Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«ХӘБӘРЛӘРНЕ КӨНЕНДӘ УКЫП БАРАБЫЗ», ди Иске Камкада гомер итүче Рафидә апа Вәлиева

Гәзит-журналлар укырга яшьтән яраттым. Хезмәтем җиңелләрдән булмады - 24 ел сыер савучы, аннары башка эшләрдә эшләп, дүрт дистә елдан артык стаж җыйдым. Шуның өстенә өч бала үстердек, йорт-җир мәшәкатьләре дә күп иде. Әмма гәзит укырга вакыт таптым. Бигрәк тә район гәзитен гел алдырып килдек. "Коммунизм юлы" чагында да ел саен...

Гәзит-журналлар укырга яшьтән яраттым. Хезмәтем җиңелләрдән булмады - 24 ел сыер савучы, аннары башка эшләрдә эшләп, дүрт дистә елдан артык стаж җыйдым. Шуның өстенә өч бала үстердек, йорт-җир мәшәкатьләре дә күп иде. Әмма гәзит укырга вакыт таптым. Бигрәк тә район гәзитен гел алдырып килдек. "Коммунизм юлы" чагында да ел саен языла идек, «Әлки хәбәрләре»нә дә язылмый калмыйбыз. Атнасына ике тапкыр - чәршәмбе һәм җомгада гәзит килү күңелле вакыйга безнең өчен. Почтальоныбыз Гөлсинә Сәлахова искитмәле тырыш хатын, гәзитне чыккан көнендә өйгә китереп бирә. Әле кайсы авыллардагы танышлар белән телефоннан сөйләшкәндә мактанып та куям - район гәзитен алдык, укыдык инде, шуны-шуны язганнар, дим. Моннан өч ел элек улым Радик вафат булды. Бик спорт белән дус иде ул, "Әлки хәбәрләре" аның җиңүләре турында гел язып торды, сөенеп укый идем. Алары да истәлеккә калды. Икенче улым Рәфис белән яшибез, ул да почта килгәнне урамга чыгып көтеп ала, гәзитебезне миңа кычкырып укый. Әгәр район газетасыннан өзелсәк, тормышыбыз күңелсезрәк булыр иде бит. Сез, журналистлар, күбрәк языгыз, ә без сөенә- сөенә укыйк, хәбәрләрдән аерылмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев