Гыйбрәт өчен: хәмер харап иткән
Ут күршебез Болгар шәһәрендә дүрт ир-ат суррогат аракы эчеп үлгән. Тикшерү мәгълүматларыннан күренгәнчә, 1964, 1988, 1970 елгы өч ир-ат 14 октябрь көнне спиртлы эчемлек кулланган. Аны шушы ир-атларның берсе эштән алып кайткан булган. Шушы ук эчемлекне Болгардагы 60 яшьлек ир-атның да эчкәне ачыкланган. Аның гәүдәсен урамда табып алганнар. Әлеге фаҗига...
Ут күршебез Болгар шәһәрендә дүрт ир-ат суррогат аракы эчеп үлгән.
Тикшерү мәгълүматларыннан күренгәнчә, 1964, 1988, 1970 елгы өч ир-ат 14 октябрь көнне спиртлы эчемлек кулланган. Аны шушы ир-атларның берсе эштән алып кайткан булган. Шушы ук эчемлекне Болгардагы 60 яшьлек ир-атның да эчкәне ачыкланган. Аның гәүдәсен урамда табып алганнар.
Әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев