Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда йон җыю белән кем шөгыльләнә

Редакциягә бер үк сорау белән берничә кеше мөрәҗәгать итте. Аларны сарык йонын кая тапшырып була икән, дигән сорау борчый. Чиябаш авылыннан Дәүләтшина Рафика: "Шундый яхшы йом-йомшак чиста йон кыркып алабыз сарыкларыбыздан. Аннары кая куярга белмибез. Районда йон җыю белән кем шөгыльләнә соң?"- дигән соравы белән редакциягә үк килеп җитте. Укучыларыбызга...

Редакциягә бер үк сорау белән берничә кеше мөрәҗәгать итте. Аларны сарык йонын кая тапшырып була икән, дигән сорау борчый. Чиябаш авылыннан Дәүләтшина Рафика: "Шундый яхшы йом-йомшак чиста йон кыркып алабыз сарыкларыбыздан. Аннары кая куярга белмибез. Районда йон җыю белән кем шөгыльләнә соң?"- дигән соравы белән редакциягә үк килеп җитте.
Укучыларыбызга җавап әзерләп, без район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегенә дә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә дә мөрәҗәгать иттек, хәзерләүләр конторасын да эзләп карадык. Башкарма комитетта "Районда йон хәзерләү белән шөгыльләнүчеләр юк, чөнки табышлы эш түгел ул. Йон бәясе бик түбән, аны хәзерләүгә алынырга теләк белдерүче эшмәкәрләр юк,"-диделәр. Элеккеге хәзерләүләр конторасында "без металл ватыклары гына җыябыз" дип җавап бирделәр.
"Әйе, андый проблема бар. Бүгенге көндә йон хәзерләүне тиешенчә оештыра алмыйбыз," - бу җавапны авыл хуҗалыгы идарәсендә ишеттек.
Үзебезнең районда мондый хезмәт булмагач, күрше Алексеевск эшчеләр поселогына шалтыраттык.
-Сарык йонын чикләнмәгән күләмдә кабул итәбез, 1 килограммы өчен 5 сумнан исәп-хисап ясыйбыз. Ләкин йонны үзегез китерсәгез генә,-диделәр күршеләр. Нишләп соң үзегездә беркем дә шөгыльләнми йон җыю белән, дип тә аптырадылар әле.
Чынлап та, югары сыйфатлы, экологик яктан чиста, файдалы йон чималын хәзерләүне үзебездә җайга салырга бик вакыттыр.
фото www.postsovet.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев