Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гүзәл Ганиева: “Улым – горурлыгым һәм иң зур борчуым”

Әни ул безне якты дөньяга тудыручы гына түгел. Ул бар назын биреп, тырышлыгын куеп, нарасыен үстерүче дә.

  Гомере буе баласының тормыш юлындагы һәр адымы өчен кайгырып, уңышлары өчен чын күңеленнән сөенеп яшәүче дә. Кадерләп үстергән йөрәк парәсен Ватан алдында бурычын үтәргә хәрби хезмәткә, бүгенге көндә алай гына да түгел, Украинада барган махсус операциягә озатып, исән-имин кайтуын һәр көнне көтеп, аның өчен ут йотып торучы да...
Сүзебез нәкъ менә шундый ана – районыбызның Чуаш Кичүе авылында яшәп, ире Мәсхүт абый белән өч ул тәрбияләп үстерүче Гүзәл Ганиева турында. Һәм әйтергә кирәк: Украинадагы махсус операциядә беренче көннәрдән үк катнашып, бүгенгәчә Ватан каршындагы бурычын намус белән үтәүче батальон командиры, майор Дамир Ганиев – шул без бүген сүз алып барган гаиләдә үскән өч улның берсе.  

Тормыш итү  – кыр кичү түгел
Гүзәл Ганиеваның туган ягы – үз районыбызның Алпар авылы. Әминә апа белән Хаҗип абый Әхмәтшиннарның ул алтынчы, барысы да: апалары да, әти-әнисе дә бик яраткан, төпчек кыз булып үсә. Төпчек булса да, иркә түгел. Хезмәт белән үскән кыз Бөгелмә шәһәренең сәүдә техникумын тәмамлап кайтканнан соң, шундук Чуаш Кичүенә кибетче булып эшкә урнаша. “Бер генә ай эшләрмен дә, Яр Чаллыга апалар янына китәрмен”, – дип уйлый ул. Тик кечкенә буйлы, бөтерчек кебек чибәр кызга игътибар итми калалармы соң! Күп тә үтми, шул авыл егете Мәсхүт абый кибеткә йомыш табып ешрак кергәли башлый... Нәтиҗәдә егет белән кыз очраша башлыйлар һәм ике елдан гаилә дә коралар. 
– 36 ел бергә гомер иттек. Матур итеп, аңлашып, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәдек. Ирем йомшак күңелле иде, миңа беркайчан да авыр сүз әйтмәде. Хәтта шук улларыбызга да каты бәрелгәне булмады. Үземә усал булырга, шаярышсалар, балаларны миңа әрләргә туры килә иде. Кызганыч, бергә картаерга, оныкларны сөеп үстерергә язмаган икән. Дүрт ел элек иремне мәңгелек йортка озатырга туры килде. Соңгы елларда бик нык авырды. Ике ел урын өстендә ятты, эшемнән китеп, аны карадым, – дип сөйләде Гүзәл Хаҗип кызы, яраткан тормыш юлдашы белән бергә үткән елларны искә алып. 

Һәр бала – кабатланмас шәхес
Гүзәл апа Ганиева бүгенге көндә Мәсхүт абый белән төп нигез янында заманча итеп салган зур, иркен өендә үзе генә. Өч улы да аның әлегә янында түгел. Ул аларның һәркайсы турында да аналарга хас ярату, җылылык белән искә алып сөйләде.
– Бер гаиләдә, бер әти-әнидән тусалар да, бер бала икенчесенә охшамый. Олы улыбыз Марат –әтисе кебек, бик тыныч, йомшак күңелле. Зур абый булганга, үскән чакларында кечерәкләренә күз-колак булу да аның өстендә иде. Казанның сәүдә техникумын тәмамлап, башкалада урнашып калды. Хатыны Гөлназ белән 2 бала – ул һәм кыз үстерәләр. Якында яшәгәнгә, алар бүгенге көндә төп ярдәмчеләрем. Ял көннәрендә, буш чакларында кайтып, хәлемне белеп китәләр. Дамир белән Зөлфәт – спорт җанлы иделәр. Мәктәптә укыганда, төрле ярышларда катнашып, еш кына бүләкләнделәр дә. Уртанчы улыбыз Дамир – үтә җаваплы, нык холыклы. Шуңа хәрби булу турында хыяллангандыр да. Төпчегебез Зөлфәт – бик тыныч, сабыр. Аз сүзле, барысын да үзе хәл итәргә, үзенчә эшләргә ярата һәм әйткән сүзендә тора.

Гүзәл апа Ганиева зур сөенечен җиткерде: 22 ноябрьдә  кич белән улы Зөлфәте хәрби хезмәттән кайтып җиткән.

 

Улларыбыз авылда тәртипле балалар исәбендә булдылар. Хезмәт тәмен белеп үстеләр. 15 әр баш мөгезле эре терлек кенә асрый идек, алар кечкенәдән ярдәм итеп, кул арасына керделәр, эшкә батыр булдылар, – дип сөйләде әңгәмәдәшем уллары турында һәм: “Бик яратам үзләрен. Мин алар өчен утка да, суга да керергә әзер”, – диде, яшьле күзләрен сөртеп.   

“Иптәшләремне ташлый алмыйм!”
Бүгенге көндә Украинада булып, махсус операциядә катнашучы Дамир исә Казанның танк училищесын тәмамлаган. Башта кече лейтенант Свердловск өлкәсенең Елань хәрби бүлегендә хезмәт итә. Бер елдан взвод командиры булса, тырыш, үтә җаваплы хәрбине озакламый штаб җитәкчесе итеп куялар. Узган елның февраль аенда махсус операциягә исә ул Алтай төбәгеннән майор дәрәҗәсендә батальон командиры буларак җибәрелә.
–     Ирем үлгәннән соң, яраткан кешемне югалту ачысына түзә алмыйча, бик нык елаган идем. Авырлыкны авырлык баса икән. Улым Дамирның башта – чик буена, ә аннары Украинага җибәрелүен ишеткәч, салкын судан алынып, кайнар утка салынгандай булдым. Тыныч йоклаган бер генә төнем дә юк. Телефон вакытсыз шалтыраса, башта куркуга калам, – диде ана, хәрби улы турында сөйләгәндә.
Дамир да гаиләле икән. Алар Түбән Әлкидә үскән Алсу белән тормыш корганнар. Ике балалары үсеп килә, кызлары 2 нче сыйныфта укыса, малайлары 4 яшендә. 
– Балалар инде күптәннән әтиләренең тавышын телефоннан гына ишетә. Аларны тәрбияләү киленем Алсу өстендә. Улымны шулай каршы алып, озатып яшәгәне өчен, Аллаһы үзенә сабырлыклар бирсен, – дип,  килененә рәхмәт сүзләре әйтергә ашыкты ана. 
Дамир әнисе белән дә атнага бер генә тапкыр булса да элемтәгә чыгып, үзенең исән-сау булуын белгертә. Әмма ул шунда да: “Минем хәлләр яхшы. Синең үзеңнеке ничек соң?” – дип, әнисен кайгыртырга керешә икән. 
Гүзәл апа улы Дамир турында сөйләгәндә, аның бик тә кайгыртучан, җаваплы булуына кат-кат басым ясады. Сентябрь аенда ял алып, илгә кайту мөмкинлеге бирелгәч тә, ул: “Иптәшләремне авыр хәлдә ничек ташлап китим?! Мин алар янында булырга тиеш”, – дип баш тарткан. Алар янына, Луганскига хәрби егетләребезгә ярдәм буларак, кирәк-яраклар  алып баручы Алмаз белән Илназ Гыйматдиновлар да солдатларның батальон командирлары турында: “Алар безнең турыда әтиләрчә кайгырталар”, – дигән сүзләрен алып кайтып ирештерде. 
– Әйе, улым – горурлыгым, әмма шул ук вакытта ул бүгенге көндә минем иң зур борчуым да, – диде Гүзәл Ганиева, улы турында мактау сүзләрен ишеткәч.
Гүзәл Хаҗип кызына очрашып сөйләшү көнен билгеләү өчен шалтыраткач, ул безгә: “Төпчек улым Зөлфәт армия хезмәтендә иде. Аны узган ел ноябрь аенда озаттык. Ул Ватан алдындагы бурычын Еланьдәге хәрби бүлектә үтте. Менә иртәгә, сишәмбе кайтачак. Аны көтәм”, – дип, иң элек зур шатлыгын әйткән иде. 
Авырлык кайгыны баскан кебек, шатлык та сөенеч китерсен: илләр арасында тынычлык урнашып, ана Ватан алдында куелган бурычны үтәргә киткән батыр улын куанып каршы алсын иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев