Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Халык контроле” Татарстан Дәүләт мәгълүмат системасына хәбәр бирүчеләрне матди бүләкләү кертелде

1 меңнән 3 мең сумга кадәр матди түләүгә республиканың барлык гражданнары да ия була ала. Моның өчен беренче чиратта Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында (https://uslugi.tatarstan.ru/) теркәлү-авторлашу зарур. Аннан соң "Халык контроле" бүлегенә керергә һәм республика территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә закон бозу очраклары турында...

1 меңнән 3 мең сумга кадәр матди түләүгә республиканың барлык гражданнары да ия була ала. Моның өчен беренче чиратта Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында (https://uslugi.tatarstan.ru/) теркәлү-авторлашу зарур. Аннан соң "Халык контроле" бүлегенә керергә һәм республика территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә закон бозу очраклары турында хәбәр итәргә (бозу фактлары расланган очракта). Хәбәрләрне "Сәүдә кагыйдәләрен бозу", "Җәмәгать туклануы", "Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм (яисә) әйләнеше" категорияләре буенча юлларга була.

Әлеге хәбәрләрдә әйтелгән бозулар вәкаләтле вазыйфаи затлар тарафыннан тикшерелә. Бозу факты расланган очракта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хәбәр бирүчеләргә түләүне башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев