ансат бирелә. Укытучы Лена апалары да гел мактый үзен, “мәктәптән соң институтка керерсең”, дип үсендереп тора.
–Хәзер әзрәк үкенәм дә, бармадым бит югары уку йортларына. Чөнки Җәүһәрия Казанга училищега җыенды. Дустымнан ничек аерылыйм ди!? Аңа иярдем,–дип көлеп искә төшерә яшьлек елларын Гөлсинә.
Әмма шәһәрдә төпләнергә язмаган икән дусларга. Авыл кызлары бит, өзелеп туган якларын сагыналар. Укып бетереп, “Теплоконтроль”дә тиешле өч елын эшләгәч, бер генә көн дә тоткарланмый Гөлсинә, үзебезнең районга кайта. Яңа һөнәр үзләштереп, кибетче, районның склад мөдире булып эшли ул.
–Безнең әниләр дә бит 1979 елда ук Матакка күченделәр. Әти бик теләмәгән дә иде, әни үгетләп ризалаштырды,–ди Гөлсинә.
Туксанынчы елларда районда “Арыш мае” кибетләре ачыла. Аларның эшен җайга салу өчен тәҗрибәле һәм оештыру сәләтенә ия кешене эзлиләр. Моның өчен районга Чистай спирт заводы директоры Имам Гимаев үзе килә. Аңа Гөлсинәне тәкъдим итәләр.
–Башта бер дә теләмәгән идем. Әмма кушканнар икән, эшләргә кирәк инде. Тәвәккәлләп алындым да, 21 ел шул системада эшләдем,–дип сөйли әңгәмәдәшем. Һәм, нидер исенә төшереп, шкафыннан бер кочак Мактау грамоталары алып килә. Аларда Гөлсинә Камалова адресына олылау, хезмәтенә югары бәя сүзләре язылган. Шулай булмыйча, ул җитәкләгән сәүдә нокталары “Иң яхшы кибет” исемен йөрткән бит!
Кыз баланың бәхете ир-егет кулында
Уртача буйлы, куе көрән чәчле, балкып торган зәп-зәңгәр күзле, ут бөрчәседәй тиктормас, кешеләргә бөтен барлыгы белән ачык кызны яр итәргә теләүчеләр табыла, билгеле. Әмма беренче гаиләсе гомерле булмый аның – тормыш иптәше Ирек, хатынын, 10 айлык кызын калдырып, бу дөньядан китеп бара.
–Үзеңә генә бала үстерүләре бик авыр булгандыр,–дим Гөлсинәгә.
–Шулай, билгеле. Мин декрет ялында идем бит. Ярый, туганнар, дуслар булышты. Аның бит әле заманы да катлауланып китте. Узды инде ул вакытлар, онытылды күбесе –дип җавап бирә ул.
Әмма язмыш яшь хатынга мәрхәмәтле була – биш елдан соң ул Чуаш Кичүе егете Рөстәм белән таныша. Егет тәвәккәлләрдән икән, беренче көнне үк “сиңа өйләнәм!” дип карар чыгарып та куя! Гөлсинә елмаеп болай ди:
–Башта аның сүзләренә җитди карамаган идем. Рөстәм мине әниләренә күрсәтергә дип үзләренә алып китте. Бик ошаттым аның өен дә, туганнарын да. Мине – балалы хатынны ачык каршылап кабул иттеләр. Туйлап өйләнештек тә, бик бәхетле 27 ел гомер кичердек.
Алсинә, Алинә, Гөлинә...
Рөстәм хатынын да, аның кызын да өзелеп ярата, Алсинәне үзенекедәй кабул итә. Аннары бер-бер артлы Алинә белән Гөлинә туып, гаиләне тагын да ныгыталар. Өч кызлы өйгә нур иңә, ата-ана күңеленә шатлык тула.
Вакыт дигәнең шулкадәр тиз үтә дә инде! Тупырдап үсәләр кызлар, бер-бер артлы мәктәптә укый башлыйлар. Тырышалар, кем әйтмешли, “башлылар” да, актив та була алар. Алсинә белән Гөлинә волейбол командасында уйныйлар. Алар алган медальләр әле дә бүлмәләре стенасында җемелдәп эленеп торалар. Кызларның бер-бер артлы мәктәп тәмамлаганын сизми дә калалар ир белән хатын.
–Дуслары күп булды аларның. Гел бездә иделәр, күбесе кунып та кала. Без сөенәбез генә, үзебез дә гел туганнар-дуслар белән аралашып яшәдек бит,–дип хикәясен дәвам итә Гөлсинә.
Һөнәр үзләштереп олы кызлары яннарына кайтып, банккка эшкә урнашу ата-ана күңеленә горурлык өсти, чөнки Алсинәләре эшен тырышып башкарып кына калмый, кешеләргә дә ачык, ярдәмчел булуы белән банк клиентларының күңелен яулый.
–Алинәбез бик яхшы укыды, аеруча биологияне яратты. Документларын авыл хуҗалыгы академиясенә дә, кооператив институтка да илтеп биреп, икесенә дә узды бит! Әмма бик тә таможник буласы килде аның, түләүле бүлекне сайлады. “Үзем эшләп түлим бәясен!”–диде. Шулай итте дә: укырга гына түгел, эшләргә дә өлгерә иде. Ә Гөлинәбез техник дизайн көллиятен сайлады, өченче курста укый иде инде. Кечкенәсе аеруча якын иде шул, инде үсеп җитсә дә, әтисе белән икебез янында йокларга ярата иде,–дип Гөлсинә кызлары турында әнә шулай үткән заманда сөйли.
Бер мизгелдә җимерелгән бәхет
Әйе шул, гаиләнең бәхете 2014 елның 8 августында М7 трассасында берничә секунд эчендә җимерелеп юкка чыга: Казанга ашыккан кызлар югары тизлектә йөк машинасына килеп бәреләләр. Берьюлы дүрт кызның гомере өзелеп, җаннары күкләргә аша...
Гөлсинәгә ул көннәрне искә төшерү бик авыр. Әмма хәтердән бер генә минутка булса да китеп тора мыни аның адәм баласы күтәргесез хәсрәте!!!
–7 августта Алсинәнең туган көне иде. Дуслары белән җыелып табигатькә чыгып киттеләр. Безне дә чакырдылар. Бардым, кызымны котлап сүзләремне әйттем, бер генә куплет җырлап та бирдем. И-и-и, белсәң, ничек сөенделәр балаларым! Әле берсе килеп сарыла, әле икенчесе кочагыма сеңә... Күңелләре нидер сизенде микәнни. Без, олылар, кайтып киттек, яшьләр калды әле. Иртән туйганчы йоклый да алмадылар, эш-мәшәкатьләрнең барысы да шул көнгә җыелган, диярсең! Карга кызы Эльвина да бездә кунды, Казанга бергә китәргә тиеш иделәр. Соңардылар, шуңа бик ашыкканнар да. Алсинә рульдә, зур тизлектә барган, 145 километр булган, диделәр. Аларны ниндидер машина узган, “Ланд Крузер”, диделәр. Алсинәм барып бәрелмәс өчен тормозга баскан, кул тормозын да тарткан... Нәтиҗәдә машиналары фурага барып бәрелгән. Ә кызлар, куркынычсызлык каешлары өзелеп, кырга таба очканнар...
Авария турында Гөлсинәгә хәбәр итәләр, дуслары, машинага утыртып, фаҗига булган урынга алып китәләр. Аларның үзара сөйләшүләреннән аңлый ана – кызлары бәлагә эләккән. “Кайсысы үлгән?” дип сорый, өне алынып. “Алсинәме? Әллә Алинәме? Гөлинә исәнме?” –дигән уйлар башында яшен тизлегендә уза. Авария урынына бик тиз барып җитәләр.
–Шунда энем Илдус каршы алды, кайсысы үлгән?– дип сорадым. “Апа, өчесе дә...”–диде ул. Карыйм, машинаның яртысы юк. Кызларымның гәүдәләре кырда... Аларга күз салырга куркам. Җиргә ишелеп төштем, өнем катты. Ерак түгел урман, шунда кереп качасым килгәнне хәтерлим... Аннары кызларны Казанга алып киттеләр... өйгә кайттык. Төштәге кебек кызларның гәүдәләрен куярга караватлар, башка кирәк-яракны әзерләдек. Икенче көнне иртәдән өй каршына җыелды халык, җыелды халык! Ә мин бернәрсә аңламыйм... Сораганнарга җавап бирәм, сөйлим... Әйтерсең, минем кызларым түгел, башка, чит-ят балалар һәлак булган...
Ул көнне Камаловлар, аларның якыннары, кызларның сөйгән ярлары, дуслары гына түгел, бөтен авыл, район кайгыдан катып кала, берьюлы бөтен балаларын югалткан ата белән ана хәсрәтен йөрәкләре аша үткәрәләр. Янәшәләрендә туганнары, кайгыдан көйгән Гөлсинә белән Рөстәмне бер генә минутка да ялгыз калдырмыйлар.
Кызларның гәүдәләрен каршыдагы зиратка җиргә иңдергәндә ата-ана кайгысыннан күкләр убырдай булгандыр!.. Алсинә, Алинә һәм Гөлинәнең егетләре кара көя, җирне тырнап елыйлар... Әмма нишлисең, адәм балаларының тормышында яшәү белән үлем янәшә атлый шул... Үлгәннәргә бакыйлык, калганнарга яшәргә кирәк...
“Ничек түздең, Гөлсинә?”
Бу сорауны бик нык уңайсызланып, шыпырт кына бирдем авылдашыма.
–Ә нишлисең? Әгәр минем тормышым хакына берсен генә булса да кайтарып булса, һич икеләнми ризалык бирер идем... Кызларның өчен үткәрәсе, җидесе җитте, кырыгы... Өйдән кеше бетми, һәркайсын каршыларга, сөйләшергә, чәй эчерергә кирәк бит... Ярый әле туганнар, дуслар булды янәшәбездә... Балачактан бергә үскән Нуриям, Җәүһәриям, Әлфия дустым,һәрчак ярдәмгә әзер Рәйсә Зангирова, апам Айсылу, энеләрем, Рөстәмнең туганнары... Барысына да чиксез рәхмәт! Әгәр ялгыз булсак, чыдый алыр идек микән?–дип җавап бирә ул.
Әйе, ни генә булса да, яшәргә кирәк шул. Газизләреңне бер генә мизгелгә дә онытмаган, мең яралы йөрәгеңне учыңа кыскан хәлдә, дөньяга үч тотмый яшәргә өйрәнергә кирәк...
...Кызларның бүлмәсендә вакыт, әйтерсең, туктап калган. Алар йоклаган караватта йомшак уенчыклар – куяннар, аюлар, песиләр... Стенада –Алинә белән Гөлинәнең апаларын котлап ясаган рәсемнәре – төрле төстәге кул эзләре, йөрәк сурәтләре, сөю тулы шигырь юллары. Башка бүлмәләрдә дә шкаф киштәләрендә, өстәлләрдә кызларының фоторәсемнәре.
–Сиңа аларның йөзләрен күреп тору, күз карашлары белән очрашу авырдыр,–дип көрсенәм.
–Юк,–ди Гөлсинә,–кызларым гел янымда. Рухларына дога кылам, Коръән укыйм, шат булсыннар...
–Төшеңдә күрәсеңме соң үзләрен?
–Күрәм. Әмма никтер гел кечкенә чаклары керә төшемә. Йөгереп киләләр дә, өч яклап кочаклап та алалар...
Сынауларның чиге кайда?
... Бу хатынны тагын бер сыныйм әле, дигән бугай язмыш. Нәкъ бер ел элек Гөлсинәнең гомер юлдашы, таянычы – Рөстәме көтмәгәндә үлеп китә. Хәле начарлангач, хастаханәгә дә илтәләр аны, әмма кинәт йөрәге туктый. Табиблар бернәрсә дә эшләргә өлгерә алмыйлар...
–Нишлим? Кичердем... Менә кичә елын үткәрдек. Аны догадан калдырган көнем юк. Ир бирмәк – җан бирмәк, диләрме әле. Энемнең хатыны Алсуны да бакыйлыкка озаттык... Түзәсең икән...– ди Гөлсинә.
Аннары әлеге дә баягы дус-туганнарына кабат рәхмәт укый. Быелгы кышта өе каршында кар күплектән интеккән икән. Иренең елына күпләп кеше киләсе булгач, газ хезмәтендәге Айтуган Галимовка мөрәҗәгать иткән (Рөстәм шунда эшләгән бит). Аларны көткән арада өе каршына трактор килеп туктаган. Кызларының якын дуслары Артур Кыямов, Роберт Сәгъдиев икән бит. Бөтен җирне кардан чистартып: “Гөлсинә апа, сиңа бездән бүләк!” дигәннәр. Ә тракторны Руслан Сутягин җибәргән икән. Алар җитешмәгәнне Айтуган тәмамлаган.
... Гөлсинә белән саубуллашып кайтырга чыктым. Ул кереп киткәч, зәңгәр коймалы, сары сайдинг белән тышланган өенә тагын бер борылып карадым. Март кояшы нурына коенып, балкып тора бу йорт. Күңелемдә бик табигый теләк туды: Гөлсинәнең капкасын кайгы җилләре башка беркайчан да какмасын иде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев