Гөлнара Шәйхетдинова – Карга мәктәбенең иң тәҗрибәле рус теле һәм әдәбияты укытучысы
Без алдагы буын тәрбияләнгән рухи кыйммәтләр, гореф-гадәтләрнең күпчелеге үзгәртелгән һәм хәтта онытылган гадәти булмаган заманда яшибез.
Шуңа да бүгенге көн мөгаллименә, аеруча рус теле һәм әдәбияты укытучысына мондый шартларда эшләве авырга туры килә. Бүгенге көн мөгаллиме нинди булырга тиеш соң?
Хәзерге мөгаллим-тел белгеченең белемле, эчке дөньясының бик бай булуы, иҗат, саекмас тормыш энергиясе белән януы мөһим. Шул вакытта гына ул балаларына кирәкле белем һәм күнекмәләрне җиткерә алачак. Ул үз фәнен генә төшендереп калмыйча, һәр укучыга да тормышка үз карашын булдырырга ярдәм итәргә тиеш. Рус теле һәм әдәбияты дәресләренең төп максаты – дөрес итеп язарга өйрәтү, укырга кызыксыну тудыру гына түгел, иң мөһиме, ул һәр укучының да йөрәгендә мәрхәмәтлелек хисе уятырга бурычлы. Гөлнара Рөстәм кызы Шәйхетдинова – Карга мәктәбенең иң тәҗрибәле рус теле һәм әдәбияты укытучысы – үз алдына нәкъ менә шундый таләпне куя.
Менә 27 ел инде ул Карга мәктәбендә эшли. Аны ышанычлы рәвештә иҗади кеше дип әйтергә мөмкин, ул үзенең дәресләрен кызыклы итәргә, яңа белемнәрне гадәти булмаганча төшендерергә тырыша. Әлеге укытучы һәрдаим ижади эзләнүдә булуы, таләпчәнлеге, гаделлеге, хәлгә керүе, йомшак күңелле булуы белән аерыла.
Гөлнара Рөстәм кызы һәрбер бала, хәтта авыр холыклысы белән дә уртак тел таба белә. Аның укучылар белән мөнәсәбәте “бар балалар да сәләтле, бары тик үзеңне күрсәтә, фикерләреңне әйтергә курыкмаска гына кирәк” дигән тирән ышану белән корыла.
Эшен “гадидән катлаулыга” принцибы белән корып, укытучы максатчан рәвештә укучыларын автор фикерен, күтәргән проблемага мөнәсәбәтен тирәнтен аңлауга китерә, һәркемгә язучының шәхси сәнгать дөньясын ача. Аның һәрбер дәресе дә тирән тәрбия йогынтысына ия. Гөлнара Рөстәм кызы дәресләрендә укучыларының сөйләм телен, сүз байлыгын арттыру, үз фикереңне әйтә белү өстендә эшли.
“Минем рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Рөстәм кызы Шәйхетдиновага олы рәхмәтемне белдерәсем килә. Нәкъ менә ул йөрәгемә әдәбиятка, рус теленә карата мәхәббәт орлыкларын салды, әсәрләрдә иң мөһимен күрергә, аларда күтәрелгән мәсьәләләр хакында фикер йөртергә, уйланырга, гомумән, һәрбер мәсьәлә хакында да үз фикереңне булдырырга өйрәтте”, – диләр аның хакында элекке укучылары. Энергияле булу, хезмәтне ярату, һөнәри осталык, үзеңә һәм башкаларга таләпчәнлек – бу аның башкалардан аерган сыйфатлары.
Мәктәп ул – шатлыклар һәм борчулар, уңышлар һәм җиңелүләр, яңа ачышлар һәм көтелмәгән очрашулар белән тулыланган кабатланмас һәм гаҗәеп тулы бер тормыш. Әлеге тормышның һәрбер көне чынлап торып кызыклы һәм онытылмаслык булсын иде дип телисе килә. Ә бу күп нәрсәдә укытучыга бәйле. Танылган алман философы К.Фрелих: “Мөгаллим эшен генә яратса, ул яхшы укытучы булачак. Әгәр дә укытучы әти-әни кебек бары тик укучыны гына яратса, ул бар китапларны да укып, эшен дә, укучыларны да яратмаган белем бирүчедән яхшырак булачак. Әгәр дә мөгаллимдә укучыларга һәм эшенә дә ярату бар икән, ул камил укытучы”, – дип әйткән.
Ч.Зиннәтуллина, директорның укыту эшләре урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев