Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлфирә Нургалиева: “Син татар кызына охшамаган”, – дип әйтәләр

Районыбызда яшәүче һәр кеше дә, мөгаен, мәдәният йорты хезмәткәре Гөлфирә Илшат кызы Нургалиеваны беләдер.

 Озын буйлы, зифа гәүдәле, зәңгәр күзле, чибәр, сөйкемле ханым, үзенең сәләте, моңлы тавышы белән концертында булган һәркемнең дә күңеленә үтеп керә. – Миңа еш кына: “Син татар кызына охшамаган”, – дип әйтәләр. Татар мин, шулай да тамырларымда рус каны да бар. Дәү әтием Фәттах, дәү әнием Нина Соловьева белән торфлыкларда эшләгәндә тан ы ш к а ч , А л п а р г а Ярославльдән чаклы ук алып кайткан, – дип сөйләп китте нәселе турында язмабыз каһарманы, матур зур күзләрен кысып көлеп. Ул дәү әнисе Нинаны торабара шул авыл кеше дип саный башлаулары турында да горурланып искә алды. Чөнки ул җирле сөйләм телен авылдашлардан һич тә аерылмаслык итеп үзләштерә, горефгадәтләрен дә үти. – Мин кемгә охшаганмы? Безнең гаиләдә җыр-моңнан ерак кешеләр юк. Әтием гармунда уйный иде, ул мәхәббәт турындагы җырларны яратып башкарды. Әнием дә бик матур җырлый, ул элек үзешчән сәнгатьтә актив катнаша иде. Апам Гөлнара да – җырчы! Музыкаль белеме булмаса да, ул сәхнәдән һәркем сокланырлык итеп чыгыш ясый ала, гаилә бәйрәмнәрендә дә аның кулыннан микрофон төшми, – дип сөйли Гөлфирә үз гаиләсе турында. – “Ивушка” дип язылган беренче гармунны миңа 10 яшьлек чагымда әтием алып кайтып бирде. Аңарда әтиемә карап уйнарга да өйрәндем. Аннары Равил абыем миңа “Огонек-2” баянын бүләк итте. Аңарда х ә з е р у л ы б ы з Б у л а т шөгыльләнә. Әле күп еллардан соң гына мин өч рәтле “Дебют” баянын сатып алдым, – диде әңгәмәдәшем, үзенең музыка дөньясына кереп китү тарихын сөйләгәндә. – 1996 елда Түбән Әлки урта мәктәбен тәмамлагач, мин Казанның мәдәният институтына укырга керергә булдым. Яшермим, музыка кораллары бүлегендә укырга хыялландым, чөнки баянда эчке сиземләү белән генә уйный, бер генә нотаны да белми идем! Вокал буенча иҗади им- тиханны тапшыргач, мин вокал-хор бүлеге студенты булдым. Мөгаллимебез Шамил Шәмгунов, баянда уйна- вымны тыңлагач, бераз тын торды да аннары һич көтмәгәндә, кул чаба башлады. Виртуоз дип атады ул мине. Дөрес, ахырдан авыл ныкы, дип өстәп куйды, – ди, көлеп, Гөлфирә. Әлки районыннан килгән студентка беренче вакытларда җиңел булмый, чөнки аның төркемдәшләре музыка мәктәбен, училищесын тәмамлаган егет-кызлар була- лар бит. – Әмма мин төшеп калганнардан түгел бит, ноталарга б ә й л е б е л е м н е т и з үзләштердем, шуңа да имтиханны башкалардан начаррак тапшырмадым, аннары әле узып та киттем. Остазларым: “Синең ишетү сәләтең югары дәрәҗәдә”, – диләр иде, ә мондый сүзләр һәркемгә дә әйтелми, – дип, уртаклашты фикерләре белән язмабыз каһарманы. Өстәвенә, ул әле Лилия Муллагалиева, Гөлназ Сираева, Артур Минһаҗев, Алсу Хәбибуллина кебек татар эстрадасы артистлары белән бер бүлектә дә укый. –Туып үскән районыма ничек кайтырга уйладыммы? Мине мәдәният йортына эшкә чакырдылар. Бишенче курста укыганда, институтка ул вакытта мәдәният бүлегендә җитәкчелек иткән Галина Михайловна Аникина килде. Ул: “Кайт”, – диде, “Фатир да булачак”, – дип өстәде. Минем ул чакта бик тә популяр Рәсим Н и з а м о в к а к у ш ы л ы п җырлауга йөргән чагым, гастрольләрдә шактый гына акча да эшли идем инде. “Уйлап карармын”, – дип җавап бирдем, – ди Гөлфирә, ул вакытта әле төпле карарга килә алмавын искә алып. Дипломлы белгеч эшкә 2001 елның 1 августында ур- наша. Беренче эш итеп Гөлфирә ул вакытта костюмнар бүлмәсендә булган бар итәк, блузкалар, күлмәкләрне киеп карый. – Мине, яшь белгеч буларак, эшемдә төрле яклап ярдәм итәргә тырыштылар, үтенечләремне кире какмадыл а р . Б а ш т а н б у л г а н күлмәкләрне үзгәртеп тегәргә (кыскартырга, дип укыгыз) рөхсәт иттеләр, ә аннары яңа күлмәкләр тектеләр, – диде дә мәдәният хезмәткәре, алып баручылар өчен Сабантуйга (әлеге милли бәйрәмебезне озак еллар Ринас Шиһапов б е л ә н Г ө л ф и р ә Заһидуллиналар алып барды бит) яңа кием тегелү тарихына тәфсилләбрәк тукталып. Гөлфирә фикеренчә, һәр яңа күлмәк ул – сәхнәгә чыгучы өчен бәйрәм. – Иң мөһиме, вәгъдә иткәнчә, төзелеш оешмасының элеккеге балалар бакчасы бинасыннан фатир бирделәр. Гөлфирә Илшат кызы менә егерме елдан артык инде сәхнәдә. Дөресен генә әйткәндә, сәхнә һәрвакытта да без күз алдына китергән корылма булмый, еш кына ул күчерелмә мәгънәне бирә. Чөнки мәдәният йорты артистына төрле мәйданнарда, төрле тамашачы алдында чыгыш ясарга туры килә бит. Ул клуб, кафе бинасы да, Сабантуй, ярминкә мәйданы да, гадәти арыш, бодай кыры да булырга мөмкин. – Яшермим, комбайнчылар алдында кырларда чыгыш ясау ул – иң җылы очрашулар була. Еш кына алар концертка, башка чараларга барырга вакыт таба алмый. Ә җырмоңны, сәнгатьне башкалар- га караганда, яхшырак та аңлыйлар, араларында халык музыка коралларында уйнаучылар да була әле, – ди Гөлфирә. Б е з н е ң я з м а б ы з каһарманының берьюлы берничә һөнәргә ия булуы – үзенчәлекле ягы. Ул рәсми чараларны алып баручы да, моңлы җырчы да, оста баянчы да. Шул ук вакытта аңарда башкаларны үзенә карата алу сәләте бар, ул һәркемнең йөрәгенә ачкыч таба белә. Аны яхшы күңелле, ярдәмчел, игътибарлы булганы, авыр хәлләрдән дә чыга алу юлын таба алганы өчен яраталар, хөрмәт итәләр. Ә сәхнә артында, ышаныгыз, төрле хәлләр дә була. – Ни генә булса да, артист сәхнәгә чыгарга тиеш. Авырыйсыңмы син, начар хәбәр ишетеп, күңелең төшкәнме – анысы мөһим дә түгел. Тамашачылар бәйрәм көтә, димәк, үз хистойгыларыңны яшереп, син шатлык, бәхет бүләк итәргә тиеш. Синең һөнәреңнең асыл ы д а ш у л , – д и п , күңелендәгесе белән уртаклаша Гөлфирә. Шул ук вакытта ул үзенә хас ихласлылык белән остазлары һәм хезмәттәшләре – мәдәният бүлеге җитәкчесе Р ә с и м ә Г а й ф у л л и н а , сәхнәдәшләре Эльмира һәм Ринас Шиһаповлар, Аида Гайнетдинова, Алексей Федонин, Любовь Борисова, Людмила Емельшина, Ленар Гыймаев турында сөйләде. Күп еллар инде Гөлфирә җырларны ире Равил белән бергә башкара. –Мин 2008 елда Нургалиева булдым. Булачак ирем белән очраклы гына таныштым. Хәер, мәхәббәткә килгәндә, очраклыклар булмыйдыр ул, – дип уртаклашты ул. Г ө л ф и р ә Н о р л а т районының Иске Әмзә авылына төркемдәшенең туган көненә кайта һәм шунда дус кызының абыйсы Равил белән таныша да. –Беренче очрашудан соң, ул миңа шалтырата башлады, хәтта хуҗалык җитәкчесеннән рөхсәт сорап, аның машина- сы белән Матакка да килеп җитә иде. Ул анда әлеге җитәкченең йөртүчесе булып эшли иде. Нургалиевлар гаиләсендә бар биш бала да – иҗади кешеләр. Апасы Розалия – шигырьләр җыентыгы авторы, танылган артистларга җырлар да яза, – ди Гөлфирә. Ул көннәрдән соң 15 ел вакыт үткән. Равил һәм Гөлфирә ныклы гаилә корган, Булат һәм Салават исемле ике ул тәрбиялиләр. Нургалиевлар зур, матур йорт та салганнар. –У л л а р ы б ы з н ы тәрбияләүдә, билгеле, минем якыннарым, әнием булыша. Чөнки төп эштән тыш, ял көннәрендә без банкетларда да эшлибез бит. Ә башкача ничек итеп җитеш тормышта яшәргә була?! – дип яшермичә сөйли әңгәмәдәшем. Гаилә башлыгы күп еллар- дан бирле “Алексеевскдорстрой” җәмгыятендә йөртүче булып эшли, аны эшендә хөрмәт итәләр. Ә билгеләнгән урынга барып җитү өчен, аның вахта машинасына утыргач, юлчылар Равилдән яраткан җырны башкаруын үтенәләр. Ә ул ялындырып тормый. – Балаларыгызның иҗат эшен, музыка белән бәйле һөнәрне сайлауларын телисезме, дип сорыйсызмы? Үзләре хәл итсен, аларга без каршы килмәячәкбез. Нинди генә юлны сайласалар да, ярдәм итәргә тырышырбыз. Ә йөрәк өчен җыр кирәк, аннан башка ямансу, – диделәр ирле-хатынлы Нургалиевлар. Ә без алар белән килешәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев